Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күрде инде башкайлар...

    22 июнь - Сабантуй көнне сугыш чыкты. Икенче көнне үк кешеләрне хәрби комиссариатка чакырып, фронтка алып киттеләр. Һәр көнне авылдашларны сугышка озаттык. "Туры юл" колхозы (Урманай авылы) рәисе Рәшитов, авыл Советыныкы - Хәйдәров иде. Игеннәрне урып-җыю картлар, хатын-кызлар, балаларга калды. Ул елны ашлыкны эшкәртеп бетерә алмагач, кышын карны селкеп урдылар,...

    22 июнь - Сабантуй көнне сугыш чыкты. Икенче көнне үк кешеләрне хәрби комиссариатка чакырып, фронтка алып киттеләр.
    Һәр көнне авылдашларны сугышка озаттык. "Туры юл" колхозы (Урманай авылы) рәисе Рәшитов, авыл Советыныкы - Хәйдәров иде. Игеннәрне урып-җыю картлар, хатын-кызлар, балаларга калды. Ул елны ашлыкны эшкәртеп бетерә алмагач, кышын карны селкеп урдылар, молотилкада суктылар. Аның машинисты Шәрип абый Галиуллин иде. Без дә, көндезен үз урыннарыбызда эшләп, төннәрен ашлык сугарга йөрдек. Сугылган ашлык хөкүмәткә тапшырылып тора. Ферма мөдире булып Галимә апа эшләде. Ир-атлар сугышка китеп беткәч, колхоз рәисе итеп авыл Советы секретаре Сабир Шәриповны куйдылар.
    1942 елда "Туры юл" колхозы икегә бүленде. Түбән очта Молотов исемендәге колхозны Хаҗи Вәлиәхмәтов җитәкләде, хисапчысы - Әсгать Вәлиев; Ворошилов исемендәге колхоз җитәкчесе - читтән килгән Фазуллин, хисапчысы Туйкә авылыннан килгән хатын-кыз иде, ул киткәч сугыштан яраланып кайткан Мөдәрис Әхмәтхановны куйдылар.
    Халыкның ашарына юк, бәрәңгесе булган кеше арурак яшәде. Маллар арасында ящур чире таралды. Сарыклар кырылды, бригадир Камилә Шакирҗанованы моның өчен төрмәгә утырттылар.
    Авылны унйортлыкларга бүлеп, безне агитаторлар итеп билгеләделәр. Безгә күп төрле эш йөкләнде. Фермада дуңгыз балалары үлә башлагач, һәр йортка берәр дуңгыз баласы таратырга куштылар. Бер кеше дә аларны алырга теләми. Без ишекләрен ачабыз да, дуңгыз баласын кертеп, кире чыгып йөгерәбез. Ул дуңгыз балаларының күбесе үлеп бетте, ике генә гаилә үстереп тапшырды. Язгы чәчү вакытында агитаторларны, урлашулар булмасын дип, күзәтергә чыгардылар. Җылы киемнәр җыю, заемнар түләтү - болар барсы да агитаторлар җилкәсендәге эшләр иде.
    1941 елның кышы бик салкын булды. Температура 45-50 градуска җитте. Кешеләрнең ягарына утыннары юк, чәчелмичә калган җирләрдә үскән әремне ташып ягабыз. Кем ничек алып кайта ала-кем "уфалла" арбасы белән, кем бәләкәй чана белән, кем җилкәсенә күтәреп ташый. Таллыктан рөхсәтсез тал кисү юк, аны һәрбер йортка бүләләр иде.
    Халык ач, күбесенең бәрәңгесе язга чаклы да җитми. Тәрбия булмагач, кызамык чиреннән балалар күп үлде. Авылда йогышлы чирләр, тимгелле тиф белән авыручылар күбәйде. 1944 елда яз көне кар астында кышлаган башак җыеп ашап агуланып, авыз-борыннан кан китеп (ангина) үлүчеләр булды. Безнең авыл Советы территориясендә 16 кеше бу чирдән вафат булды. Зәкиянең 4 баласын икешәрләп җирләделәр. Авыллары белән үлүчеләр булды. Шушы елны Америкадан ярдәм килде. Көн саен 50 кешегә, аеруча авыр яшәүче гаиләләргә азык-төлек бирелде, аны Камилә Шакирҗанова пешерде. Кеше саен 10ар грамм шикәр, май. Язгы чәчү вакытында да шул ризыкны ашаттык. Халыкка җылы киемнәр дә кайтты. Аны авыл Советы таратты. Бу вакытта аның рәисе Заһидә Хасбулатова, секретаре Тәскирә Хаҗиева иде. Сугыштан яраланып кайткан ирләрне колхоз рәисе итеп башка авылларга җибәрделәр. Идият Галиев Чалтаймаска, Мөҗәһит Мирсәитов Стәрлебашка, Харис Галиев Туйкәгә китте. Халыкның хәле көннән-көн начарлана, колхозның да хәле әйбәт түгел. Халыкка бирергә икмәк хөкүмәт заданиесеннән калмый. Бар ышаныч бәрәңгедә. Тормыш авырлыкларына карамастан, халыкның күңеле шат иде. Авыл яшьләре бергәләп спектакльләр куйдык: "Галиябану", "Асылъяр" ны... Концертлар оештырдык. Мин бик матур җырлый идем, музыка училищесына укырга керергә теләгән идем дә, әти җибәрмәде. Казан артистлары да килә иделәр. 1944 елда Рәшит Ваһапов концерт бригадасы килде. Акчаны колхоз түләде. Җир кардан арыну белән халык черек бәрәңге җыярга басуга чыга. Ул бәрәңгене он итеп тартып, төче итеп катырып ашыйлар . "Кәлҗемә" диләр иде аны. Ат кузгалагы, чөгендер яфрагы, җиләк өлгергәч, җиләктән аш пешереп ашый идек. Тракторчылар да хатын-кызлар: Зөләйха Хәкимова, Фәүзия Вәлкәева, Тәзкирә Мәгъсүмова, комбайнда Гаян Хәйдәрова. Өстән яңгыр явып торса да комбайнны ремонтларга кирәк. Гаян комбайн астына кереп ята иде дә: "Ходаем, я ир бир, я чир бир", - ди торган иде. Тели белсәң - теләк, тели белмәсәң - имгәк, дип халык юкка гына әйтмәгән. Үпкә чиреннән вафат булды ул. Иң озак эшләгәне Зөләйха булды. Ир-ат булмагач, күп җирләр сөрелмичә, чәчүлек орлык җитмичә буш кала. Симәнәне язгы пычракта Ютазыдан бәләкәй чана белән ташыдык. Укытучылар да, мин дә симәнә ташырга йөрдек.
    1943-44 елларда мин авылның комсомол секретаре итеп билгеләндем. Илбәк авылына Советлар Союзы Герое Әкрәм Вәлиев кайткач, аның белән очрашу өчен райкомол Пленумы уздырдылар.
    Безне "сугыш бетәр" дигән өмет яшәтте. Сугыш Германиянең үз җирендә бара, җиңү көне якынлаша, дип куанабыз. Молотов исемендәге колхозга рәис итеп Хаҗи абый урынына сугыштан кайткан Җәлил Галиев сайланды. Хәбиб абый Хәйдәров та яраланып кайтты. Ул авыл Советы рәисе булып эшли башлады. Аның хатыны Мөнирә апа да кайтып авылда укыта башлады (сугыш вакытында аны апасы алып киткән иде).
    Үзем турында да берничә сүз. Мин Урманай авылына 1939 елда Казан медицина училищесын тәмамлап килдем. Сугыш елларында эшләү бик авыр булды. Медпунктка бина юк, кеше өйләрендә эшләргә мәҗбүрбез. Ягарга утын юк, санитарка әрәмәдән тал кисеп алып кайтып яга. Сугыштан кайтучылар да авылда тормыш авыр булгач, шәһәргә китәләр . Авыл Советы территориясендә 5 авыл, һәркайсына мин медицина хезмәте күрсәтәм, һәр авылга җәяүләп йөрим. Бер тапкыр Галимовка авылында 7 баланы эт тешләде, аларга 40 көн буена укол ясарга кирәк булды. Кичен ясыйм да, кунып, икенче көнне тагын ясап, кайтып китәм. Кич килүемә алар уколдан куркып качалар, эзләп алырга кирәк.
    Районда 3 кешегә "Сәламәтлек саклау отличнигы" билгесе бирелде, шуларның берсе мин идем.
    Тормыш иптәшем исән-сау әйләнеп кайтты. Ул вафат булганга да инде күп еллар үтте. Мин бүгенге көндә кызым һәм киявем тәрбиясендә яшим.
    Гайшә Ихсанова, тыл ветераны

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: