Азнакаево
  • Рус Тат
  • Әлкәй авылы малайлары “Могҗизалар кыры”нда сорауларга оста җавап бирделәр

    Әлкәй авылы китапханәсендә өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә чаралар күп үткәрелә.

    Хәтта пандемия сәбәпле чикләүләр чорында да алар онлайн концертлар, төрле кызыклы чаралар оештырдылар.

    Менә китапханә ишекләре халыкка ачылгач, “Могҗизалар кыры” уены үткәргәннәр. Үзәк каналдан ким булмаган, Әлкәй малайлары бик тырышып катнашканнар.

    “Командалар барлык сорауларга җавап бирделәр, җырладылар, шигырь сөйләделәр. Әлбәттә инде, призлар алдылар”, - ди китапханәче Венера Газиҗанова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: