Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кисәк җылытачак, сак булыйк!

    Бу атна ахырында һава температурасының кискен үзгәрүе көтелә.

    Шимбәдән башлап, ул җылыта башлый һәм көндезге температура белән төнгесе шактый тибрәлә: иртән 19 градус булса, төнлә ул минус 2 не генә күрсәтәчәк. Ял көнендә исә 2 градус җылы булып, синоптиклар хәтта яңгыр явуын фаразлый. Әлбәттә, мондый кисәк үзгәреш йөрәк-кан тамырлары, кан басымы авырулыларга тәэсир итә. Шуңа да сәламәтлеккә сак булыйк. Урамнарда биналар яныннан узганда кар ишелү, сөнгеләр төшүдән сакланыйк. Аяк астының бозлавык булуы да игътибарлылык таләп итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: