Азнакаево
  • Рус Тат
  • Котлыйбыз Зиннәтуллина Галия Вагыйзь кызын!!!

    Азнакайда яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Зиннәтуллина Галия Вагыйзь кызына 27 июньдә 70 яшь тула. 40 ел мәктәптә эшләп, өч бала үстердегез, алты оныкка әби булдыгыз, ике оныкчык бар сездә. Күпме генә бәхет теләсәк тә, Бик аз булыр кебек тоела. Кирәк чакта ярдәм кулы суздыгыз, Шәфкатьле сез һәрбер балага. Шуңа сезне...

    Азнакайда яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Зиннәтуллина Галия Вагыйзь кызына 27 июньдә 70 яшь тула. 40 ел мәктәптә эшләп, өч бала үстердегез, алты оныкка әби булдыгыз, ике оныкчык бар сездә.

    Күпме генә бәхет теләсәк тә,

    Бик аз булыр кебек тоела.

    Кирәк чакта ярдәм кулы суздыгыз,

    Шәфкатьле сез һәрбер балага.

    Шуңа сезне бары да яраталар,

    Дус ишләрегез йөри килгәләп.

    Сау-сәламәт булып, сиксәнне дә

    Үткәрергә язсын бергәләп.

    Иң изге теләкләр белән: балаларыгыз, кияүләрегез, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: