Азнакаево
  • Рус Тат
  • Үле хәбәре килсә дә, исән кайткан

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән истәлекле бу ел. Сугыш сүзе ирексездән күңелдәге хатирәләрне актарып чыгара бит ул. Бигрәк тә шушы җиңү хакына яу кырларында утны-суны кичеп, сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән сөекле тормыш иптәшем Шәһадәт Гәрәевнең арабызда булмавы җанны әрнетә. Сугыш иремнең гаиләсенә бөтен авырлыгы белән килгән. Әтиләре (биатам...

    Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән истәлекле бу ел. Сугыш сүзе ирексездән күңелдәге хатирәләрне актарып чыгара бит ул. Бигрәк тә шушы җиңү хакына яу кырларында утны-суны кичеп, сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән сөекле тормыш иптәшем Шәһадәт Гәрәевнең арабызда булмавы җанны әрнетә.
    Сугыш иремнең гаиләсенә бөтен авырлыгы белән килгән. Әтиләре (биатам Асыл) беренче Ватан сугышында ук авыр тән җәрәхәтләре алып кайткан кеше. Шул яралардан Икенче Ватан сугышы башланган көннәрдә дөнья куя. Әтисен җирләп кайткан, әнисе үлем түшәгендә яткан көннәрдә Шәһадәтне дә сугышка алалар. Ул сугышка Сталинград янында керә. Тупчы буларак, дошман самолетларын тупка тота. Белоруссия, Польша, Австрияне уза. Минскида барган каты сугышларда авыр яралана. Хәле бик начар була. Авылына да аның үлеме турында хәбәр килә. Әмма солдат ике айдан терелеп, үзенең частена кайта. Шәһадәт җор телле, шаян кеше иде. Сугыш хатирәләрен мәктәп укучылары белән дә уртаклаша иде.
    - Фронтта курку, каушау юк. Кырабыз гына дошманнарны, пулялар яңгыр яуган сыман төрле якка оча. Сугыш туктап торган вакытта пушканы җиргә күмеп, я траншеяга качырып тора идек, өстенә үлән, агач ботаклары каплыйбыз. Кесәдә сохари булса, кар суы эретеп, шуңа манчып тамак ялгыйбыз. Ялы да шул пушка кырыенда: башны терәп бер-ике сәгать черем итеп ала идек. "Мессершмитты", "Юнкерс" немец самолетлары күбрәк төнлә оча, караңгы булгач, ату да бермә-бер кыенлаша иде, - дип сөйли иде ул.
    Ничәмә-ничә мең километрлар үтеп, ул Орша шәһәренә кадәр килеп җитә. Аннан соң да тиз генә туган якларына кайту насыйп булмый. Сугыштан соңгы җимереклекләрне төзекләндерүдә катнаша. Ул 1948 елда кайта, үлем хәбәрен алган авылдашлары аны каршы да алмый, көтми дә булып чыга. Ишек-тәрәзәләргә такта кадакланган, түбә җимерелгән, авыл юк, әнисе үлгән, сеңелләре чыгып киткән. Камышлы авыл советына барса: "Сине белмибез, шаһитлар алып кил!" дигәннәр. Сугыштан җиңү белән кайткан солдатка менә шулай сеңелләрен эзләргә, үзенең исәнлеген расларга да туры килә әле.
    Без кавышып үз оябызны Актүбә бистәсендә кордык. Ирем бик тырыш кеше, балта остасы иде, үз кулларыбыз белән йорт җиткереп кердек, балалар үстердек. Мин - озак еллар сатучы, ирем УТТда машинист булып эшләде.
    Иремнең үзе кебек үк җор телле, шаян фронтташ дусты (рәсемдә сулда) бар. Икесе дә Гәрәевләр. Аларны "бертуганнар" дип кенә йөрткәннәр. Стройда рус җырларын белмәгәч, икесе татарча гына җырлап йөргәннәр болар. Тыныч тормышта табышып, очрашып, гаиләләр белән дус яшәдек.
    Язасы килгән сүзләр, сугыш чорында, аннан соң кичергән кичерешләр бик күп алар. Ул кечкенәдән ат җигеп, үзебез дә ат кебек җигелеп эшләүләр, ачка тилмереп, адәм баласы чыдамаслык авыр шартларда урман кисүләр дисеңме? Утырып бер китап язсаң да язып бетереп булмас иде.
    Наилә Гыйззәтуллина,
    Актүбә бистәсе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: