Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кайный Сарлы басулары

    Соңгы ике көндә районда урып-җыю эшләре тулы көченә кереп китте. «Азнакай» агрофирмасының Сарлы бүлекчәсе аеруча матур күрсәткечләргә ия. Н. ФАЗЛЫЕВА - 5653 центнер арпа суктырдык. Аның 2532 центнеры (районнан озатылган барлык ашлыкның яртысы диярлек) дәүләткә озатылды. Арпа уңышы гектарыннан 45 әр центнер чыга. Биредә комплекслы эш алып барыла. Иген суктырыла...

    Соңгы ике көндә районда урып-җыю эшләре тулы көченә кереп китте. «Азнакай» агрофирмасының Сарлы бүлекчәсе аеруча матур күрсәткечләргә ия.
    Н. ФАЗЛЫЕВА

    - 5653 центнер арпа суктырдык. Аның 2532 центнеры (районнан озатылган барлык ашлыкның яртысы диярлек) дәүләткә озатылды. Арпа уңышы гектарыннан 45 әр центнер чыга. Биредә комплекслы эш алып барыла. Иген суктырыла бара, артыннан ук салам төргәкләнеп эскертләргә куела һәм шунда ук көзгә җир дә эшкәртелә. Шул ук вакытта орлыкка көзге бодай егу эшләре бара, - ди әлеге ХПКга районнан беркетелгән җитәкче, озак еллар дәвамында үзе дә авыл хуҗалыгында эшләгән Гәрәй Хәмидуллин.
    Дүшәмбе көн Сарлы басулары бәйрәм төсен алды. 300 тоннага якын арыш суктырган комбайнчы Андрей Якимовичка берьюлы ике сертификат тапшырылды. Шундый ук сертификатка 160 тонна суктырган Әнвәр Әлһәмов та лаек булды. Андрей бу якларга Белоруссиядән үк килеп булыша, шул ук вакытта «Лида» комбайнына сынау да уздыра.
    - Биредә туклану да, эш шартлары да яхшы, уңыш әйбәт, үзара ярдәмләшеп, сөенеп эшлибез. Бездә комбайннар иртәнге 7-8 дә генә кузгала, ә сездә 5 тән үк чыгалар, - ди ул.
    Әйе, Сарлыда умарта күчедәй кайнашалар. Бу көннәрдә аларга яңа көч: Сарман районыннан килгән 7 комбайн һәм 3 «КамАЗ» да кушылды, алар районда иң беренчеләрдән булып көзге бодай участокларында урып-җыюга кереште... Шундый темплар белән уңышлы гына эшләгәндә сарлылыларның урып-җыю эшләрен 20 августка тәмамларга тулы мөмкинлекләре бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: