Азнакаево
  • Рус Тат
  • Коллектив горурлыгы

    Әлеге рәсемдәге мөлаем ханым - Валентина Сидорова, биредә үзенең хезмәт юлын 1982 елның җәендә оператив бригада электромонтеры буларак башлый. Бер үк вакытта читтән торып нефть техникумын тәмамлый, техник-электрик белгечлеге ала. Әлмәт электр челтәрләренең 2 нче район авыл бүлү челтәрләрендә диспетчер була. Соңгы вакытта Азнакай районы электр челтәрләренең оператив-диспетчер төркеме диспетчеры...

    Реклама

    Әлеге рәсемдәге мөлаем ханым - Валентина Сидорова, биредә үзенең хезмәт юлын 1982 елның җәендә оператив бригада электромонтеры буларак башлый. Бер үк вакытта читтән торып нефть техникумын тәмамлый, техник-электрик белгечлеге ала. Әлмәт электр челтәрләренең 2 нче район авыл бүлү челтәрләрендә диспетчер була. Соңгы вакытта Азнакай районы электр челтәрләренең оператив-диспетчер төркеме диспетчеры вазифасын башкара.

    Биредә эшләү елларында Валентина Владимировна үзен тырыш, эшен җиренә җиткереп башкаручы белгеч буларак таныткан. Әдәпле, итагатьле ханымны хезмәттәшләре ихтирам итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: