Азнакаево
  • Рус Тат
  • “Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!”

    Замана афәтенә өйләнгән наркоманиягә каршы көрәшнең тукталганы юк. Шунсыз мөмкин дә түгел. Ул никадәр яшь гомерләрне кыя, гаиләләрне җимерә, тормышыбызны упкынга сөйри... Үсмерләрне бу яман юлдан саклап калу, наркотиклар сату каналларын, сайтларын ябу, аларны сатучыларны фаш итеп, наркотикларга каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшү максатыннан чыгып, 16-27 март көннәрендә "Үлем белән...

    Замана афәтенә өйләнгән наркоманиягә каршы көрәшнең тукталганы юк. Шунсыз мөмкин дә түгел. Ул никадәр яшь гомерләрне кыя, гаиләләрне җимерә, тормышыбызны упкынга сөйри... Үсмерләрне бу яман юлдан саклап калу, наркотиклар сату каналларын, сайтларын ябу, аларны сатучыларны фаш итеп, наркотикларга каршы бөтен җәмәгатьчелек белән көрәшү максатыннан чыгып, 16-27 март көннәрендә "Үлем белән кайда сатуларын хәбәр ит!" исеме астында Бөтенроссия акциясе игълан ителә. Наркотиклар сату очракларына тап булсагыз, шундый фактларны күрсәгез, ишетсәгез шәһәр прокуратурасына - 7-05-35, 7-07-88, район эчке эшләр бүлегенә - 02, 7-30-87, Бөгелмәдәге ФСКН районара идарәсенә - 8(85594) 4-22-50 телефоннары аша хәбәр итегез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: