Азнакаево
  • Рус Тат
  • Әле кичә генә кебек...

    Саимә әби җыерчыклы куллары белән икмәк кисәген ашъяулыкка төрә. Аның өчен бик кадерле ул икмәк кыерчыгы. Шушы бер кисәк икмәкне ашарга тилмереп үскән балачагы бервакытта да исеннән чыкмый шул аның. Сугыш елларындагы ул хатирәләрен ишеткәнем булса да, беренче тапкыр тыңлагандай, ирексездән кайнар күз яшьләре тәгәрәде. Саимә әбинең күңел түреннән чыккан...

    Саимә әби җыерчыклы куллары белән икмәк кисәген ашъяулыкка төрә. Аның өчен бик кадерле ул икмәк кыерчыгы. Шушы бер кисәк икмәкне ашарга тилмереп үскән балачагы бервакытта да исеннән чыкмый шул аның. Сугыш елларындагы ул хатирәләрен ишеткәнем булса да, беренче тапкыр тыңлагандай, ирексездән кайнар күз яшьләре тәгәрәде. Саимә әбинең күңел түреннән чыккан сагышы йөрәгемне әрнетте...

    - 1942 елның февралендә әтиебез Хәмидулланы Динамо авылыннан сугышка озаттык. Әни белән 4 бала калдык. Сеңлем Зәйнәпкә - 8, энем Әҗүәткә 11 яшь. Үземә - 14, иң кечкенәбезгә әле 2 генә атна. Бар эш хатын-кыз җилкәсендә: сабан сөрү, тырмалау, чәчү, урак уру, көлтә ташу... Көне буе эшләгән атлар хәлсез, чөнки яхшылары сугышка озатылды, авылда алар аз калды. Шуңа да бар эш кулдан. Өстә иске бишмәт, аның аркылы үтәли җил йөри, аякта күтәртмәле чабата...


    Әле кичә генә булганнарны сөйләгәндәй, Саимә әби кытыршы куллары белән сагышлы йөзен сыпырып куя, ә хатирәләр тагын да ераккарак китә. Әйе, бу еллар аның йөрәгендә җуелмаслык булып тирән эз калдырган.


    - ...Тормыш авырлыгыннан йончыпмы, гомере шулай кыска булганмы, Мәүгыйдә әниебез баладан соң өзлегеп, дөнья куйды. Өйдә шомлы караңгылык. Яңа туган сабыйның ачлыктан ярсып елавы үзәкләрне өзә. Әниебезнең җылы күкрәк сөте булмагач, ул да озак яши алмады... Йөрәкне әрнеткән авыр көннәр. Әтидән зарыгып хат көтәбез. Ул кайткач, тамак туйганчы ашарбыз, дип туганнарымны юатам.


    Беркөнне әтидән өчпочмаклы хат килеп төште. Ул үзенең хәсрәтен, әнине югалту ачысын шигырь юлларына салган:
    Электрлар якты яна
    Мәскәү вокзалларында.
    Дөнья рәхәтен күрмиләр,
    Минем балаларым да.
    Ап-ак итеп карлар яуган
    Килгән калаларыма.
    Аналары да булмагач,
    Кыен балаларыма...


    Әтиебезнең хатлары Курганнан килде. 1943 елда «җиңелчә яраландым», дигән хәбәрен алдык. Бу аның соңгы хаты булды.


    Әтиләр җиңеп кайтсын дип бар көчебезне биреп эшләдек, басудан, фермадан кайтып кермәдек. Энем Әҗүәт тимерчелектә эшләде, карт-корыга чиләген, иләген ямады. Шулай көн күрдек, ачлыктан безне бәрәңге коткарды. Он ризыгын күргәнне хәтерләмим, сугышчыларга да бәрәңге пешереп, аны киптереп, он ясап җибәрә идек...


    Язмыш безне өч якка ташлады. Зәйнәп Донбасста яшәп, шахтада эшләде, аның белән 20 ел күрешә алмадык, акча юк заман бит. Әҗүәт Одессада гомер кичерде, 25 ел хезмәт итте. Әниләре урынына калгангадыр, гомерем буена туганнарым өчен өзгәләнеп, аларны сагынып яшәдем...


    Үткәннәрнең ачы кичерешләре Саимә әбинең моңсу күзләрендә чагыла, йөзендәге һәр сызыгы авырлыкта үткән яшьлеге хакында сөйли.


    - ... Сугыш беткән көн. Илгә өзелеп көткән Җиңү килде. Мин басуга ат белән тырмага чыккан идем. Зәйтүнә апаның колхоз рәисе булган чагы. Авылга берәм-берәм солдатлар кайта башлады. Ничә еллар зарыгып көтсәк тә, безнең әти генә кайтмады, башка хәбәре дә булмады...


    Вакыт су аккандай үтә тора. 1948 елда илгә Җиңү алып кайткан Карамалы егете Вахитов Гарифка кияүгә чыга ул.


    - Бер-беребезне хөрмәтләп, иремнең әти-әнисен, әбисен зурлап яшәдек. Гариф абыегыз минем өчен әти дә, әни дә булды, - дип 60 ел татулыкта гомер кичергән ире турында сагынып сөйли Саимә әби.


    Татулыкта - бәрәкәт, ди безнең татар халкы. Матур, бәрәкәтле тормышта башкаларга үрнәк булып яшәде алар. Яшьли дөнья ачысын, ятимлекне татыган Саимә Гарифына яхшы хатын, иренең ата-анасына кадерле килен булды. 5 баласы да тәрбияле, тату булып үстеләр, матур гаилә корып яшиләр.


    Сугыш елларының афәтләрен үз башыннан кичергән, бүгенге буынга олы үрнәк булган өлкәннәребез дә, кызганычка каршы, сирәгәеп килә. Аларга бар наз-кайгырту, җан җылысын биреп калырга өлгерик!



    Рима Галәвова,

    Карамалы авылы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: