Реклама
Россиянең Төп законына кертелә торган төзәтмә гаилә, гаилә кыйммәтләрен һәм балаларны яклауга тулысынча исәп тотарга мөмкинлек бирә.
«Безне Россиядә аерылышулар саны арту, туучылар саны кимү, халыкның гомер озынлыгы түбән булу белән бәйле проблемалар борчымый кала алмый. Шуңа бәйле рәвештә, бүгенге көндә гаилә институты, гаилә кыйммәтләре, балалар мәсьәләләренең закон белән ныгытылуы, минемчә, чыннан да бик мөһим. Илебезнең дәүләт сәясәтендә гаилә һәм балалар мәнфәгате өстенлеге — иң дөрес карар», — дип сөйләде ул.
Ларионова шулай ук илнең Төп законында яшьләр сәясәтен беркетүнең мөһимлеген билгеләп үтте һәм Татарстанда Россиядә беренче тапкыр Яшьләр эшләре буенча министрлык булдырылганын искәртте.
«Һичшиксез, яшьләр сәясәтен ныгыту — бөтен ил территориясендә яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда бердәм якын килүне җайга салу һәм формалаштыруга бик мөһим һәм үз вакытындагы адым», — дип нәтиҗә ясады Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.
Фото: архив/Салават Камалетдинов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз