Азнакаево
  • Рус Тат
  • Хатын-кызлар советларында очрашулар бара (ФОТО)

    ​​​​​​​Районыбызның Эльвира Галиева җитәкләгән хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы үзенең активлыгы, бердәмлеге белән аерылып тора.

    Әниләр көне уңаеннан игълан ителгән айлык барышында районыбызның хезмәт коллективларында, авылларда нәфис затларыбыз нинди генә чаралар уздырмый: “Түгәрәк өстәл” сөйләшүләре, табиблар, психологлар белән әңгәмәләр, кул эшләре күргәзмәләре, кич утырулар... Әле шушы көннәрдә генә районның спорт идарәсе каршында эшләп килүче хатын-кызлар советы да үзенең чираттагы очрашуына җыелды. Анда катнашкан кунак – табиб Илдус Рәхимҗановның сәламәтлекне саклау, сәламәт яшәүгә багышлап ясаган чыгышы файдалы, урынлы булды. Ханым-туташлар үзләрен борчыган күп кенә сорауларга җаваплар алдылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: