Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кеше китә, җыры кала

    Ибраһим Вәлиевнең тормыш юлы "Маяк" газетасы тарихыннан аерылгысыз. Ул бөтен гомерен район басмасында иҗат эшенә багышлый. Аның алыштыргысыз журналисты була, мөхәррир урынбасары йөген дә тарта. Исеме республиканың иҗтиһат дөньясында, татар журналистикасында танылган каләмдәшебез турында истәлекләрне шактый язып булыр иде. Әмма без бүген сүзне аның җәмәгате Хәсбиямал апага бирергә булдык. Ибраһим...

    Ибраһим Вәлиевнең тормыш юлы "Маяк" газетасы тарихыннан аерылгысыз. Ул бөтен гомерен район басмасында иҗат эшенә багышлый. Аның алыштыргысыз журналисты була, мөхәррир урынбасары йөген дә тарта. Исеме республиканың иҗтиһат дөньясында, татар журналистикасында танылган каләмдәшебез турында истәлекләрне шактый язып булыр иде. Әмма без бүген сүзне аның җәмәгате Хәсбиямал апага бирергә булдык. Ибраһим ага хакында иң эчкерсез истәлекләрне гомерлек таянычы, иҗатташы, фикердәше булган иң якын кешесеннән дә яхшырак кем тәгаенли ала икән?!

    Бу чыннан да шулай. "Маяк" газетасының, "Мирас" журналының һәм республиканың башка басмаларының күптәнге төпләнмәләрен карыйм да, аның шулай икәненә янә инанам. Газетаның юбилей даталарын, матбугат көннәрен ел да гаиләбез белән көтеп ала идек. Бигрәк тә ирем Ибраһим Вәлиев. Гомерен газета белән бәйләгән кеше башкача булдыра да алмагандыр. Хәзер аңладым: үзем дә битараф кала алмыйм икән.
    Гомумән, Ибраһим үзенә дә, балаларга да бик таләпчән булды. Бу аның мәкаләләрендә дә ачык чагыла иде. Төгәллеге студент елларыннан ук килде. Үзенең хезмәтен яраткангадыр, балаларны да алган һөнәрләренә тугры булырга өндәде. Балаларның гына түгел, оныкларның да һәр уңышына шатлана-сөенә белде. Татар милләтенең киләчәге өчен янып-көеп яшәде. Халык санын алуда татар милләте нинди урын тотыр? Нәтиҗәсе ничек булыр, дип көтте.
    Үзе үтә киң күңелле кеше иде. Әле генә эшкә килгән журналистларны, даими тору урыны булганчы, үзебезгә сыендырды. Алга таба да хезмәттәшләре Абдулла Клюшин, Роза, Мөгамбәр, Шәрифуллиннар, Әхәт Мөхәммәтшин, Ирек Бәдертдинов, Әсгать Сәгытдинов белән аралашып яшәдек. Журналистны аяклары туйдыра, диләр. Үшән кеше, мөгаен, бу юлны сайламыйдыр да. Ибраһим исә үзе алдан юл ярып йөри иде. Җир тетрәүдән соң үз инициативасы белән «Совет Татарстаны» газетасыннан юллама алып, Ташкентка китте. Соңыннан андагы хәлләрне яктырткан тулы бер серия материаллар бастырды. Журналист язмышы аны бик гыйбрәтле язмышлар, күренекле шәхесләр белән очраштырды. Ташкентка баргач, Муса Җәлилнең көрәштәше Г.Фәхретдиновны эзләп тапты. Йортыбыз Геройлар аллеясы белән янәшә. Еш кына юлым шуннан уза. Заманында Ибраһим шул геройлар белән аралашып, алар хакында күп кенә очерклар бастырган кеше буларак, әлеге аллея миңа бигрәк тә якын. Язучылар да өебездә еш булды. Гариф Ахунов, Диләрә Зөбәерова, Фаил Шәфыйгуллин белән очрашулар истәлеге күңелдә әле булса саклана.
    Елның-елында «Правда» газетасыннан, «Журналист», «Нефтяник» журналларыннан, республика матбугат органнарыннан килгән күпсанлы дипломнар, Мактау грамоталары тынгысызлыгы нәтиҗәсе. Шул елларның истәлеге булып классик язучыларның бүләккә бирелгән күптомлыклары әле дә булса саклана.
    Гомер буе «Маяк» газетасы редакциясендә эшләп, лаеклы ялга чыккач та каләмен ташламады ул. «Мирас» журналының региональ бүлеге җитәкчесе булды. Оештыру сәләтле милләтпәрвәр буларак, Ибраһим анда да күп эш башкарды.
    «Маяк» газетасы чын мәгънәсендә төбәгебезнең елъязмасы. Елныкын-елга бөртекләп җыеп барган газета төпләнмәләрен еш актарам. Күпме кешенең хезмәт нәтиҗәсе монда. Һәр сүз ташка уелган кебек шул чорның аһәңен җиткерә.
    Хәсбиямал Ганиева-Вәлиева,
    Татарстанның атказанган укытучысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: