Азнакаево
  • Рус Тат
  • Өлфәт Баһманов моңлы баритон тавышы белән Азнакай халкының рәхмәтен яулый

    Нинди генә сәнгать булмасын, кешене үзенә гашыйк итә икән - ул аңа гомерлек була. Кайберәүләр яшь вакытта төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, сәхнәләрдә чыгыш ясый, әмма гаилә коргач, сәнгатьне күңелләрендә яратып, сәхнәдән читләшеп яши башлый. Ә кайберәүләр гомерләре буе аңа тугры кала. Нинди яшьтә булуларына, нинди эштә эшләвенә карамастан, сәхнәгә чыга, халык...

    Нинди генә сәнгать булмасын, кешене үзенә гашыйк итә икән - ул аңа гомерлек була. Кайберәүләр яшь вакытта төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнә, сәхнәләрдә чыгыш ясый, әмма гаилә коргач, сәнгатьне күңелләрендә яратып, сәхнәдән читләшеп яши башлый. Ә кайберәүләр гомерләре буе аңа тугры кала. Нинди яшьтә булуларына, нинди эштә эшләвенә карамастан, сәхнәгә чыга, халык каршысында чыгыш ясый, матур ял бүләк итә. Андыйларны сәнгатькә гашыйклар, икенче төрле әйткәндә, сәхнәгә кендеге "береккән" диләр.

    Шундыйларның берсе - Өлфәт Әһлиулла улы Баһманов. Тумышы белән Бөгелмә районы Кодаш авылы егете. Аны ике район да: бөгелмәлеләр дә, азнакайлылар да үзенеке саный. Заманында ике район гәҗите дә аның уңышлары турында даими хәбәр итеп торды. Мин нефтьчеләрнең Мәдәният һәм техника йортын җитәкләгән вакытта, еш кына Казанда үзешчән сәнгать фестивальләрендә аның белән очраша идем. Ул Бөгелмә данын яклап чыгыш ясый.

    Мин ул вакытта аңа төрттереп: "Син, Өлфәт абый, үзең Азнакайда торасың, ипиен-катыгын ашыйсың, нефтьчеләрнең РНУ СНЭРС оешмасында эшлисең, үзең башка район данын яклап йөрисең," - дия идем. Ул тыйнак кына: "Аларның чакырганнарына күптән бит, хәзер ничек аларны ташлап сиңа күчим инде", - дия иде, кыенсынгандай.

    Характеры ягыннан сәнгатьне яраткан кешеләрнең күңеле бик нечкә, сизгер, күндәм, кызыксынучан, яңага омтылучан, әмма шул ук вакытта бик тиз уалучан да була. Өлфәтне дә бу сыйфатлар әйләнеп узмаган. Яшьтән спорт белән дус, эре сөякле, зур гәүдәле, тимер бәдәнле булуына карамастан, балалар кебек тиз ышанучан, шул ук вакытта бик ярдәмчел дә, җор теллелеген, туры сүзлелеген әйткән дә юк...


    Вакытында кешене күрә, күңеленә канатлар куя белмибез шул, дип, уфтанган идем ул чакта. Ә ул җиңүләрнең берсе артыннан икенчесен яулый тора. Смотр-конкурслардан бүләксез китми, даны үсә, аның белән дан да икенче районга китә бара. Җитмәсә, яхшы спортчы да. Бәйрәмнәрдә оештырылган спорт ярышларында актив катнаша: йөгерүдә, чаңгыда, татарча көрәштә бил бирми. Армиядә дә өч ел буе полк чемпионы данын йөрткән. Армиядән кайткач, ул «Азнакайнефть» идарәсенең ЦАП цехына эшкә урнаша, 6 нчы разрядлы электромонтер булып ун еллап эшли. Аннан инде югарыда әйтелгән оешмага эшкә күчә.


    - Мин үземнең кайчаннан гармунда уйный башлаганымны хәтерләмим, бик кечкенә идем. Укырга кергәнче үк, толыпка төреп, ат чанасында Писмән районына (хәзер Лениногорск районы) үзешчән сәнгать смотрларына алып баралар иде. Конкурсларда җырладым да, тальян гармунда да уйный идем… Укыганда озын тәнәфес вакытларында гармунда уйнап биетә идем. Әле армиядә, Киев шәһәрендә хезмәт иткәндә дә татар-башкорт гармунчылары төркеме оештырып, өч ел буе уйнадым, күрше частьларга, шефлык иткән оешмаларга концертлар белән чыга идек….


    Малай чагыннан аның күңелендә шундый бер вакыйга тирән уелып калган. Габдрахман авылы Сабан туенда бер сукыр җырчының сәхнәдән «Иделем» (аны «Идел бит ул» дип тә атыйлар) шундый хисләнеп тыңлый ки, көен шунда ук отып кала, тик сүзләренең барысын да оталмый. Бу җыр аңа шулкадәр ошый, бер өлкән кеше белән шул авылга барып, әлеге сукыр җырчыны эзләп таба һәм сүзләрен язып алып кайта. Бу җыр аны гомере буе озата йөри. Берничә ел элек Бөгелмәдә узган Рәшит Ваһапов җыр фестивалендә әлеге җырны җырлап «Иң моңлы җырчы» номинациясендә беренче урынга лаек булган иде. Бу җиңүе өчен Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин аңа, бик матур тавышлы, бай бизәлешле кыйммәтле тальян гармун бүләк итте.


    1994 елны мин Өлфәт абыйны үземнең коллективка эшкә чакырдым. Ул тиз генә ризалык бирмәде. Үзем дә, күңелдән, аның моңа кадәр кеше белән эшләү тәҗрибәсе булмавына икеләндем. Әмма әтием дә авылның яхшы тальянчыларыннан берсе (авыл Сабантуен кайчакларда уйнап яки җырлап ул ачып җибәрә иде) булганга, кечкенәдән күңелгә сеңеп калган тальянга хөрмәт, аның моңы, элек яңгыраган гармун тавышларының юкка чыга баруына борчылып йөргән чак. Ничек тә милли уен коралын киләсе буыннарга илтеп җиткерү теләге көчле иде. Милли хәрәкәтнең дә күтәрелеш чоры.
    Ни гаҗәп, минем икеләнүем тиз арада таралды. Ул шул кадәр тиз эшкә кереп китте ки, атна-ун көн дигәндә унике тальянчыны табып та өлгергән. Мин аны алай тиз җыяр димәгән идем…


    - Мин үз «Жигули»емда авылларга барып, кибеткә керә идем дә, сезнең авылда тальян гармунда уйнаучы бармы, дип сорый идем. Күпләренең Азнакайда яшәве билгеле булды. Кайсысының бакчаларына бардым, кайсысын гаражларыннан таптым. Шунда ук хәлне аңлатып, ансамбльгә йөрергә күндердем... Кызганыч, бүген аларның күбесе юк инде. Тәлгать абый Галиев, Сәйфулла Әһлиуллин, Сивар Клочков - беренчеләрдән иде. Исәннәре бүген дә йөриләр - Әхмәдулла Хәбибуллин, Әҗүәт Җиһаншин…


    Эшенең нәтиҗәсен күреп, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Әхтәм Фәсхетдинов Мәдәният һәм техника йортына гармуннар алырга рөхсәт бирде, рәхмәт аңа. Уфа гармуннар заводыннан ун тальян эшләтеп алып кайттык, сәхнә киемнәре тектердек. Алга китеп шуны да искәртәсем килә, әле берничә ел элек бу коллективка «Татнефть» ААҖ җитәкчелеге дә Тулада ясатып, тагын ун тальян гармун бүләк итеп бирде. Уйна гына, өйрән, чыгышлар яса, мөмкинлекләр җитәрлек.…


    Ике елдан, 1996 елда, Өлфәт Баһманов үзенең тальянчыларын - унике кешене Казанга Туишев исемендәге гармунчылар фестиваленә хәзерләп алып барды. Рәсәй һәм Татарстанның төрле өлкә, районнарыннан килеп, иллеләп ансамбль катнашкан фестивальдән алар лауреат исеме алып кайтты. Шуннан башлап Өлфәт җитәкләгән коллектив барлык район, шәһәркүләм үткәрелгән чараларда катнаша, халыкка матур ял оештыра, милли моңнар бүләк итәргә тырышты...


    Берничә ел элек, Бөгелмә мәгариф идарәсе башлангычында туган авылы Кодашта тальян гармунга багышланган кичә оештыралар. Кичәгә зур кунак итеп, шул ук вакытта гармун турында да сөйләвен үтенеп, Өлфәт аганы да чакыралар. Чарага килүчеләр аның дүрт өстәлгә сыймаган, төрле елларда алынган Мактау кәгазьләре, дипломнар, лауреат исемнәрен күреп хәйран кала. Бөтенесе дә бер кешенеке булуына ышанмый торалар… Үзенең халык җырлары башкаруында ике аудиокассета чыгару бәхетенә иреште һәм алар киоскларда күз йомганчы таралып та бетте.


    Бүген дә ул сәхнәдә, халыкка үзенең тальяны, моңлы баритон тавышы белән Бөгелмә, Азнакай халкы алдында гына түгел, районга килгән зур кунаклар каршында да чыгышлар ясап, район һәм республика җитәкчеләренең игътибарын җәлеп итә, рәхмәтен яулый.


    Татар гармуны, татар моңы менә шундый Өлфәт ага Баһманов кебек фанатлар булганда сүрелмәс, киләчәктә дә яшәр.

    Нәфис Әхмәт

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: