Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кытай – Азнакай тәҗрибәсе: хәреф белән иероглиф арасында ни аерма

    Инде хәбәр итүебезчә, 19-21 сентябрь көннәрендә районыбызда "Регион мәгариф үсеше ресурсы буларак, авыл мәктәбе: торышы һәм перспективалар" темасы буенча халыкара конференция үтте. Аның практик өлешен газетабызда берникадәр чагылдырган идек инде. Кунаклар район белән танышуны дәвам итеп, 9нчы гомумбелем бирү мәктәбендә төбәгебездәге укуда, иҗатта сәләтле балаларны барлау һәм аларга талантларын тагын...

    Инде хәбәр итүебезчә, 19-21 сентябрь көннәрендә районыбызда "Регион мәгариф үсеше ресурсы буларак, авыл мәктәбе: торышы һәм перспективалар" темасы буенча халыкара конференция үтте.

    Аның практик өлешен газетабызда берникадәр чагылдырган идек инде. Кунаклар район белән танышуны дәвам итеп, 9нчы гомумбелем бирү мәктәбендә төбәгебездәге укуда, иҗатта сәләтле балаларны барлау һәм аларга талантларын тагын да үстерүдә матди ярдәм күрсәтеп килүче "Татнефть" ААҖнең "Сәләтле балалар" фонды эшчәнлеге белән танышты. Укучы егетләрнең хәрби хәзерлек күнекмәләрен читтән генә күзәтеп торсалар да, дөньяга мәгълүм Калашников автоматын үзләре дә кулга алып карамый булдыра алмадылар.

    Азнакайда килгән кешегә күрсәтердәй урыннар җитәрлек. Актүбә бистәсендә ат спорты мәктәбендә булдылар, Татарстанда нефть чыга башлауның 70 еллыгы уңаеннан бу җәйдә ачылган "Нефтьчеләр паркы"нда үзләреннән истәлеккә миләш агачлары утыртып калдырдылар. Актүбә 1 нче гомумбелем бирү мәктәбендә балаларның сәләтен ачу, үстерү максатында оештырылган мәктәп телевидениесе, иҗтимагый хәрәкәтләр, экологик юнәлештәге эшчәнлек аларда зур кызыксыну уятты. Быел районыбыз мәктәпләре сайлап алган формалар күрсәтелде. Билгеле инде, Актүбәнең данын еракларга тараткан "Актүбә уенчыгы" остаханәсендә дә ерак җирләрдән килгән кунакларны бик ачык каршы алдылар.

    20 сентябрьдә җирлегебез белән танышу дәвам итте. Шәһәрнең матур, истәлекле урыннарында, җитештерелгән товарлары дөньякүләм базарын тоткан сәнәгать предприятиеләрендә, мәдәни учаклар, иман йортларында булганнан соң, укыту программасында күптөрле инновацион проектларга өстенлек биргән 5 нче гомум белем бирү мәктәбендә балаларга белем һәм тәрбия бирү тәҗрибәсе белән таныштылар. Кергән оңгайга "Нефтемаш" заводында эшләнгән күчмә стоматология кабинетын күреп, кунаклар шунда ук аңа игътибар итте. Районның бер мәктәбеннән икенчесенә күчеп йөри алучы бу стоматкабинет шулай ук зур кызыксыну уятты.

    - Балаларның сәламәтлеге турында район җитәкчелегенең шул дәрәҗәдә кайгыртуын беренче күрүебез, - диде алар.

    Конференция эшлекле сөйләшүләр, фикер алышуларга бай булды. Алар очрашулар узган һәр мәктәптә үткәрелде. Әйтик, Тымытык мәктәбендә барган "Түгәрәк өстәл"дә район мәктәпләре директорларын Кытай Халык Республикасында да безнең Татарстандагы кебек талантлы, яшь укытучыларны һәрьяклап үстерүне күздә тоткан "Алгарыш" кебек программалар булу-булмау, укучылар өчен өстенлекле проектлар, мәгариф өлкәсенә ярдәм фондлары кызыксындырды. Әлбәттә, укыту программалары, өстәмә белем бирү, класстан тыш чаралар турында да сүз барды. Сораулар кызыклы иде һәм аларның берсе дә җавапсыз калмады:

    -Азнакай мөгаллимнәре белән очрашу нинди тәэсирләр уятты?

    - Иң әүвәл күзгә ташланганы - алар балаларны бик ярата һәм бу хисләр һәр гамәлләрендә, ике арадагы мөнәсәбәттә бик яхшы чагыла.

    - Кытай мәктәпләрендә ир-егет укытучылар уртача ничә процентны тәшкил итә?

    - 30 процент. Әмма югары уку йортларында бу сан күбрәк.

    - Сездә сыйныфлар баскычы ничек?

    - Башлангыч мәктәптә - 1-6 сыйныфлар, урта мәктәптә - 7-9, ә инде 10-12 сыйныфлар бездә урта белемнең икенче дәрәҗәсе дип йөртелә. Тугызынчы сыйныфка кадәр белем алу һәр бала өчен мәҗбүри һәм ул түләүсез. Ә аннан соң инде укучыларның чама белән яртысы һөнәри уку йортларын сайлый, ә яртысы урта белем алуны дәвам итә.

    - Безнең мәктәпләрдә балага белем бирү алфавит хәрефләрен өйрәнүдән башлана, ә сездә урта мәктәп укучысы ничә иероглиф белергә тиеш?

    - Кытай иероглифы 60 меңнән артык, вуз студенты аның 6 меңен, ә мәктәп укучысы 3 меңен белергә тиеш.

    Әйе, аларда да мәгариф өлкәсендә шул ук таләпләр. Алфавит булсынмы ул, иероглифмы, аерма юк, укучыга мәктәп биргән белем киләчәк һөнәренә, сайлаган хезмәт һәм тормыш юлына нигез булырга тиеш.

    Халыкара конференциягә Балалар иҗаты үзәгендә йомгак ясалды. Анда авыл мәктәпләре үсешенә шартлар тудыру, карьера баскычлары, белем бирү һәм миграцион стратегияләр буенча тәҗрибә уртаклашу барды.

    Районның бүгенге көне, аның республикада тоткан урыны, үсеш-уңышлар хакында сөйләгәннән соң, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов мәгариф өлкәсенә киңрәк тукталды.

    - Мәгариф челтәре районда иң өстенлекле өлкәләрнең берсе, чөнки ул киләчәгебез һәм һәркайсыбыз өчен кадерле булган балалар тәрбияләү, аларга белем бирү белән бәйле. Аны инновацион юнәлешле, уку өчен уңайлы итү, интеллектуаль байлыкны саклап, балаларыбызның сәләтен тагын да үстерү, милли белем-тәрбия бирүгә заманча шартлар тудыру эшчәнлегебезнең төп максаты, - диде ул.

    Районда 106 белем һәм тәрбия бирү учреждениесе бар. 32 мәктәпнең өчесендә лицейда һәм гимназиядә инглиз теле тирәнтен өйрәнелә. Мәктәпләрнең матди-техник базасын яхшырту игътибар үзәгендә. Соңгы ике елда гына республика программасы кысаларында җидесенә 100 миллион сумлык ремонт үткәрелгән, әлеге чыгымнарның 35 миллионы җирле бюджеттан бирелгән. Шәһәрнең яңа микрорайонында янә бер укыту-тәрбия комплексы калыкты, киләчәктә Яңа Юлда модульле балалар бакчасы төзү күздә тотыла.

    Бүген хезмәт базарында иң беренче чиратта югары квалификацияле эшчеләр, аерым алганда районда эретеп ябыштыручылар, токарьлар, механизаторлар таләп ителә. Шуннан чыгып, дүрт авыл мәктәбендә Лениногорск политехник көллияте базасында авыл хуҗалыгы өчен тракторчылар, машинистлар әзерләү курслары ачылды. Бу юнәлештәге республика, илкүләм проектларда катнашып, мөгаллимнәребез төрле грантлар алуга ирешә. Шуларның берсе - Югары икътисад мәктәбендә уку кысаларында алып барылган өйрәнү-тикшеренү проекты.

    Әлеге проект җитәкчесе, милли тикшеренү университетының Югары икътисад мәктәбе каршындагы тикшеренү үзәге директоры Татьяна Абанкина 2010 елдан тормышка ашырыла башлаган авыл мәктәпләрендә белем бирү, карьера һәм миграция стратегиясен өйрәнү буенча Россия-Кытай проекты һәм өйрәнүләр нәтиҗәләре белән таныштырды. Шул ук нигездә районда да тикшерүләр алып барылды. Болар хакында Азнакай мәгълүмат-методик үзәк директоры Лилия Әхмәдишинаның чыгышы тыңланды. Әйтергә кирәк, Мәскәү өлкәсендә, Саха Якутиядә һәм Азнакай районында алып барылган тикшерүләр нәтиҗәләре әллә ни аерылмый. Авылда яшәүчеләр саны елдан-ел кими, балалар саны аз булган мәктәпләрдә белем бирү хезмәтләренә хаҗәтлек бетә барган шартларда алып барылырга тиеш эш тәҗрибәсе юк диярлек.

    Бүгенге көндә районның авыл мәктәпләрендә 1180 бала белем ала, бу барлык укучыларның нибары 22 проценты. Үз чиратында, әлеге фактор классларны комплектлауда кыенлыклар тудыра, кадрлар составына йогынты ясый, бер укучыга булган чыгымнарны күп тапкырлар арттыра. Әмма шуңа да карамастан, мәктәп авылны яшәтү, үстерүдә төп роль уйный һәм район җитәкчеләре һәр бала тиешле дәрәҗәдә белем алсын өчен барлык шартларны тудыруны беренчел бурыч итеп куя.

    Гомумбелем бирү мәктәбен тәмамлаган авыл балаларының күпчелеге алга таба укуын нинди юнәлештә дәвам итәргә белми, югалып кала. Шуңа күрә дә мәктәпләрдә тормыш стратегиясен сайлауга юнәлтелгән өстәмә занятиеләр оештыру мәслихәт.

    - Бүгенге көндә безгә авыл мәктәпләре эшчәнлеген үзара хезмәттәшлек челтәре шартларында оештырып, норматив-хокукый база тудырырга кирәк, - дип ассызыклады Лилия Әхмәдишина. - Бу - мәктәпара класслар челтәре төзү, уртак белем бирү программаларын эшләү, нәтиҗәләрне алышу, конкрет затны укыту йомгакларын барлау, белем алу турында тиешле документ бирү һ.б. Әлеге модель диагностика һәм консультацияләү үзәге, челтәрле идарә төркемнәре, проектлар төркемнәре булдыруны күздә тота.

    Конференция делегатларында районның белем бирү өлкәсендәге инновацион юнәлешләр зур кызыксыну тудырды. Кытайда һөнәри белем бирү учреждениеләрен финанслау турында сөйләгән Нанкинск университеты доценты TianZhigang, Россия өчен дә, Кытай өчен дә мөһим булган башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү челтәрен киңәйтү турында чыгыш ясаган шул университетның финанс һәм салым хезмәте институты директоры урынбасары Huang Bin, Кытайның авыл мәктәпләрендә укыту проблемалары һәм аларны хәл итү юлларын яктырткан илнең үзәк өлеше Педуниверситетының педагогика институты директоры Fan Xianzuo, Чебоксар шәһәренең "Мәгариф мониторингы һәм үсеше үзәге" методисты Надежда Смирнова, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгының һөнәри белем бирү идарәсе начальнигы Тимирхан Алишев конференциянең эшлекле шартларда, һәм югары дәрәҗәдә, бар яклап файдалы үтүен ассызыкладылар. Алар тарафыннан Азнакайда мәгариф өлкәсендә алып барылган яңарышлар, инновацион проектларга югары бәя бирелде.

    - Бүгенге катлаулы икътисади, демографик, социаль шартларда авыл мәктәбе яклауга, ярдәмгә мохтаҗ, - диде конференцияне алып барган район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев үзенең йомгаклау сүзендә. - Шуңа да без һәрдаим иҗади эзләнүдә. Килеп туган хәлгә белем бирү учреждениеләрен җайлаштыруда стандарт булмаган, яңа юллар, чаралар, төрле алымнар барлана. Кытай - Азнакай тәҗрибәсе, әлбәттә, бер-беребезгә файдалы булып, бу юнәлештә эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк итүдә үз җимешләрен бирер. Киләчәктә дә шулай максатларны уртак итеп, бердәм эшләргә язсын!

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: