Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кулларында пыяла эретә (+ФОТО)

    Төбәкне өйрәнү музеенда рәссам Камил Акмановның иҗат күргәзмәсе ачылды.

    Анда аның төсле пыяла кисәкләреннән ясалган картиналары урын алган. Сәнгать теле белән әйткәндә, бу төр фьюзинг (пыяланы эретеп ябыштыру) дип атала.

    Тумышы белән ул Башкортстанның Янаул бистәсеннән. Яшь чагында бик күп җирләр гизгән. Казанда архитектор белгечлеге алгач, Бөгелмә шәһәрендә төпләнә. ТР һәм РФ Рәссамнар берлеге әгъзасы, «Мәдәнияттагы казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән.

    – Бу эш белән 2000 елга кадәр, архитекторлыктан рәссамнар мастерскоена күчкәч шөгыльләнергә тотындым. Кибет тәрәзәләренә витражлар ясаганда күп кенә төсле-төсле пыяла кисәкләре кала иде. Ташларга кызгана идем. Китаптан укып, фьюжен серләренә төшендем, мичтә пыялаларны эретеп карап, тәҗрибәләр ясап, картиналар иҗат итә башладым, – ди ул.

    Шулай ук Бөек Ватан сугышы кайтавазы да аның эшләрендә чагылыш тапкан.

    – Улым Севастополь шәһәре янында йорт сала, шунда казыганда ядрә кыйпылчыклары чыга, шул тимерләрне ябыштырып, сәнгать әсәрләре тудырырга тырыштым, – ди Камил Акманов.

    Күргәзмә ачу кичәсендә Азнакай рәссамнары, сәнгать мәктәбе укучылары һәм сәнгатьнең бу төре белән кызыксынучылар катнашты.

    – Бала чакка кайткан кебек булдым. Без дә төсле пыяла кисәкләрен җыеп, алар белән уйный идек. Бу эшләр кояш, яктылык белән тулган. Бик катлаулы техника. Татарстанда бары ике кеше генә бу осталыкка ия дип ишеттем. Азнакайда мондый күргәзмә узуы белән без бәхетле, – ди Мәдәният йорты директоры урынбасары Светлана Шәрифуллина.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: