Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күрүчеләр юкмы

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге 1985 елгы удмуртияле Сибирев Николай Васильевичны эзли. Ул агымдагы елның 25 маенда Удмуртиядән Азнакайга эшкә дип килә, Әгерҗе авылы кырындагы урманда урнашкан вагонда яши. 29 май көнне билгесез юнәлештә чыгып китә. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди мәгълүмат та юк. Билгеләре:...

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге 1985 елгы удмуртияле Сибирев Николай Васильевичны эзли. Ул агымдагы елның 25 маенда Удмуртиядән Азнакайга эшкә дип килә, Әгерҗе авылы кырындагы урманда урнашкан вагонда яши. 29 май көнне билгесез юнәлештә чыгып китә. Шул көннән алып аның кайдалыгы турында бернинди мәгълүмат та юк.
    Билгеләре: карап торышка 30 яшьлек, озын буйлы, яшел күзле, чәче ачык-коңгырт төстә, кыска итеп алынган. Өстендә зәңгәр төстәге спорт чалбары (ике ягыннан ак сызыгы да бар), соры куртка, зәңгәр футболка, аягында кара төстәге артсыз резин түфли (шлепанцы) булган.
    Н.В.Сибирев турында нинди дә булса мәгълүматка ия кешеләрнең 02 яки 7-30-87 телефон номерлары буенча шалтыратулары сорала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: