Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күгәрчен турында җыр

    Аның күңеленә бик авыр уйлар килде: “Әбием үлде, әтием ташлады, әнием яратмый... Мин бу дөньяда шулай япа-ялгызмыни? Мин беркемгә дә кирәк түгелмени? Алайса ник яшәргә?” 

    Шагыйрә, прозаик, журналист Рәмзия Габделхакова исеме китап сөючеләргә «Тау артында кояш бар», «Нишләттегез Гөлкәйне» кебек  җанга үтеп керешле әсәрләре аша яхшы таныш. Ул Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылында туган, хәзер Әлмәт шәһәрендә яши.  Ш.Бикчурин һәм С. Сөләйманова исемендәге премияләр лауреаты.

    Каләмдәш дустымның һәр әсәрен йотлыгып укыйм. Менә “Күгәрчен турында җыр” дигән хикәясеннән соң тирән уйга калдым. Ана белән бала мөнәсәбәте... Йөрәк җимешләребезгә тиешле назны, игътибарны биреп җиткерәбезме? Шулкадәр ашыгыч, болгавыр заманда яшибез, балаң белән бер утырып сөйләшергә серләшергә вакыт табабызмы? Ә аннан соң: “Каян чыга бу таш бәгырьле балалар?” – дибез...

     

    Рәмзия Габделхакова

    Күгәрчен турында җыр

    - Әнием, калдырма берүземне! Зинһар, алай озак йөрмә. Мин куркам бит.

    - Куркып утырырга бәбәй түгел лә! Кем тисен сиңа?! Ишек бикле, ләбаса. 

    Әнисен өйдә, үз янында озаккарак калдырыр өчен Гөлгенә төрле хәйләләр эзли. Начар укый башлады, укытучыларның әнисен мәктәпкә чакыруын, аны ачулануын теләде. Ул чагында әнисе күбрәк игътибар бирер иде дип өметләнде. Алай да барып чыкмагач, чирлегә сабышты, әле башым, әле эчем авырта дип зарланды. Әмма барыбер кызганучы, янында саклап утыручы булмады, ул һаман ялгыз иде. Әнисе кызга учлап дару тоттыра да: 

    - Көненә өч тапкыр эч, төренеп ят, - дип, тагын каядыр чыгып югала... 

    - Безгә күгәрчен турында инша язарга куштылар, - диде беркөн Гөлгенә әнисенең өйдә булуына шатланып. Ләкин Зарима бер зур түрәнең юбилей кичәсенә ашыга иде. Ул кызының сүзләрен яхшылап тыңлап- аңлап та тормый:

    - Белмим. Гомердә күргәнем юк, - диде.

    Кыз бу җавапка аптырады:

    - Ничек инде булмасын?! Алар бит шәһәрдә яши. Гел аяк астында йөриләр. 

    - Йөргәч, яз.

    - Әнием, хәтерлисеңме, әбием күгәрчен турында бер җыр җырлый иде, - дип җайлы гына дәвам итте сүзен унике яшьлек олыларча җитди, олыларча моңлы бала. - Тик мин аны онытканмын. Ничек соң инде, әнием?! Син бит белергә тиеш! Әбием аны сиңа да җырлагандыр бит.

    Ләкин әбисен искә төшерү дә ана күңелен эретә-җылыта алмады, ул һаман көзге янында үзен бизәү-матурлау белән мәшгуль иде.

    - Йөдәтмәле, кызым! Күгәрчен турында бернинди җыр белмим мин, башымны катырма. 

    Зарима киенде-ясанды да, чыгып китте, Ә Гөлгенә тагын ялгыз калды. Әбисенең җырын хәтерли иде ул, хәзер дә онытмаган иде. Әнисенең үзенә игътибар итүен, бер генә тапкыр булса да, бары үзе өчен җырлавын көткән иде. Кыз куллары белән йөзен каплады да, диванга бөгәрләнеп ятты. Аның елыйсы килә иде, тик нишләптер елый алмады. Үзен кызганып, әнисенә үпкәләп, шулай тын гына ятты да ятты. Аның күңеленә бик авыр уйлар килде: “Әбием үлде, әтием ташлады, әнием яратмый... Мин бу дөньяда шулай япа-ялгызмыни? Мин беркемгә дә кирәк түгелмени? Алайса ник яшәргә?” 
    Ә бит яшәмәскә дә була... Бу дөньядан котылуның ансат юллары бар... Гөлгенә укыган мәктәптән Лариса исемле кыз шулай итте. Дөрес, аны беркем рәнҗетмәгән, ташламаган, математикадан бишле урынына өчле куйган өчен генә, укытучыга үч итеп, өченче кат тәрәзәсеннән сикерде. Тик үлмәде, айлар буе больницада ятты, һәм айлар буе аның янында әти-әнисе, укытучылары, дуслары бөтерелде, Лариса яныннан кеше өзелмәде. Аны хәтта телевизордан күрсәттеләр. Гөлгенәгә анысы кирәкми, әнисен күрсәтүләре дә бик җиткән. Ул бары тик шуны гына тели: үләсе иде дә, әнисе аны ташлавына үкенеп көне-төне еласын иде! Гөлгенә кебек өйдә берүзе калып, моңаеп-саргаеп утырсын иде! 

    Һәм кыз тәвәкәлләде. Аның матур булып үләсе, үлгәч тә сөйкемле күренәсе килә иде. Шуңа күрә өстенә иң яңа, матур киемнәрен киде, куе чәчләрен толымга үреп, баш өстенә җыеп куйды. Аннары көзгегә карап озак кына үзенең ябык боек йөзенә карап торды да, балкон ишеген ачты. Бүлмәдәге бушлыкка ыжгырып кышкы салкын җил кереп тулды...

    Зарима ул төнне кунарга кайтмады, юбилей кичәсеннән соң алар ике пар бергәләп саунага киттеләр, аннары ул шул түрәнең дачасында куна калды... Сөяркәсенең кайнар кочагыннан туп-туры эшенә китте. Чәй эчеп утырганда эштәгеләрнең берсе әйтеп куйды:

    - Бүген төнлә Гагарин урамында бер кыз дүртенче кат тәрәзеннән ташланган икән. 

    - И бичара, нәрсә җитмәгән инде, –диеште хатыннар.

    Зарима дәшмәде, төнге кичерешләреннән айнып бетмәгән иде. 
    Кичен, эштән кайтып барганда, этен саф һава суларга алып чыккан бер күршесе очрап:

    - Кызыгызның хәле ничек? – дип сорагач күңелендә шик уянды уянуын. Тик барыбер тәрәзәдән сикерүченең Гөлгенә булуына ышанасы килмәде. 

    - Ярый әле, кар көрте өстенә килеп төшкән. Җәй көне булса, исән калуына бернинди өмет булмас иде, - диде эт йөртүче күрше. 

    Зарима хастаханәгә йөгерде. Гөлгенә аңында булса да, әнисе белән сөйләшергә теләмәде. Әйтергә теләгән сүзләре нәфрәт тулы, боздай салкын карашында иде. Кар көртенә егылып төшкән кызның йөрәге дә бозга әйләнгән иде...

    Терелеп, өйгә кайткач та, берни үзгәрмәде, ана белән кыз чит кешеләрдәй яши бирделәр. Зарима бер тапкыр да кызыннан:

    - Нигә болай эшләдең? - дип сорамады, кызыксынмады.

    Ә Гөлгенәнең әнисе белән сөйләшергә бернинди теләге юк иде... 

    Фото https://pixabay.com

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: