Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Әлкәй авылы тавына кем утыргыч ясаган?

Әлкәй авылы таулар куенына сыенып урнашкан.

Шул тауларда кышын-җәен нинди генә бәйрәмнәр һәм бәйгеләр уздырмыйлар биредә! Бик күңелле яши мондагы халык.

Әле менә тау башына бер игелеклесе матур итеп утыргыч та ясап куйган. Хәзер авылның гүзәллеге белән югарыдан утырып хозурланырга була.

“Тауга менгәч, утыргычны күреп шаккаттым. Әле кем ясаганын белмәдек. Кем булса да, бик зур рәхмәт аңа”, - ди барлык яңалыкларны Интернетта авыл төркеменә куеп баручы китапханәче Венера Газиҗанова.

Авылдашлары да үзләренең рәхмәтләрен белдергәннәр:

“Эээх, кайтып утырасы!”

“Күңелгә балачактан якын күренеш. Кайсы хыялые скамья ясап куйган! Рәхмәт сина, авылдаш!”

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев