Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кулланылган машина сатып алучылар арткан

    Россиядә быелның февралендә кулланылышта булган 370 мең җиңел автомобиль сатылган. Бу - 2015 елның шушы вакыты белән чагыштырганда 10,9 %ка күбрәк. "Автостат" аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, икенчел автомобиль базарында лидер - LADA машиналары. Алар гомуми сатылган автомобильләрнең 28 %ын биләп тора, ягъни 103,1 мең машина дигән сүз. Чит ил машиналары...

    Россиядә быелның февралендә кулланылышта булган 370 мең җиңел автомобиль сатылган. Бу - 2015 елның шушы вакыты белән чагыштырганда 10,9 %ка күбрәк.

    "Автостат" аналитик агентлыгы мәгълүматлары буенча, икенчел автомобиль базарында лидер - LADA машиналары. Алар гомуми сатылган автомобильләрнең 28 %ын биләп тора, ягъни 103,1 мең машина дигән сүз.

    Чит ил машиналары арасында Toyota күп (42,6 мең) сатылган. Аннан кала Nissan автомобиленә дә сорау зур булган - 20 мең машина сатылган.

    Елның беренче ике аенда Россиядә кулланылышта булган 678,8 мең автомобиль сатылган. Бу узган елның шул вакытына караганда 2,1 %ка күбрәк дигән сүз.

    http://intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: