Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күз яшьләренә төренгән бүләк

    "Каенкай" ял-сәламәтләндерү базасында "Азнакайнефть" идарәсе ветераннарына "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел" медальләрен тантаналы төстә тапшыру оештырылды. Бу бүләккә 12 сугыш һәм 141 тыл ветераны лаек булды. Кызганычка каршы, күпләре, сәламәтлеге какшау сәбәпле, әлеге тантанада катнаша алмады, бүләкләр аларның өйләренә барып тапшырылачак. Тантананы Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт...

    "Каенкай" ял-сәламәтләндерү базасында "Азнакайнефть" идарәсе ветераннарына "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында җиңүгә 70 ел" медальләрен тантаналы төстә тапшыру оештырылды. Бу бүләккә 12 сугыш һәм 141 тыл ветераны лаек булды. Кызганычка каршы, күпләре, сәламәтлеге какшау сәбәпле, әлеге тантанада катнаша алмады, бүләкләр аларның өйләренә барып тапшырылачак.

    Тантананы Азнакай районы башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов ачты. Ул ветераннарга чын күңелдән рәхмәт сүзләрен, изге теләкләрен җиткерде. Идарәнең баш инженеры Расих Фәйзуллин ветераннарның Җиңүгә керткән аяусыз батырлыгына, фидакарь хезмәтләренә тукталды.

    -1943 елда Ромашкино ятмалары ачылгач, хатын-кызлар бораулаучылар, оператор вазыйфаларына алынган, ирләре урынына басып, хәзерге буын ышанмаслык авыр физик эшләр башкарган, -диде ул.

    Тантанада катнашкан Ленин орден кавалеры, нефтьче ­- ветеран Нәфис Фәйзуллин сугыш чорындагы үсмер елларын искә төшерде. 12-13 яшьлек малайларның көнне- төнгә ялгап кырдан кайтып керми фронт өчен эшләгәнен тыңлавы ул чорларны кичермәгән кешеләрнең дә күзләренә яшь китерде.

    -Мин телевизордан "Уфалла арбасы" җырын тыныч кына тыңлый алмыйм, күзгә яшь тыгыла, - дип кушылда аңа чордашы Габделхак Исхаков. -Ул җырда мин үземне күрәм. Тик андагы арбага төялгән печән, чыбык-чабык урынына минем әтием иде. Сугышта ике аягын калдырып кайткан әтине шул "уфалла арбасына" утыртып, кырларга, урманнарга тартып алып бара идем. Күп вакыт шул малай кебек елый-елый тәгәрмәчне эттем мин..." Ул сөйләгәндә табын артындагы әби-апаларның кулъяулык белән күзләрен сөртеп-сөртеп алуы гаҗәп түгел иде.

    Мингалим Мөстәкыймов, Фәтхелбаян Кисаев, Фатыйх Шиһапов, Николай Иванов, Фазыйл Шәмсетдинов, Мингаз Гыйльфанов, Иван Енин 17-18 яшьлек чагында иңнәренә шинель салып, җилкәләренә юл капчыклары асып, фронтта ятып калган әтиләре, абыйларын алыштырганнар. Туган якларга 25-26 яшьлек егетләр булып кайтып керә алар. Һәрберсе илгә 7-8 ел хезмәт итә. Кайткач, хезмәт фронтына басалар. Бүгенге тирә-яктагы уңай күренешләрнең зур өлеше алар һәм шул чор кешеләре кулы белән тудырылган байлык.

    Кичә шул елларда һәм сугыштан соңгы елларда яңгыраган җырлар белән үрелеп барды. Аларны нефть тармагының үзешчән талантлары Галина Эприкова, Марсель Әхмәтҗанов (ЦКППН), Илсур Мәдъяров (ЦДНГ-1), Светлана Козина (ветераннар Советы), Альберт Идиятов (ЦПРС) башкарды.

    Нәфис Әхмәт, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: