Азнакаево
  • Рус Тат
  • Киләсе елда Яңа ел бәйрәме яллары 11 көн дәвам итәчәк

    Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Россиянең өчъяклы комиссиясе 2015 елда 11 көнлек Яңа ел бәйрәме яллары турында Россия Федерациясе хөкүмәте карары проектын хуплады, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцина хәбәр итүенчә, 3 гыйнвар - шимбә ялын җомга көне 9 гыйнварга һәм 4 гыйнвар -...

    Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Россиянең өчъяклы комиссиясе 2015 елда 11 көнлек Яңа ел бәйрәме яллары турында Россия Федерациясе хөкүмәте карары проектын хуплады, дип хәбәр итә ИТАР-ТАСС.

    Россия хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Любовь Ельцина хәбәр итүенчә, 3 гыйнвар - шимбә ялын җомга көне 9 гыйнварга һәм 4 гыйнвар - якшәмбе ялын дүшәмбе көне 4 майга күчерергә тәгъдим ителгән.

    Шулай итеп, 1-11 гыйнварларда илебез халкы Яңа ел бәйрәме ялларында булачак, шулай ук бәйрәм яллары дип 21-23 февраль, 7-9 март, 1-4 май, 9-11 май, 12 июнь һәм 4 ноябрь көннәре дә билгеләнде, дип яза www.tatar-inform.ru.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: