Азнакаево
  • Рус Тат
  • Маһиәсма Камалиева: “Яшь булсак та, авыр булса да, Җинү өчен тырыштык”

    Дәһшәтле сугыш чорында да, аннары илебезне торгызуда да үзләрен аямый, шәхси вакытлары белән исәпләшми, барлык көч-куәтен бары тик фидакарь хезмәткә багышлаган аксакалларыбызны, хөрмәтле ветераннарыбызны игътибар үзәгендә тоту һәм ихтирамлау - безнең изге бурычыбыз. Алар арасында тугызынчы дистәсен түгәрәкләүчеләр дә аз түгел. Әллә язмыш сынауларында корычтай чыныгу алганга, аларның күбесе бүген...

    Дәһшәтле сугыш чорында да, аннары илебезне торгызуда да үзләрен аямый, шәхси вакытлары белән исәпләшми, барлык көч-куәтен бары тик фидакарь хезмәткә багышлаган аксакалларыбызны, хөрмәтле ветераннарыбызны игътибар үзәгендә тоту һәм ихтирамлау - безнең изге бурычыбыз. Алар арасында тугызынчы дистәсен түгәрәкләүчеләр дә аз түгел.

    Әллә язмыш сынауларында корычтай чыныгу алганга, аларның күбесе бүген дә үз аякларында, үз акылларында, тормышка шөкерана кылып яшиләр. Ә район җитәкчеләренең ак әби һәм ак бабайларны олуг юбилейлары белән тәбрикләп бүләкләве - матур традициягә әверелде. Кичә Маһиәсма Камалиева үз адресына әнә шундый бер кочак җылы котлаулар кабул итте. Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин аның иңнәренә ак шәл япты, Россия Президенты котлавына кушып, үз бүләкләрен һәм изге теләкләрен җиткерде.

    Үз чордашлары кебек, Маһиәсма Камалиевага да сәяси вакыйгаларга бай тулы бер чорны үтәргә туры килә. Азнакайда дүрт балалы урта хәлле крестьян гаиләсендә баш бала булып туган кыз мәктәпне бары яхшы билгеләргә генә тәмамлый. Якты өмет тулы хыялларны сугыш челпәрәмә китерә. Маһиәсма укуын дәвам итү турында теләген читкә куеп торып, 1942 елда "Коммуна" газетасы редакциясенә хисапчы-машинистка булып эшкә урнаша.

    Тирәнтен белемле икәнен күреп, аңа корректор вазыйфасын да йөклиләр. Һәр журналистның, хәбәрченең язмасы корректор аша уза, газета дөнья күргәнче бер генә хата да калмаска тиеш. Тырыш, активист кызны бер елдан комсомол комитетына бүлек мөдире итеп алалар.

    - Авыр чагы да, җиңел чагы да булды. Ир-егетләрнең күбесе фронтта, хатын-кызлар белән эшләргә, оештыру эшләре белән шөгыльләнергә туры килде, - дип искә ала ул дәһшәтле елларны Маһиәсма апа. - Яшь булсак та, ил өчен, Җиңү өчен дип тырыштык.

    Маһиәсма Камалиева 1945-46 елларда район комсомол комитетының икенче секретаре итеп билгеләнә. Аны Горький шәһәрендәге партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аннан кайткач, комсомолның беренче секретаре итеп куялар. Мәгариф идарәсендә методист булып эшләгәндә, читтән торып Казан педагогия институтының тарих факультетын тәмамлый.

    1959 елдан 1979 елга кадәр, лаеклы ялга чыкканчы, заманында үзе укыган 1 нче мәктәптә директор урынбасары була һәм тарих фәнен укыта. "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәте өчен" медале, "Халык мәгарифе отличнигы" күкрәк билгесе, "Мактау билгесе" ордены, күпсанлы юбилей медальләре белән бүләкләнә.

    Күрше егете Рәшит Измайлов яу кырыннан күкрәк тутырып орден-медальләр белән кайтканда Маһиәсманың җиләк кебек тулып пешкән чагы була. Егет солтаны 1940-41 елларда Саратов өлкәсендә хәрби авиатехниклар училищесында укый. Аннан Урта Азия хәрби округы составында Иран дәүләте территориясендә "ТБ-3" самолетында бортмеханик була. 1943 елда Кара диңгез группировкасы составында Кавказ таулары өстендә йөздән артык сугышчан задание үти. Кырым ярымутравы өчен сугышта яраланып, контузия ала.

    Алга таба беренче Украина фронтында хәрәкәт итеп, Львовны, Румыния, Болгария, Чехословакия, Венгрия дәүләтләрен азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Австриянең Вена шәһәрендә каршылый. 1946 елның кышына кадәр Румыниядә хезмәт итә. Сугыштан соң Рәшит Измайлов 1 нче мәктәптә укыта, район статистика идарәсе белән җитәкчелек итә.

    Свердловскийда янгын-техник училищесын тәмамлагач, озак еллар Азнакайның 24 нче янгын частенда җитәкче урынбасары һәм партоешма секретаре була. Аның яшь буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше бәяләп бетергесез. Рәшит ага гомеренең соңгы көннәренә кадәр "Маяк" газетасының иң актив хәбәрчесе булды. Фронт еллары, сугышчан дуслары турында истәлекләре, яшәешебезне яхшыртуга юнәлдерелгән тәнкыйть мәкаләләре гаилә архивында кадерле ядкарь итеп саклана.

    Рәшит белән Маһиәсма 1949 елда тормыш корып, 64 ел матур гомер кичерәләр.

    - Әти белән әни безнең өчен бар яктан үрнәк булды. Иркәләмәделәр, кечкенәдән эшләп үстек. Үз йортыбыз белән яшәгәч, мал-туар тоттылар, бакчабыз бар иде, - ди кызы Асия Измайлова. Бүген ул Уфадан кайтып, әнисен тәрбияли.

    - Икебезгә дә югары белем алырга, тормышта үз юлыбызны табарга булыштылар, аларга чиксез рәхмәтлебез. Кызганычка каршы, әтиебез генә бу бәхетле көнне күрә алмады, узган ел вафат булды, - ди Наил Измайлов.

    Асиялары - төзүче, Наилләре нефтьче булып эшли, хәзер инде икесе дә лаеклы ялда. Маһиәсма апаның 3 оныгы, 3 оныкчыгы бар. Алар озын гомерле нәсел.

    - Әниебез Саҗидә йөз дә бер яшенә кадәр яшәде, бик укымышлы иде. Маһиәсма апага килгәндә, ул безнең иң олы апабыз. Шуңа күрә безне карау да аның җилкәсенә төште. Ул чын олы апа була белде һәм без һәрьяклап аңа охшарга тырыша идек, - ди язмабыз героеның сеңлесе Мөнирә апа.

    - Маһиәсма апа да, Рәшит абый да эш сөючән, тырыш булды. Балачакта да, аннары да Әлмәттән аларга еш кунакка кайттык, һәрчак ишекләре ачык, күңелләре киң иде. Мөгәллимә кеше бит ул белемле, гыйлемле кеше. Шушы яктан да, кеше буларак та апабыз безнең өчен һәрчак тормыш өлгесе, - ди якын туганын тәбрикләргә килгән Мөнирә апаның улы, "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.

    Маһиәсма апа бүген дә барлык туганнарын, күрше-күләннәрен сокландырып яши. Ул ил-көн яңалыкларыннан да хәбәрдар, кайчандыр үзе эшләгән "Маяк" газетасын да, башка матбугатны да алдыра,һәр язманы җентекләп укый, аларга үз карашын белдерә.

    - Мин эшләгән чор белән хәзерге газета арасында җир белән күк аермасы. "Маяк"ны көтеп алам, яратып укыйм, эчтәлеге бай, теле матур, - ди ул. - Шулай ук ил-көннәрнең тынычлыгына, табыннарның муллыгына сөенеп туя алмыйм. Аллага шөкер, балаларым, оныкларым ярдәм итеп тора, кадер-хөрмәтләрен күреп яшим. Үзем эшләгән мәктәптә дә, мәгариф идарәсендә дә, ветераннар советында да, район хакимиятендә дә онытмыйлар, бәйрәм саен искә алып, бүләкләп торалар. Менә шулай шөкерана кылып яшәргә язсын, илебез күге имин булсын, барыгыз да сәламәт булыгыз, - дип саубуллашканда үзенең ак теләкләрен дә җиткерде ак яулыклы әбиебез.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: