Азнакаево
  • Рус Тат
  • Казан венчур ярминкәсе чакыра

    25 апрельдә VII Казан венчур ярминкәсе узачак. Анда катнашырга үз бизнесын үстерү өчен шәхси инвестицияләр җәлеп итү белән кызыксынган компанияләр чакырыла. Продукцияләрен яки хезмәтләрен югары өстәмә бәя белән эшләүче, югары үсеш темпына ия булган һәм проектның эчке керемен елына 30%тан да ким тәэмин итмәгән компанияләрнең инвестиция проектлары 2012 елның 17...

    25 апрельдә VII Казан венчур ярминкәсе узачак. Анда катнашырга үз бизнесын үстерү өчен шәхси инвестицияләр җәлеп итү белән кызыксынган компанияләр чакырыла.

    Реклама

    Продукцияләрен яки хезмәтләрен югары өстәмә бәя белән эшләүче, югары үсеш темпына ия булган һәм проектның эчке керемен елына 30%тан да ким тәэмин итмәгән компанияләрнең инвестиция проектлары 2012 елның 17 февраленә кадәр "ТР инвестиция-венчур фонды" дәүләт коммерцияле булмаган оешмасына җибәрергә кирәк. Шулай ук 10 февральгә кадәр Азнакай муниципаль районы башкарма комитетына ярминкәдә катнашуга тәкъдим ителәчәк проектлар хакында белдерүегез сорала.

    Ярминкәдә катнашу турында тулырак мәгълүматны "ТР инвестиция-венчур фонды" дәүләт коммерцияле булмаган оешмасы сайтыннан (http:// ivf.tatarstan.ru/rus.yarmarka.htm) яки 8(843) 570-39-27 телефоны аша алырга мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • Азнакай шәһәрендә Пионерия көнен билгеләп үттеләр
    • Азнакай шәһәрендә районы башлыгы Кубогына бадминтон буенча турнир узды
    • Азнакай районында Стәрле елгасы ярлары җимерелүен туктату максатыннан агачлар утыртылды
    • Азнакай шәһәредә ачык бассейнны төзекләндерәләр
    • "Эшкә - велосипедта" бөтенроссия акциясенә Азнакай да кушылды
    • "АЗНАКАЙның ҮЛЕМСЕЗ ПОЛКы" СМАРТМОБына СИН ДӘ КУШЫЛ
    Ночной режим