Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кайда да беренчеләр

    Әйе, әле кайчан гына "Тукай" ҖЧҖдә шаулап-гөрләп республика дәрәҗәсендә семинар-киңәшмә узган иде. "Тын алырга" да өлгермәделәр, тукайлылар районда иң беренчеләрдән булып хуҗалыкларда хисап җыелышларын башлап җибәрде. Нәсимә ФАЗЛЫЕВА Чубар Абдул авылы мәдәният йорты авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән шыгрым тулы иде. Хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков еллык эшкә йомгак ясап, тирән эчтәлекле...

    Реклама

    Әйе, әле кайчан гына "Тукай" ҖЧҖдә шаулап-гөрләп республика дәрәҗәсендә семинар-киңәшмә узган иде. "Тын алырга" да өлгермәделәр, тукайлылар районда иң беренчеләрдән булып хуҗалыкларда хисап җыелышларын башлап җибәрде.
    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Чубар Абдул авылы мәдәният йорты авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре белән шыгрым тулы иде. Хуҗалык җитәкчесе Габделәхәт Рәфыйков еллык эшкә йомгак ясап, тирән эчтәлекле доклад белән чыкты. Тукайлыларның эш күрсәткечләре сөенечле. Алар районда иң югары уңыш җыйнап алучылар. Гектарыннан ул уртача 36,6 центнер чыккан. Киләсе ел уңышына ныклы нигез салынган. Чәчүлек җирләр үзвакытында сыйфатлы итеп эшкәртелгән, җитәрлек дәрәҗәдә чәчүлек орлык хәзерләнгән.
    Хуҗалыкта терлекчелек төп тармак булып тора. Терлекчеләрнең зур тырышлыгы белән 20 млн. 539 мең сумлык продукция җитештерелгән. Бу тармактан кергән керем хуҗалыкта барлык акча кеременең 67 процентын тәшкил итә. Бер баш шартлы терлеккә ел ярымга җитәрлек (34,8 центнер) азык берәмлеге хәзерләнгән. Хуҗалыкта мөгезле эре терлек, сарыкчылык һәм ат асрау белән шөгыльләнәләр. Җитәкче һәр тармакта тырыш хезмәт куючы фидакарьләргә олы рәхмәтен белдерде. Әлеге уңышларда авыл халкының: мәктәп укучылары, ветераннарның да зур өлеше барын билгеләп үтте. Мәсәлән, сарык асраучылар Тәслия һәм Энҗе Шакировалар олы яшьтә булсалар да, яшьләрдән уздырып, сарыкчылык тармагын алып бара. Корбан бәйрәмендә генә дә 613 мең сумлык сарык сатканнар.
    Габделәхәт Гатуф улы алда торган бурычлар, кайбер кимчелекләргә тукталды. Бигрәк тә терлекчелек өлкәсендә файдаланылмаган резервларны кулланырга, терлекләрнең үлеменә юл куймаска, югары сыйфатлы сөт җитештерүне арттырырга, көтүлекне яңартырга, ә игенчелектә исә, культураларның яңа сортларын кулланылышка кертү, җир эшкәртү алымнарын камилләштерүгә игътибарны көчәйтергә өндәде.
    Җыелышта шулай ук Чубар Абдул авыл җирлеге башлыгы Нияз Фәтхетдинов, баш агроном Әнис Ибәтуллин, ферма мөдире Җәлил Сафиуллин чыгышлары тыңланды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Миргасим Усманов биредә узган зональ семинарга республика җитәкчелеге тарафыннан зур бәя бирелүен, тукайлыларның тырышлыгын билгеләп үтте. Ул шулай ук терлек азыгының сыйфатын яхшырту, югары сыйфатлы сөт җитештерү, чәчүлек орлыкларны яңартуда үзенең эшлекле киңәшләрен бирде.
    Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин һәм шәхсән үзе исеменнән авыл хезмәтчәннәренә узган елда ирешкән уңышлары өчен зур рәхмәтен җиткерде, авыл халкының тормыш-көнкүрешен, хезмәт шартларын яхшыртуда киләчәктә дә район җитәкчелегеннән ярдәм булачагын (шул исәптән авыл клубын да җылыту) әйтте һәм бер төркем алдынгыларга Мактау грамоталары, район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Гомумән, бүген хуҗалыкта тырыш хезмәт куйган бер хезмәткәр дә бүләксез калмады. Хуҗалык җитәкчесе Г. Рәфыйков аларны һәммәсенә тапшырды. Бу көнне авыл хезмәтчәннәренә декабрь ае өчен хезмәт хаклары түләнде. ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтов семинарда: "Үзәктә кеше факторы булырга тиеш", - дигән иде. Бу хөрмәтләүләр дә шуның ачык мисалы.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: