Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кискен суклар вакытында Азнакайда җылылык бирү буенча проблемалар булмады

    Безнең якның кискен-континенталь географик зонага урнашуыннандыр инде, һава торышы бер дә тотрыклы түгел. Яңа ел башыннан гына да ничә тапкыр җылытты да, термометр баганасы күрсәткече ничә тапкыр -20 градуска төшәргә өлгерде! Бәйрәм көннәрендә табигатьнең болай "шаяртуы" үзәктән җылытыла торган йорт фатирларындагы температураның кискен үзгәрүенә китермәдеме, аларда яшәүчеләрдә ризасызлык тудырмадымы? Шәһәрнең...

    Безнең якның кискен-континенталь географик зонага урнашуыннандыр инде, һава торышы бер дә тотрыклы түгел. Яңа ел башыннан гына да ничә тапкыр җылытты да, термометр баганасы күрсәткече ничә тапкыр -20 градуска төшәргә өлгерде! Бәйрәм көннәрендә табигатьнең болай "шаяртуы" үзәктән җылытыла торган йорт фатирларындагы температураның кискен үзгәрүенә китермәдеме, аларда яшәүчеләрдә ризасызлык тудырмадымы? Шәһәрнең төрле торак милекчеләре ширкәте хезмәт күрсәтә торган йортларда яшәүчеләргә шул сорауны бирдек.


    Әнәс Баязитов, Гагарин урамы, 19 йорт ("Универсал" ширкәте):


    - Мин, өлкән яшьтә булгач, урамга бик чыгып йөрмим. Шуңа күрә көннәрнең кинәт кенә җылынып китүен дә, суытуын да тәрәзәдән генә күзәтәм. Фатирда температура үзгәреше сизелми, кайнар суы да килеп тора. Әмма ЦПВС белән Маркензон җитәкчелек иткән, бүлмәдә җиңелчә генә киенеп йөргән яшь чаклар барыбер сагындыра!


    Альберт Нурмөхәммәтов, Нефтьчеләр урамы, 21 йорт ("Наш дом" ширкәте):


    - Фатирым салкын дип зарланмыйм. Андыйлар бар икән, урамнан җил кермәслек итеп ишек-тәрәзәләрен ныгытсыннар.


    Фәнил Гыйләҗев, Солтангалиев урамы, 33 йорт ("28 нче квартал" ширкәте):


    - Кайнар су да, җылылык та бар. Түзәрлек.


    Калган ТСЖларга караган йортларда яшәүчеләрдән дә җитди ризасызлык сүзләрен ишетергә туры килмәде.


    Азнакай шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Шәкүров та быел фатир суыклыгыннан зарланучылар булмавын әйтте.


    Мәсьәләгә беркадәр ачыклыкны Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе җитәкчесе Азат Хәлимов кертте:


    - Йортларга бирелә торган җылылык, район буенча расланган график нигезендә, һава торышының нинди булуына карап, үзәкләштерелгән система аша көйләнә. Котельныйдан чыккан җылылыкны тигез бүлү һәм аның әйләнешен яхшырту максатыннан, линияләргә реконструкция уздыру барышында шәһәр челтәрләрен ике гидравлик зонага бүлдек. Болай эшләү линияләрдәге һәм фатир батареяларындагы җылылык басымын тиешле дәрәҗәдә тоту мөмкинлеге бирә. ТСЖларга караган күпчелек йортларда хисап узелы эшли. Аларда тиешле температура режимын саклый торган көйләү диафрагмасы, баланслау клапаны бар. Өстәвенә, хисап узелыннан файдалану кулланучыларга экономияләнгән акчаларын янга калдыру мөмкинлеген дә бирә.

    Наил АБДУЛЛИН,

    автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: