Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кыйблабызны югалтмыйк

    Татшуган авылына беренче аяк басуым 1984 елның 15 августында булды. Кулымда - сигезьеллык мәктәпкә рус теле укытучысы итеп билгеләнүем турында юллама. Юлның озынлыгы да, шыгрым тулы автобусның тынчулыгы да, ул вакытта мәктәп директоры булып эшләүче Риф Шәеховны күрә алмыйча, 3 көн килеп-китеп йөрүем дә күңелемне төшермәде. Хезмәтемнең җаваплылыгын аңлап килдем...

    Татшуган авылына беренче аяк басуым 1984 елның 15 августында булды. Кулымда - сигезьеллык мәктәпкә рус теле укытучысы итеп билгеләнүем турында юллама. Юлның озынлыгы да, шыгрым тулы автобусның тынчулыгы да, ул вакытта мәктәп директоры булып эшләүче Риф Шәеховны күрә алмыйча, 3 көн килеп-китеп йөрүем дә күңелемне төшермәде.

    Хезмәтемнең җаваплылыгын аңлап килдем мәктәпкә. Шушы авылның тормышыма җитди үзгәрешләр кертәсен дә күңелем белән сизенә идем.

    Рус теле дәресләрен алып бару өстенә, 7 нче сыйныф җитәкчесе, озайтылган көн төркеме тәрбиячесе, штаттан тыш өлкән пионервожатый вазифаларын да башкардым. Мәктәптә ул елларда яшьләр күп. Математика укытучысы Рәсимә Фәхразыева - үз фәненә гашыйк, балаларны да математика дөньясында яшәтүче, аларның класстан тыш вакытларын да күңелле итеп оештыра белүче таләпчән укытучы, яшьләр оешмасы җитәкчесе иде. Үзе оста биюче буларак, классындагы укучыларын да биергә өйрәтте.

    Илһам Каюмов - хезмәт, рәсем, музыка дәресләрен алып бара, оста итеп баянда уйный, җырлый. Безнең бөтен вакытыбыз мәктәптә үтә: дәресләргә әзерләнәбез, класстан тыш чаралар уздырабыз, колхозга стена газеталары чыгарабыз, сәяси, тәрбия темаларына лекцияләр укыйбыз, укучыларның өйләренә йөрибез, агитаторлык эше алып барабыз. Кичләрен мәктәпнең спорт залы гөрләп тора. Камил Исрафилов (мәрхүм инде) белән бергәләп волейбол уйныйбыз.

    Мәдәният йорты җитәкчесе Фәрәгать Маннанов бер генә талантны да күз уңыннан җибәрми. Концертлар, спектакльләр белән тирә-як авылларга да йөрибез.

    Мәктәпнең өлкән укытучылары Асия Сөнгатуллина, Вәсилә Хәлимова, Фәния Миршатова, укытучы-тәрбияче Рәсимә Бакирова, Камил Исрафилов остазларым, кирәк чакта киңәшчеләрем булды.

    Беренче чыгарылыш укучыларым белән сәяхәттә Урта Азиянең Ташкент-Газалкент шәһәрләрендә булдык, Аму-Дарья елгасының шарлавыкларын күрдек, Тянь-Шань тауларының карлы түбәләренә күтәрелдек. Бу укучылар - бүген тормышта үз юлларын тапкан, максатларына ирешкән ир-егетләр, ханымнар, яхшы әти-әниләр.

    Татар теле һәм әдәбияты укыткан елларда "Әдәбият сөючеләр" түгәрәге алып бардым. Укучылар белән авылның халык авыз иҗатын өйрәнеп, "Авылым хәзинәләре" дигән җыентыкка туплап куйдык.

    2006 елдан мин директор вазифаларын башкардым. Бүгенге мәктәп - реформалар кыры. Укытуда яңа технологияләр, тәрбия өлкәсендә яңадан-яңа программалар, бердәм дәүләт имтиханы, яңача түләү системасы, укытуны һәм җитәкчелекне компьютерлаштыру... Илдә бара торган яңалыклар белән бергә атларга, шушы катлаулы, буталчык заманда дөрес кыйбланы югалтмыйча, элеккедән килгән традицияләрне саклап эшләргә тырыштым. Зур көч, акыл, сабырлык сорый бүгенге мәктәп. Һәр яңалык авырлык белән кабул ителә. Дәүләт тә мәктәп, укытучы алдына зур сынаулар куя. Менә шушы сынауларны җиңеп чыгуда мин һәрчак коллективыма таяндым.

    Авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Мияссәрованың игътибарын, ярдәмен тоеп эшләдек. Укучылар исә авылның чисталыгын саклау, чүп үләннәрдән арындыру, агачлар утырту, һәртөрле ремонт эшләрен башкаруда катнаштылар. Мәчеттә Фәрәгать хәзрәтнең балаларга булган игътибары аларны ялгышлардан сакларга ярдәм итә. Мәктәпнең күп кенә укучысы Накяр абыстайдан гарәп графикасына өйрәнде, әхлак дәресләре алды. Менә шулай авыл өлкәннәре белән берлектә, хезмәттә алып барылды мәктәпнең укыту-тәрбия эше.

    Бүген мәктәбебез башлангычка калды. Анда 6 укучы укый. Тәнәфесләрдә аларның гамьсез чыр-чуы ишетелә. Сары автобуста күрше авылга юл тотучы югары класслар артыннан моңсу гына карап кала алар. Еллар аша 27 еллык хезмәт биографиямне барлавым, яраткан эшем, хезмәттәшләрем белән саубуллашуым бу. Оптимальләшәбез бит. Балалар белем алыр өчен мөмкинлекләр зуррак булган мәктәпләрдә укыячак. Заман шулай куша. Ни генә булса да, кыйблабызны, әхлагыбызны югалтмасак иде.

    Айсылу Исламова, Татшуган

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: