Азнакаево
  • Рус Тат
  • Компьютер белән дуслашып

    2 февральдә Азнакай районында «Интернет-озын гомер» проекты старт алды - Районда 90нан артык кеше занятиеләргә йөри башлады. Укулар Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе мәктәпләрендә түләүсез уза, - дип хәбәр итте мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина. - Курсларда укырга теләүчеләр мәшгульлек үзәгендә теркәлә. 2012 елда өлкән яшьтәге 270 кешене компьютер грамотасы...

    2 февральдә Азнакай районында «Интернет-озын гомер» проекты старт алды

    - Районда 90нан артык кеше занятиеләргә йөри башлады. Укулар Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе мәктәпләрендә түләүсез уза, - дип хәбәр итте мәшгульлек үзәге директоры Надежда Юдина. - Курсларда укырга теләүчеләр мәшгульлек үзәгендә теркәлә. 2012 елда өлкән яшьтәге 270 кешене компьютер грамотасы нигезләренә укыту планлаштырыла. Уку буенча нинди дә булса сорауларыгыз туса, 7-56-89 телефоны аша мәшгульлек үзәгенә шалтыратыгыз, - ди ул, өлкән яшьтәгеләргә мөрҗәгать итеп.

    Надежда Валентиновна әйтүенчә, компьютерны үзләштерергә теләүчеләр күп. Өлкән буын кешеләре яшьләрдән калышырга теләми. Ә компьютер аларга заман белән бергә атларга, вакыйгалар үзәгендә кайнарга ярдәм итәчәк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: