Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кыямәт көнендә иң авыр сорау нинди булачак?

    Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Кыямәт көнендә Аллаһының коллары дүрт әйбер турында соралмыйча бер адым да атлый алмаслар. Алар түбәндәгеләр: үзеңнең тормышыңны ничек үткәрдең һәм яшьлегеңне нинди максатларда сарыф иттең, нинди юллар белән мал таптың һәм аны нәрсәләргә сарыф иттең, белемеңне нидә кулландың» (Тирмизи). Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Һәрбер кеше...

    Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Кыямәт көнендә Аллаһының коллары дүрт әйбер турында соралмыйча бер адым да атлый алмаслар.

    Алар түбәндәгеләр: үзеңнең тормышыңны ничек үткәрдең һәм яшьлегеңне нинди максатларда сарыф иттең, нинди юллар белән мал таптың һәм аны нәрсәләргә сарыф иттең, белемеңне нидә кулландың» (Тирмизи). Икенче бер хәдисендә Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйткән: «Һәрбер кеше - көтүче, һәм һәрберегез үзенең көтүе өчен соралачак. Идарәче - көтүче, һәм ул үзенең көтүе өчен соралачак. Ир-ат - көтүче, һәм ул үзенең гаиләсе өчен соралачак. Хатын-кыз - көтүче, ул үзенең балалары өчен соралачак. Кол - көтүче, һәм ул үзенең хуҗасының милке өчен соралачак. Һәрберебез көтүче түгелмени? Һәрберегез үзенең көтүе өчен җавап тотачак» (Бохари, Мөслим).

    Фото һәм чыганак: http://www.shahrikazan.com/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: