Азнакаево
  • Рус Тат
  • Көз - котыру чиренең котырган чоры

    Мәгълүм булганча, котыру авыруы буенча районыбыз республикада хәл кискен торган районнарның берсе булып кала. Соңгы вакытларда авылларда гына түгел, хәтта шәһәрдә яшәүчеләрдән дә төлкеләрнең көпә-көндез күзгә чалынулары хакында редакциягә дә шалтыратулар булгалады. Котыру авыруының ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, аннан саклану чаралары турында тагын бер кат райондашларыбызның исенә төшереп алу максатыннан...

    Мәгълүм булганча, котыру авыруы буенча районыбыз республикада хәл кискен торган районнарның берсе булып кала. Соңгы вакытларда авылларда гына түгел, хәтта шәһәрдә яшәүчеләрдән дә төлкеләрнең көпә-көндез күзгә чалынулары хакында редакциягә дә шалтыратулар булгалады. Котыру авыруының ни дәрәҗәдә куркыныч булуы, аннан саклану чаралары турында тагын бер кат райондашларыбызның исенә төшереп алу максатыннан табиб-эпидемиолог Ахмәт Нургалиевка мөрәҗәгать иттек.

    - Инфекцияле авырулар арасында котыру чире үлемгә китерү куркынычы булуы белән аерата игътибар үзәгендә. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау Оешмасы мәгълүматларына караганда, аннан дөньяда ел саен 55 мең кеше вафат була. Илебездә, шул исәптән Татарстанда да бу авыру үз афәтен салып тора. Азнакай районы инде шактый еллар имин булмаган районнарның берсе санала. Терлек-җанварлар тешләп ел саен 200дән артык кеше зыян ала һәм аларга прививкалар ясала.

    Кыргый җәнлекләр, бигрәк тә төлкеләр, бүреләр, ә инде йорт хайваннарыннан песиләр, этләр бу чирнең төп чыганагы булып торалар. Урман-яланнардан торак пунктына килгән авыру хайваннар авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыкларда асралган малларны тешләп, чир йоктыра, үз чиратында, соңгылары аның кешеләргә йогу куркынычын тудыра. Аларның кешенең бит, муен, кул өлешләрен тешләве чирнең бик тиз биләп алуына китерә, вирус шулай ук тәндәге яралы урыннар аша да керә. Авыруның инкубация чоры 10 көннән алып, 2 айга кадәр дәвам итәргә, тешләнгән урын башка якын була икән, бу чор тагын да кыскарак булырга мөмкин.

    Малларда авыруның ике халәте күзәтелә: тыныч һәм ярсу. Тыныч халәттә булганда йорт хайваннары өйдән чыгып китәргә, хуҗасына сырпаланырга, аны кисәк кенә тешләп алырга мөмкин. Авыруы кискенләшкән эт яки песи караңгы почмакка поса, хуҗасына җавап бирми, күзе кылыйлана, арт аяклары йөрми башлый.

    Ә инде ярсу халәттәге җәнлек янындагыларга ташланырга, кая барганын белми чабарга, өргәндә карлыгырга, теләсә нинди әйберне чәйнәргә ябешергә мөмкин. Песиләр бигрәк тә куркыныч була: кешенең башына сикереп, тешләргә телиләр, тырныйлар. Кая да булса кереп качкан песине чыгарганда алар кисәк тешләп ала, сак булырга кирәк.

    Котырган төлке бернидән курыкмый башлый, көпә-көндез торак пунктына килә, корылмалар эченә керә, этләргә, терлекләргә ташлана. Аларны машиналар йөреп торган юл уртасында да очратырга мөмкин, янына иклүчегә ташланып, зыян сала. Ә инде котырган бүреләрнең тагын да яманрак, куркыныч булуын әйтеп тә торасы юк.

    Авыру йоктырган сыерлар азык белән тончыккан кебек күренә (йота алмый, йөзе курыккан, яңагы салынып төшкән була). Алар мондый халәттә елый, ыңгыраша, ашамый башлый, стенага бәрелә, кешеләргә, башка терлекләргә ташлана. Мондый халәт башка малларга да хас. Зарарланган җанвар-малларның селәгәе агып тора, аларда судан курку бетә.

    Котыру авыруы профилактикасы йорт хайваннарын тәртиптә тәрбияләүгә нигезләнә. Алар ветеринария хезмәтендә теркәлергә һәм ел саен котыру авыруына каршы вакцинация ясатылырга тиеш. Этләрне урамга бары тик кыска бау белән тоткан килеш кенә алып чыгарга кирәк. Хуҗасыз песи-этләрне тотуны оештыру да торак пунктларында даими алып барылырга тиеш.

    Терлекләр, җәнлекләр тешләсә, шунда ук бу урынны ныгытып күбекләнгәнче сабынлап юарга һәм кичекмәстән табибка күренергә киңәш ителә. Авырудан тулысынча дәвалану үтү бик мөһим. Исегездә тотыгыз: антирабик прививкаларны вакытында ясату - тормышны саклап калуда бердәнбер нәтиҗәле чара!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: