Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кыр эшләре тактикасы

    Семинар кыр эшләре алдыннан эшлекле сөйләшү булды 14 апрель көнне мөстәкыйль хуҗалык итүче "Чалпы" җәмгыятендә район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында язгы кыр эшләре тактикасы буенча семинар булды. "Чалпы" ҖЧҖнең чәчү мәйданнары структурасы һәм язгы кыр эшләрен уздыру программасы белән аның директоры Илгиз Сабуров таныштырды. Җитештерү буенча соңгы елларда...

    Семинар кыр эшләре алдыннан эшлекле сөйләшү булды

    14 апрель көнне мөстәкыйль хуҗалык итүче "Чалпы" җәмгыятендә район агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, баш белгечләре катнашында язгы кыр эшләре тактикасы буенча семинар булды.

    "Чалпы" ҖЧҖнең чәчү мәйданнары структурасы һәм язгы кыр эшләрен уздыру программасы белән аның директоры Илгиз Сабуров таныштырды. Җитештерү буенча соңгы елларда авырлыклар кичергән хуҗалыкның бүгенгесе алдагы көннәргә шактый ныклы өмет уята.

    Районда язгы кыр эшләрен уздыру тактикасы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Фәнис Шәрәфиев җентекле чыгыш ясады. Ул, өлешчә, уңайсыз табигать шартларында кыш чыккан уҗым культураларының бүгенге торышын анализлады, игеннәр тернәкләнеп китә алмаган очракта, ул басуларны яңадан эшкәртү яки өстәп чәчү мөмкинлегенә тукталды. Уҗым басуларыннан сайлап алынган арыш һәм көзге бодай үсентеләренә лаборатория тикшерүе уздыру аларның тамыр составында глюкозаның нормадан күпкә түбән булуын күрсәткән. Беренче чиратта бу чәчүлек мәйданнарның тиешле күләмдә ашланмавы белән аңлатыла.

    Чыгыш ясаучы бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, терлек азыгы культуралары орлыгын әзерләү, аларны чәчү технологияләрен искә алды. Игенчелектә яхшы уңышка бары тик дөрес сайланган югары репродукцияле сорт һәм сыйфатлы орлык кулланганда гына ирешеп була. Кондиция хәленә китерелгән һәм калибрланган бөртек уңышны гектарына өч-дүрт центнерга кадәр күтәрү мөмкинлеге бирә. Ул эрерәк һәм тулырак икән, аның үсентеләре көчлерәк, башаклары мулрак, уңышы да зуррак була. Чәчү әйләнешен дөрес куллану да югары продукция җитештерүнең мөһим факторы булып тора.

    - Чәчү җирләрен таләпләр югарылыгына туры китереп вакытында эшкәртү, үсентеләрне ашлау югары уңыш алу юлы гына түгел, ә туфракның уңдырышлылыгын күтәрү, аны алдагы еллар өчен тиешле дәрәҗәдә саклау нигезе дә. Шуңа күрә бу эшкә аеруча җитди һәм җаваплы карарга кирәк, - диде Фәнис Мизхәт улы.

    Семинарда катнашучылар "Чалпы" ҖЧҖнең язгы кыр эшләрендә катнашасы авыл хуҗалыгы машиналары комплексын да карадылар. Авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-механизация бүлеге җитәкчесе Рәсүл Сәгъдиев тагылма кораллар, чәчү агрегатларын көйләү һәм куллану алымнары, кыр эшләре барышында техника куркынычсызлыгы таләпләрен саклау зарурлыгын аңлатты.

    Эшлекле сөйләшү чәчүлек материаллар складында дәвам итте. Биредә тиешле кондициягә җиткереп, тәртип белән өелгән иген көшелләре берәүнең дә игътибарыннан читтә калмагандыр, мөгаен.

    Орлыкларны яңа уңышка нигез салу алдыннан агулау - үсемлекләрне зарарлы бөҗәкләрдән саклауның төп чарасы. Тузанлы һәм каты гөмбә (головня), тамыр черү, кар күгәрегенең (плесень) төрле формаларыннан фәкать агу кулланып кына котылырга була. "Россельхозцентр" филиалының Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Гаделшин үзенең чыгышында шуңа басым ясады.

    Семинар эшенә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Миргасим Усманов йомгак ясады.

    - Коры еллар еш күзәтелә торган безнең төбәк шартларында туфракны вакытында язгы чәчүгә хәзерләү аеруча мөһим роль уйный. Моның өчен бүген, беренче чиратта, техниканың төзек һәм югары җитештерүчән булуы, туфракны киптерә, зур чыгымнарга китерә торган күпкатлы эшкәртүдән минимальләштерелгән технология алымнарына күчү, аны югары сыйфатлы итеп башкапу шарт, - диде ул. - Чәчү вакыты һәм орлык төшү тирәнлеген дөрес саклау да зур әһәмияткә ия. Иртәрәк чәчелгән, дымлы туфракка эләккән бөртек тизрәк үсеп китә, икенчел тамыр җибәрергә өлгерә, шуның белән чүп үләннәр үсешен тоткарлый. Язгы бодай, арпа, карабодай, рапс, кукуруз, башка төр культуралар чәчүнең һәрберсенең үз вакыты һәм технологиясе сакланырга тиеш.

    Наил АБДУЛЛИН

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: