Азнакаево
  • Рус Тат
  • Халык аларга юлны тапты

    Территориаль иҗтимагый үзидарәләрне төзегәндә, бусы тагын нәрсә инде дигәндәй, халык башта сәерсенеп торды. Хәзер инде асылын белеп алгач, тупсаларыннан өзелмиләр. Ни дисәң дә, олы җитәкчеләрнең ишеген шакыганчы, үз кырыңда йөргән кешегә моң-зарыңны сөйләү дә, үтенеч-гозереңне җиткерү дә җиңелрәк һәм җайлырак.

    Шәһәребездә 13 территориаль иҗтимагый үзидарә бар. Аларның барысында да элекке хезмәтләрендә сыналган, актив һәм хөрмәтле кешеләр эшли. 3 нче территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе Лениза Кәлимуллина – шуларның берсе. Урсай кызында оештыру сәләте унынчы сыйныфны тәмамлау белән авылның комсомол секретаре, аннан мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшләгән елларда ук ачылып китә.

    Гаиләле булгач, шәһәр тормышы башлана. Азнакай «Сельхозтехника»сында склад мөдире вазифасы кыюлыгын арттырса, иминият компаниясенә күчкәч, халык белән аралашырга өйрәнә.

    Аның участогы нәрсәсе белән үзенчәлекле соң?

    – Безгә яңа көнчыгыш микрорайонындагы һәм подстанциядәге торак йортлар карый. Беренчесендә күбрәк яшьләр. Алар көнозын эштә. Аннан кайткач, ашарга пешерәсе, балаларын карыйсы… Шуңа күрә өмәләр оештырганда, алар көченә бик таянып булмый. Әле ярый ТОС рәисләре бердәм, нинди генә эшкә тотынсак та, күмәк башкарабыз, – ди Лениза Кәлимуллина.

    Ә эш җитәрлек! Быел гына да кырыктан артык өмә уздырганнар. 1 нче урта мәктәп коллективы белән бергәләп шул тирәдә агачлар утыртканнар. Директорлары Гүзәл Муллагалиева белән уртак тел табып, киңәшләшеп эшләү уңай нәтиҗәләрен бирә. Мәктәптә

    ветераннар белән очрашулар күңелле уза. Ике буын арасында элемтә җепләрен ныгыту өчен дә файдалы.

    Әмма тормыш бәйрәмнәрдән генә тормый. Халык үзен борчыган сораулар белән территориаль иҗтимагый үзидарә рәисенә килә.

    – Күбрәк коммуналь, юл мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәләр. Йортлар яныннан узучы югары вольтлы линияләрдән зарланалар иде, аларны күчертеп, мәсьәлә хәл ителде. Ярдәм итә җитәкчеләр, рәхмәттән башка сүз юк. Юллар салдылар, отмоскалар ясадылар. Нәрсә генә булса да, башта үзебезнең микрорайонга караган идарәче компания җитәкчесе Руслан Гәрәйшинга йөгерәм, – ди Лениза ханым.

    Конкурста 460 мең сумлык грант отканнар. Аны шушы территорияне чистарту, төзекләндерүгә тотканнар.

    Участокта 30 га якын инвалид яши. Аларны бәйрәмнәрдә игътибарсыз калдырмыйлар. Шәһәребезнең 6 һәм 14 нче балалар бакчаларында физик мөмкинлекләре чикле балалар өчен төркемнәрдә дә яраткан һәм көтеп алган кунак ТОС рәисләре.

    – Шул балалар белән уйнап, бүләкләр өләшеп кайткач, тормышка бөтенләй башка күзлектән карый башлыйсың, – ди Лениза Кәлимуллина.

    Подстанциядә яшәүче социаль имин булмаган гаиләләр белән дә эш бара. ДНД белән рейдларга чыкканда, һәрчак кереп, тәртипләрен тикшерәләр. Әмма кердең дә карап чыктың гына түгел. Кирәк булса, ярдәм кулы сузалар. Мәсәлән, Азнакай электр челтәрләре җитәкчесе Айдар Шәрәфиев берсенә йорт түбәсен ябуда матди ярдәм күрсәткән. Кемгәдер обойлар, буяулар алып биргәннәр.

    – Территориаль иҗтимагый үзидарәләрне халык хәзер белә, – диләр икән, димәк монда аларны җитәкләүчеләрнең тырыш хезмәте ята.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: