Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күңелле дә соң Азнакай кичләре!

    Яшьләр үзәгендә хезмәт коллективлары командалары “Азнакай кичләре” зирәкләр уены-тамаша - шоуга җыелды.

    Ул һәр елны 28 апрель көнне үтүче Хезмәтне саклау көне уңаеннан оштырылды.

    15-18 апрель кичләре җанга рәхәт, күңелләргә хөррият иңдерде. Залдагы йомшак диваннарга таралып утырып, егетләр–кызлар хезмәтне саклау белән бәйле сорауларга җаваплар бирде, тәкъдим–фикерләре белән уртаклаштылар. Оешма-предприятиеләрдән килгән 18 команда бер-берсенә лаеклы көндәш булды. Юк, зирәклек, осталык, белем буенча ярышу гына түгел, ә чын мәгънәсендә ял итү, бер тугарылып алу, күңел ачу да булды.

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: