Азнакаево
  • Рус Тат
  • Клара Булатова: “Минем бакчам шигъри түтәлдер”

    Дүрт дистәдән артык китабы булган олпат язучыбыз, танылган шагыйрә Клара Булатованың гаҗәеп талантлы сүз остасы булуына шаклар катмалы. Һәр күзәнәгенә шагыйрьлек рухы сеңгән Клара апабыз Азнакай үзәк китапханәсендә узган очрашу барышында да шигъри юллар белән генә җавап бирә дә куя. Әдибә авызыннан чыккан тирән мәгънәле һәр сүзне укучылар тын да...

    Дүрт дистәдән артык китабы булган олпат язучыбыз, танылган шагыйрә Клара Булатованың гаҗәеп талантлы сүз остасы булуына шаклар катмалы. Һәр күзәнәгенә шагыйрьлек рухы сеңгән Клара апабыз Азнакай үзәк китапханәсендә узган очрашу барышында да шигъри юллар белән генә җавап бирә дә куя.
    Әдибә авызыннан чыккан тирән мәгънәле һәр сүзне укучылар тын да алмый тыңлыйлар. Балаларның психологиясе, теле, фикерләве, иҗатын бар күңеле белән аңлаган кеше генә шулай сөйли аладыр. Балаларны чын күңеленнән яратканга шигырьләре дә шулай җиңел языладыр.
    - Мин беркайчан да көчәнеп язмыйм, - ди Клара апа Булатова. -Алар үзеннән-үзе языла. Азнакайдагы балаларның чиста ана телендә сөйләшүенә, сәнгатьле итеп яттан шигырьләр укуына чын күңелдән сөенеп утырам. Шигырь сөйләү - акыл гимнастикасы да бит әле ул.
    Мөгаллимнәр гаиләсендә туып үскән кыз әтисе Гариф һәм әнисе Халисә һөнәренә тугрылыклы калып, гомере буе Әлмәт районы авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли. Укытучы буларак кына түгел, шагыйрә буларак та балаларда туган җиргә, хезмәт кешесенә мәхәббәт тәрбияләүче, аларның күңеленә игелек орлыклары салучы чын педагог ул.
    Менә бүгенге кичәгә дә Клара апаның шигырьләренә гашыйк мәктәп укучылары килгән. Шундый укучыларның берсе - өч ел рәттән шагыйрә Клара Булатова премиясе лауреаты Радик Хаҗиев. Ул шагыйрә әнисе Гөлчәчәк белән бергә язган җырын гармунда уйнап, җырлап та күрсәтте. Шушы премиягә ия булган Нәзилә Хөсәенова да Клара Булатова иҗатына бик эчтәлекле күзәтү ясаган.
    Район "Маяк" газетасы баш мөхәррире Гөлгенә Кәримова әдибәнең шигырьләрен укып үскән муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән Азнакаебызга килеп, шундый матур кичә бүләк иткән өчен Клара Булатовага зур рәхмәт белдерде.
    Шигърият аның иманы, кыйбласы булган шагыйрә, СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның Атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхбәтуллин исемендәге әдәби бүләк иясе Клара апа Булатова Габдулла Тукай исемендәге премиягә кандидат буларак тәкъдим ителде. Татар шигъриятендә зур урын тоткан әдибә, киң кырлы иҗат әһеле, әлбәттә, моңа бик тә лаек. Кичәгә килгән бер төркем Азнакай язучылары да шул ук фикерне белдерделәр.
    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: