Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күрде дә соң башкайлар...

    30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне Ата-бабамның төп нигезе Азнакай районының Сарлы авылы. Мулла бабам Нуретдин батраклар тотмастан, гаилә үз көче белән көн күреп яши. Биш улы, ике кызы була. 1928 елда бабам советлар карары белән кулга алына. Абзар-курага ут төртеп, мал-туарга зыян салалар, Нуретдин мулланы "халык...

    30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

    Ата-бабамның төп нигезе Азнакай районының Сарлы авылы. Мулла бабам Нуретдин батраклар тотмастан, гаилә үз көче белән көн күреп яши. Биш улы, ике кызы була. 1928 елда бабам советлар карары белән кулга алына. Абзар-курага ут төртеп, мал-туарга зыян салалар, Нуретдин мулланы "халык дошманы" дип, Казан төрмәсенә җибәрәләр. Бер елдан ул исән-имин әйләнеп кайта. Әмма бу алда күрәселәрнең башы гына булган икән. 2-3 елдан бабамның һәм безнең гаиләне "кулаклар" тамгасы, "муллабай" исеме тагып, сөргенгә җибәрделәр.

    1931 елның 20 июне иде ул. Өебезгә тентү үткәрделәр, бөтен мал-мөлкәтебезне авыл Советына алып киттеләр. Әни белән әбинең өстенә кигән ике кат күлмәкнең дә берсен салдырып алдылар. Конвойлар озатуында Туймазы станциясенә барып җиттек. Поездда Магнитогорск шәһәренә барып төштек. Кыр яланда камыштан шалаш ясап, башта шунда яшәдек. Поездда ук чирли башлаган энем вафат булды. Суыклар башлангач, баракларга урнаштырдылар. Кем каян нәрсә таба-шуның белән көн күрде. Әти, энеләре һәм әнием тамак ялына домна мичләре төзүдә эшләде. Озак та тормый сеңлем, әбием чирләп үлеп китте. 1932 елның кышында магнит рудасы шахтасына күчерделәр. Монда күпчелек мордвалар иде. Америка инженерлары яшәгән яктан хатын-кызлары һәм картлары без, балаларны жәлләп, ипи, балык ише ризык бирәләр иде. Бараклар суык, ачлык, ялангачлык... Көн саен кешеләр үлә. Аларны носилкаларда моргка чыгаруда балаларны да булышырга мәҗбүр итәләр иде. Ворошилов килеп киткәч кенә хәлләр бераз үзгәрде: ашау әз булса да яхшырды, мунчада юына башладык (җанга тигән бет кимеде).

    Хәер, бу чорларда күргән-кичергәннәрне язып кына бетермәлеме соң! Дөньялар рәтләнеп китеп, гаиләбез Үзбәкстанга, аннан Таҗикстанга күчкәннән соң "кулак", "халык дошманы" булуыбызны белүләреннән куркып яшәгән чакларны да онытасым юк.

    Реклама

    Әтиемнең бер аягы гарип калса да, аны Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка алдылар. Анда яраланып, туган якларга кайтып дөнья куя. Үзем сугышка 1942 елда киттем. Воронеж шәһәре тирәсендә барган дошман белән бәрелешләрнең берсендә авыр яраландым, госпитальдә бик озак дәваланганнан соң, хезмәткә яраксыз дип, мине кайтарып җибәрделәр.

    1994 елда, ниһаять, үземнең туган якларга кайту да насыйп булды һәм мин нахакка рәнҗетелеп сөргенгә җибәрелгән гаиләбезне аклау турында документлар җыя башладым. Кайтып төпләнгән Бөгелмә белән Азнакай арасын шактый таптарга туры килде. Сарлы җирле үзидарә башлыгы Хәмит Насыйровның ул чакта ярдәме бик зур булды. Суд карары белән сәяси репрессия корбаннары булуыбыз танылды һәм гаиләбез акланды.

    Әнә шулай безнең кебек никадәр гаиләнең язмышы төбе-тамыры белән актарылды, күпме кеше нахакка рәнҗетелде, гомерләр хаксызга кыелды... Юк, ул чорларның бер генә көне дә хәтердән чыгарлык түгел.

    Баян Нуретдинов, Бөгелмә шәһәре

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: