Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кризиста оекбаш та тиз тишелә

    Нигәдер декабрьдән башлап акча җиткерә алмый интегәм. Артыгын ашамыйбыз да кебек, бәлкем әле, киресенчә, кайбер нәрсәләрне чикләргә дә туры килде. Ир дә аптырый, моңа кадәр җитә иде бит ди. Бу ни хәл соң дип, кулга калкулятор алып, хисапларга керештем. Аена ике кешелек гаиләгә шундыйрак сумма килеп чыкты: Ипи - көнгә...

    Нигәдер декабрьдән башлап акча җиткерә алмый интегәм. Артыгын ашамыйбыз да кебек, бәлкем әле, киресенчә, кайбер нәрсәләрне чикләргә дә туры килде. Ир дә аптырый, моңа кадәр җитә иде бит ди.

    Бу ни хәл соң дип, кулга калкулятор алып, хисапларга керештем. Аена ике кешелек гаиләгә шундыйрак сумма килеп чыкты:

    Ипи - көнгә 1 буханкадан 21 сумнан - 630 сум;

    Сөт - чәйгә генә тотканда (өч көнгә 1 л) - 600 сум;

    Чәй - (атнага 200 г) - 600 сум;

    Ит - көнгә кимендә ярты килодан гына да - 3750 сум;

    Ярмалар, макарон - 200-300 сум;

    Он - 5 кг югары сортлы - 200 сум;

    Ак май - көнгә ярты пачкадан - 1000 сум;

    Сыек май - иң очсызы - 50 сум, яхшысы -86 сум;

    Шулай итеп, 7 мең сумлап чыга.

    Әле моңа шикәр, тоз, көнкүреш кирәк-яраклары, яшелчә, җимеш кермәгән. Бәрәңгесе, суганы, кишере, чөгендере үзеңнән дигәндәй. Кунак-төшем булса, үзегез беләсез, тагын да ярыйсы гына чыгымнарга туры килә.

    "Әллә соң артык күп ашыйбызмы?" - дип башкалардан сораштырасы иттем.

    -1 февральдән пенсияләр арту белән кибеттә азык-төлек тә күтәрелеп куйган. Хезмәт хакы гына артырга уйламый, - ди бер яшь гаилә.

    -Кесәгә ару сукты бу бәяләр артуы. Алманы гына ал, 35 сумнан 75 сумга менде бит! Яңа ел алдыннан хаклар күтәрелүен аңларга була. Инде февраль җитте. Бөрешеп, бозылып ята җимешләр, ник хакны төшермиләр икән? - ди бер урта яшьләрдәге ханым.

    Кемдә нәрсә кайгысы.

    -Ашау ягыннан үзгәреш сизмибез, менә чит илгә сәяхәтләргә генә еш барып булмый башлады, - ди әнә берәү.

    Ашау-эчү белән торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре өчен түләүләрне онытканым кылт итеп исемә төште. Балалы кешенең балалар бакчасы, мәктәптә тукланган өчен түлисе дә бар бит әле. Тутырмасын, сырын, кәнфитен дә сорап кына тора нәни организм.

    Акчага кытлык чагында нигәдер оекбашлар да тиз тишелә! Әллә күп уйланудан, борчылудан баш авырта, йөрәк чәнчи, ашказаны чыгымлый... Дәваланырга дарулар алырга кирәк.

    Транспортка, бензинга...

    Һи, бу кирәкнең очы-кыры күренми, ләбаса! Мөгаен, илдәге һәм гаиләдәге кризисны бәрәңге белән җиңүгә күчми булмас. Нинди авыр чорларда да ачлыктан бәрәңге саклап калган. Иң мөһиме, ил-көннәр тыныч булсын да, икмәк белән бәрәңге күкрәп уңсын!

    Шареза

    Сүз уңаеннан

    Татарстанда кулланучылар кәрҗине буенча яшәү минимумы айга 6310 сум тәшкил итә.

    Бәяләр хакында фикерләрегезне aznakaevo-rt (+16) сайтында белдерә аласыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: