Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кешеләрдә алдагы көнгә ышаныч тусын

    Массакүләм мәгълүмат чараларында В.В.Путинның «Россия: милли мәсьәлә» дип исемләнгән мәкаләсе буенча фикер алышулар бара. Районыбызда күпмилләтле халык яшәвеннән чыгып, без дә бу язмага битараф кала алмадык һәм берничә иҗтимагый оешма вәкиленә мөрәҗәгать итеп, әлеге нәүбәттән фикерләре белән кызыксындык. Миргасим Кәримов, район ветераннар советы рәисе: -Безнең ветераннар советы күп төрле милләт...

    Массакүләм мәгълүмат чараларында В.В.Путинның «Россия: милли мәсьәлә» дип исемләнгән мәкаләсе буенча фикер алышулар бара. Районыбызда күпмилләтле халык яшәвеннән чыгып, без дә бу язмага битараф кала алмадык һәм берничә иҗтимагый оешма вәкиленә мөрәҗәгать итеп, әлеге нәүбәттән фикерләре белән кызыксындык.

    Миргасим Кәримов, район ветераннар советы рәисе:

    -Безнең ветераннар советы күп төрле милләт вәкилләреннән тора, арада татарлар, руслар, украиннар, чувашлар, яһүдләр дә бар. Кемнең нинди милләт кешесе булуы турында сүз чыкканы да юк. Без максатларны уртак итеп, бер йодрыкка тупланып, тату һәм дус, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәп ятабыз. Халыклар арасында шундый бердәмлек булмый икән, Россия дә юк дигән сүз.

    Владимир Владимирович күтәргән мәсьәләләр ил өчен бик мөһим. 20 ел дәвамында алар күтәрелмәде һәм җәмгыятьтә җыелып килгән проблемалар хакында, ниһаять, ачыктан-ачык сөйләшә алабыз. Бөек Ватан сугышы чорында миллионнарча качаклар безнең Татарстанда, Урта Азиядә, фронттан ерак башка төбәкләрдә сыену урыны тапты. Бер Үзбәкстанда гына да алты миллион гаиләнең килеп урнашуы хакында ишеткәч, шаккаттым! Менә хәзер, безгә килгән таҗиклар, казахлар, үзбәкләр турында ничек инде чит кешеләр дия алабыз? Окопта ятканда берәү дә син кайсы милләттән, нинди дин тотасың, дип сорамаган, күпләр русча белмәгән дә, әмма «За победу!», «В бой!» дигән сүзләрне барсы да аңлаган һәм мәгънәсен яхшы белгән. Халыкларның әнә шундый бердәмлеге белән Җиңүгә ирешелгән дә!

    Канәгать Якупова, инвалидлар җәмгыяте рәисе вазифаларын башкаручы:

    -Мин Россияне төрле чәчәкләр сибелгән келәмгә охшатам, анда төрле милләт кешеләре, телләр, йөзләр… һәм ул шуның белән гүзәл дә. Төрле булсак та, без бердәм һәм көчле.

    Элеккеге бердәмлек, дуслыкны кайтарырга кирәк. Моны мәктәптән башласаң, бала чактан сеңдерсәң әйбәт. В.Путинның «Россия: милли мәсьәлә» мәкаләсеннән соң якты киләчәккә ышаныч тагын да арта. Илебез бердәм, көчле, бай һәм сәламәт булсын!

    Азат Талибуллин, Азнакай шәһәренең 2 нче мәхәллә имам-хатыйбы:

    -Без җиде буын әби-бабаларыбызны белергә тиеш. Мин дә нәсел шаҗәрәсен ясадым һәм шуны ачыкладым: минем ерак әбиләремнең алты-унар балалары булса, әнинең әнисенеке бишәү булган, ә инде әнинең без нибары ике!

    Хәзердән үк тиешле чаралар күрелмәсә, 10-20 елдан демографик хәл тәмам мөшкелләнәчәк. Шуңа күрә дә кешеләрдә алдагы көнгә ышаныч уяту кирәк.

    Сугыш елларындагы патриотизм үрнәгенә безгә шактый ерак. Әмма иң беренче чиратта үзебезнең ил белән горурланырлык булсын. Үзебездә эшләнгән әйберләргә, ял итү урыннарына мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртергә кирәк. Чит ил әйберләре тыштан гына ялтыравык бит алар. Безнең үзебездә дә табигать Төркиянекеннән һич ким түгел, рәхәтләнеп ял итәрлек.

    Милли теләктәшлек-дөньяның һәм илнең чәчәк атуына төп этәргеч. Без моны аңлыйбыз һәм шуңа омтылабыз икән, димәк без дөрес юлда. Милләтләрне берләштерү анда-санда үткән чаралар белән генә түгел, һәр көнне, һәрдаим алып барылырга тиешле эшчәнлек булсын. Чын патриотлар шулай итә дә. Россия халкының милли бердәмлеген бөтен дөнья күрсен, белсен.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: