Азнакаево
  • Рус Тат
  • Үлемне “алдаган” бабабыз

    Әниебез Фәүзия туып-үскән Курай- Елга бик матур, төзек, 3 ягы урман, 40 йортлы, 1 урамлы авыл була. Авылның ул чактагы тормышын бик сагынып сөйли иде ул. Әмма сугыш чыгып кына бу тормышны челпәрәмә китерә. Хат таратучы повестка китергәндә бабабыз басуда арыш уруда була. Әни, урман аркылы чыгып, хатны бабайга илтеп...

    Әниебез Фәүзия туып-үскән Курай- Елга бик матур, төзек, 3 ягы урман, 40 йортлы, 1 урамлы авыл була. Авылның ул чактагы тормышын бик сагынып сөйли иде ул. Әмма сугыш чыгып кына бу тормышны челпәрәмә китерә.

    Хат таратучы повестка китергәндә бабабыз басуда арыш уруда була. Әни, урман аркылы чыгып, хатны бабайга илтеп кайта. Икенче көнне, 1941 елның 26 августында, печән салынган агач арбага утырып, авылның ир-егетләре сугышка китә. Әби дүрт баласы белән кала. Аны бригадир итеп куялар. Әни яшүсмер килештән учетчик булып эшли, урак чорында барабанга көлтә биреп тора, сыер җигеп сабан сөрә. Шулай көзге бер көндә Кәрпи тегермәненә барганда күпернең сайгагы булмыйча, ат сикергәнгә уянып китүен, Мәсгуткә сыер белән тегермәнгә баруларын, юлны ялгышып, яр якасыннан чак кына төшеп китми калуларын, Зөбәрҗәт әби белән тегермәнгә барганда, урманнан озын җәпле сәнәк тоткан качкыннар килеп чыгып,алардан көч-хәл белән качып котылулары турында әле дә сөйли.

    Сугышка киткәненә ике ай ярымда әтисенең үле хәбәрен алалар. Әлеге документ нигезендә соңрак аны Хәтер китабына да керткәннәр, ләкин исеме генә дөрес язылмаган. "Мәскәү өлкәсе, Истра районы, Токарево авылында җирләнде", диелгән. Биш айдан соң госпитальдән бабайдан хат килеп төшә. Ул Польшада яралана. Снаряд дулкыны алып атып, балчык күмеп киткән була. Сугыш кырын чистартып баручы дивизия , гәүдәсен табып алып, госпитальгә тапшыра. Хатны укып, бөтен авыл сөенә.Терелеп чыккач бабай Марий Элдагы урман эчендә урнашкан Суслангер лагерында хезмәт итә: 8-10 метр озынлыктагы нарат агачлары ташыганнар, төннәрен кешеләрнең аяк киемнәрен рәтләгән. Ачлык-михнәтне нык күргәннәр.

    Кыш үтермә, җәй үтер, ач үтермә, тук үтер дип тели идек, ди әни. Җир сөргәндә буразнада ачлыктан атлар үлгән. Буранда адашып, алабута ипие ашап, эчләре авыртудан кешеләр үлгән. Шул сәбәпле,1945 елның 5 май аенда бригадир әбине Тымытыкка милиция идарәсенә алып китәләр, 4 баласы елап кала. Аналары урынына әни кала. Репродуктор - "кара эшләпә" сугыш бетү турындагы сөенечле хәбәрне ирештергәч, әбине чыгаралар. 1945 елның 24 августында бабабыз сугыштан исән-имин кайтып керә. Бабай 1981 елда вафат булды, аның да исеме Курай- Елга авылындагы обелиск тактасында илгә Җиңү алып кайтучылар исемлегенә уелган.

    Фриза Шәрифуллина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: