Азнакаево
  • Рус Тат
  • Көтелмәгән хәлләргә әзерлек өйрәнүләрдә күренә

    Узган җәй Красноярский краендагы Ачинск нефть эшкәртү заводында янгын чыгып, сигез кешенең гомере өзелгән иде. Янгын - зур һаләкәт, анда кеше гомере өзелү икеләтә кайгы. Аңа каршы профилактик эшчәнлек - янгын сүндерүчеләр бурычы дип уйлау шундый фаҗигаләргә китерәдер дә. Ә бит бу һәркайсыбызга кагыла. Шуңа да "Татнефть"нең һәр структур подразделение...

    Узган җәй Красноярский краендагы Ачинск нефть эшкәртү заводында янгын чыгып, сигез кешенең гомере өзелгән иде. Янгын - зур һаләкәт, анда кеше гомере өзелү икеләтә кайгы. Аңа каршы профилактик эшчәнлек - янгын сүндерүчеләр бурычы дип уйлау шундый фаҗигаләргә китерәдер дә. Ә бит бу һәркайсыбызга кагыла. Шуңа да "Татнефть"нең һәр структур подразделение һәм идарәләрендә янгынга һәм башка көтелмәгән фаҗигаләргә каршы тору буенча максатчан эш алып барыла.

    "Татнефть" ААҖнең барлык идарәләрендә, шул исәптән "Азнакайнефть" идарәсенең нефтьне хәзерләү һәм кудыру цехы УКПНда өйрәнүләр уздыру планлаштырылды. Шул план нигезендә янгын сүндерү буенча өйрәнүләр уздырылды.

    Легенда буенча, стабильләштерү колоннасына килүче торбалар ярылудан чыккан нефть газларыннан шартлау булып, янгын чыгу куркынычы туа. УКПН операторы, авария булганын күреп, цех җитәкчесенә, ЦИТСка һәм 24 нче янгын сүндерү частенә хәбәр итә. Операторлар УКПНны тиз арада туктаталар, колонналарны пар белән урап алу системасын, бер үк вакытта эшләгән мичләрнең дә пар белән каплау системасын кабызалар. Пар болыты, барлыкка килгән газ болытын сыегайтып, һаваны дымландырып, шартлау булудан саклый. ЦКППНның штаттан тыш янгынга каршы формированиесе куркыныч туган урынга нормативка сыешкан вакытта җыела һәм аварияне локализацияләргә керешәләр. Колонналарда куелган стационар лафет җайланаларыннан су коендыра башлыйлар. Нефть түгелгән җирләргә, янгын чыга калса дип, янгын сүндерү җайланмалары куеп чыгалар. Персоналның барлык хәрәкәте белән цех җитәкчесе Рәсим Мусин җитәкчелек итә.

    Янгын сүндерүче расчетлар, килеп җитү белән, су китерү җайланмаларын урнаштырырга керешәләр. Тревога буенча килеп, ике янгын сүндерү автоцистернасы һәм бер терсәкле күбек белән янгын сүндерү күтәрткеч - машина колонналар янына урнаша. Терсәкле күбек бирүче машина лафет стволын колонна өстенә күтәреп су бирә. Бу тыштан сугару һәм суыту өчен шулай эшләнә. Янгын сүндерүчеләр колоннага ике яклап су бирү җиңсәләрен суза.

    Ул арада җитәкчеләр дә килеп җитте: "Азнакайнефть" идарәсенең ПБ һәм ТБ буенча баш инженеры урынбасары - бүлек җитәкчесе Таһир Шәймәрданов, хезмәткәрләре белән ПЧ-24 җитәкчесе урынбасары Александр Никулин. Хәрәкәт ПЧ - 24 җитәкчесе урынбасары Фәнил Һадиев күзәтү астында бара.

    Авария вакытында локализацияләнде. Барлык стабильләштерү колонналары туктатылды, нефть килүче коммуникациянең задвижкалары ябылды, мичнең кабынып китүенә ирек куелмады. Аларга ягулык килү туктатылды һәм суытылды. Янгын сүндерүчеләр колонналарны интинсив суытуга ирештеләр. Барлык практик өйрәнү эшләре тәмамланганнан соң, аны анализлауга керештеләр. Җитешсезлекләр, эшлисе эшләр ачыкланды, ә алар бар әле.

    Өйрәнүләр шулай булып торсын, янгын гына чыга күрмәсен, янгын сүндерүчеләрнең су бирү җиңсәләре гел коры торсын. Барысы да шундый теләктә калды.

    Нәфис Әхмәт, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: