Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кардәшлеккә чикләр юк!

    Азнакай районы бу көннәрдә Төркиянең Тарсус шәһәре белән туганлашуның 20 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Ике дистә ел аралашып, күрешеп, тел вә лөгать алмашып яши ике ил халкы. "Нидән башланган бу дуслык? Каян, ничек табышканнар микән Татарстандагы һәм ерак Төркиядәге калалар?" - дигән бик урынлы сорау тугандыр сездә. Эш болай...

    Азнакай районы бу көннәрдә Төркиянең Тарсус шәһәре белән туганлашуның 20 еллык юбилеен билгеләп үтәргә әзерләнә. Ике дистә ел аралашып, күрешеп, тел вә лөгать алмашып яши ике ил халкы.

    "Нидән башланган бу дуслык? Каян, ничек табышканнар микән Татарстандагы һәм ерак Төркиядәге калалар?" - дигән бик урынлы сорау тугандыр сездә. Эш болай була.

    1996 елда Татарстан-Төркия дуслыгы җәмгыяте идарәсе рәисе Фирдүс Фәтхелисламов Казан бизнесменнары делегациясе белән Истанбулга бара. Кафеда болар татарча сөйләшеп утырганда, яннарына бер төрек килә. Үзенең татар нәселеннән булуын, Тарсуста яшәвен әйтә. Шатланып кочаклашалар, озак кына сөйләшәләр. Шунда кардәш шәһәрләр уе килә.

    Казанга кайткач, Фирдүс әфәнде бу идеяне танылган депутатыбыз, милләтпәрвәр Фәндәс Сафиуллинга әйтә. Чыгышы белән Азнакай районының Актүбә авылыннан булган Фәндәс абый: "Бик әйбәт тәкъдим. Әйдә Азнакай белән таныштырабыз төрекләрне", - ди. Районыбыз башлыгы Әнәс Исхаковка да ошый бу фикер. Озак та үтми, Тарсус шәһәре башканы (мэры) Борһанетдин Коҗамаз җитәкчелегендәге делегация дуслык визиты белән Азнакайга килә, кардәшлек килешүе төзелә. Ике арада урнашкан элемтәләрнең реаль чагылышы буларак, шул елны ук шәһәребезнең татар гимназиясендә төрек теле укытыла башлады. Тугандаш каладан килгән мәһабәт гәүдәле, сабыр, ипле, зыялы мөгаллим Мәһмәт бәй балаларның яраткан кешесенә әйләнде.

    Район газетасында журналист булып эшләү дәверендә миңа Азнакай-Тарсус багланышларының шаһиты гына түгел, күпмедер дәрәҗәдә елъязмачысы да булырга туры килде. 1997 елның язында бездән "беренче карлыгачлар" - шәһәребезнең татар-төрек гимназиясендә белем алучы ун бала Тарсуста Яшьлек һәм бәйсезлек бәйрәмендә катнашып кайткач, алар белән очрашып әңгәмә корган идем. Язма район халкы өчен кызыклы, мәгълүматлы килеп чыкты. Икенче елны районнан унөч бала барды бу бәйрәмгә. Алар да газета битләрендә бай тәэсирләре белән уртаклаштылар. Төркиянең ул чордагы консулы Алыпхан Шоленның Азнакайга ике көнлек визиты барышын район һәм республика матбугатында яктырту вазыйфасы да бу юлларның авторына йөкләнде. Ә инде 2003 елда хакимият башлыгы җитәкчелегендә кардәш шәһәргә баручы делегация составына керү минем өчен һич көтмәгәндә күктән төшкән бәхет булды.

    Тарсус - илнең көньягында, Урта диңгездән 20 чакрымлап ераклыкта Адана белән Мәрсин арасында урнашкан, текстиль һәм азык сәнәгате үскән борынгы шәһәр. Безнең эрага кадәр үк нигез салынган аңа. Үзенең уңайлы географик урнашуы нәтиҗәсендә сәүдә үзәге булган, күп гасырлар дәвамында төрле культураларга һәм цивилизацияләргә җирлек биргән. Әрмән, грек, рим, византия, гарәп, төрек цивилизациясе эзләрен саклаучы Тарсуста христиан, ислам һәм яһүд диннәренең тарихы, үсеше, пәйгамбәрләре, риваятьләре белән бәйле ядкарьләр күп. Мосафирлар бу изге урыннарны күрү өчен махсус киләләр. Борынгы белән янәшә үсеп чыккан заманча корылмалары, гүзәл шарлавыгы, әфлисун, лимон, өрек, зәйтүн, йөзем плантацияләре белән дә җәлеп итә бу төбәк.

    Безнең зур булмаган төркемебез дүрт көн эчендә күп җирдә булырга өлгерде. Төркия хөкүмәте депутатлары һәм губернатор белән очрашулар, стадионда, урамда, паркта бәйрәм тамашаларын карау, Корьәннең 18нче сүрәсендә тасфирланган изге тауда дини бәйрәмдә катнашу, риваятьләр белән чолгап алынган серле мәгарәгә төшү, бик үзенчәлекле ирләр фольклор ансамбленең чыгышларын күрү, тарихи Госман паркында, музейда, легендар корабта булу, хакимият башлыгы призына классик көрәш ярышларын тамаша кылу безгә тугандаш төрек халкының тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, сәнгате белән танышу мөмкинлеге бирде.

    Балалар, яшьләр, спорт, гаилә темаларына язучы журналист буларак, мине иң шаккатырганы бу илдә Ватан рухының искиткеч югары булуы иде. Бәйрәмнәр вакытында безгә 3-4 мәртәбә Төркия гимнын ишетергә туры килде. Һәм, ышанмассыз, аны бөтен халык җырлый. Сүзләрен балалар да яттан белә. Кырыемда басып торган 7-8 яшьлек малайның, башын горур күтәреп, күкрәген киереп, туган җирем өчен җанымны бирәм, дип җырлавы әле дә күз алдымда тора. Ничек тәрбиялиләр микән бу илдә Ватанга шундый бирелгәнлекне, милли горурлыкны? Урамда, ачык һавада илнең күп гасырлык тарихы, бөек шәхесләре сурәтләнгән диварларны карап йөргәндә бер портретның да бездәге кебек пычратылмавы, бөтен кеше ял итә торган шарлавык тирәсендә бер генә дә язулы эскәмия яки бөгелгән рәшәткә булмавы гаҗәп иде. Ислам дине тәрбиясеме бу, әти-әни тәрбиясеме? Мин Төркиядәге гадәтләрне һич идеаллаштырырга теләмим, әмма үрнәк алырлык урыннары бар.

    300 мең кеше яши торган Тарсуста шәһәр башлыгы Борһанетдин Коҗамазны бик хөрмәт итүләрен күрдек. "Тугыз ел эшләү дәверендә 90 еллык эш башкарды", - диделәр. Аңа булган хөрмәтле караш безгә дә күчте. Берничә мәртәбә шундый хәл булды. Урамда гади кешеләр, кызыксынып: "Инглиш?", "Герман?", "Әзербайҗан?" - дип сорадылар. "Россия, рус", - дигәнне белмиләр. Аларча итеп, "Татаристан", - дисәң, йөзләре яктыра. Ә инде "Кардәш шәһәр Азнакайдан", - дигәнне тылмачсыз да аңлыйлар. Кунакчыл елмаялар, күзләренә нурлар сибелә.

    Әйе, "Азнакай" дигән сүзне Тарсуста яхшы беләләр. "Азнакай паркы" - шәһәрнең иң матур җирләреннән берсе. Тигез пальмалар аллеясе, чәчәккә күмелгән куаклар, челтерәп аккан суы белән тирә-юньне сафландырып торучы фонтан... Без баргач, кардәш шәһәрдә тагын бер истәлекле урын артты: Татарстан проспекты ачылды. Ил флагы төсендәге аклы-кызыллы тасманы кисеп, иркен, матур урамны ачу хокукы бирелгән санаулы кешеләр арасында мин дә булу зур мәртәбә иде.

    Делегациябез җитәкчесе Госман паркында "Кардәш Азнакай шәһәре башлыгы Әнәс Исхак" дип бронзага уелган истәлек язуы калдырды. Мондый хөрмәт Тарсуска килгән иң шөһрәтле кунакларга гына күрсәтелә икән. Мәгълүмат чараларының безгә игътибары гаять зур булды. Телевидениегә чакырып, бер сәгатьлек тапшыру ясадылар. Визитыбызны газеталарда яктырттылар. Берсе төсле фоторәсемнәр белән тулы зур бер битен безгә багышлады. Шулай булгач, Тарсус халкы ничек Азнакайны белмәсен ди?!

    Татарга тылмач кирәк түгел, дигән әйтем бар. Динебез бер, телебез охшаш булгач, без яныбызда тылмач булмаганда да аңлаша алдык. Иң кирәкле "ватан", "кардәш", "шәһәр" дигән сүзләр, саннар бер үк төрле. "Дус" - "аркадаш" икән. Бик ошады миңа бу сүз. Арканы дуска гына ышанып тапшыра алабыз бит. Изге тау итәгендә үткәрелгән дини бәйрәмдә кемнеңдер аркамнан сыйпаганын тойдым. Янәшә утырган ханым икән. "Без дус, без бергә" дигән сүз иде бу. Бәйрәм башында миннән арттарак утыручы бер әби, җилкәмә сак кына кагылып, кырыйлары сәйлән белән чигелгән ак яулык сузган иде. Бейсболкамны салып, шул яулыкны бәйләдем. Бәйрәм беткәч, кире бирим дисәм, алмады. Миңа бүләк итеп биргән икән. Бу әби Борһанетдин бәйнең әнисе булып чыкты. Чын күңелдән рәхмәтемне әйттем. Ул яулык әле дә исән. Кулга алган саен исемен дә белмәгән шул әбине искә төшерәм. Халык дипломатиясенең бер чагылышы инде бу.

    20 ел элек ике ил, ике шәһәр арасында сузылган дуслык күпере вакыт сынавына һәм заман җилләренә бирешмәде, өзелмәде. 2014 елның маенда Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов җитәкләгән делегация составында эшлекле визит белән Төркиянең Мәрсин провинциясендә (Тарсус шушы провинциядә) булып кайтты. Эшлекле форум кысаларында Татарстан белән Төркия арасында берничә килешү дә имзаланды.

    Бүген инде Азнакайга сәясәтчеләр, сәнгать әһелләре генә түгел, чит ил эшмәкәрләре килүе дә гаҗәп хәл түгел. Узган ел районыбыз башлыгы Төркиягә баргач Азнакайда чәй каплау фабрикасы ачу турында килешү төзеп кайткан иде. Бүгенге көндә әлеге республикакүләм проектны тормышка ашыру юнәлешендә эш алып барыла. Бу фабрикада Төркиядә җитештерелгән җимешләрне һ.б. продукцияне сәүдә челтәре өчен әзерләү дә күздә тотыла. Тагын бер кызыклы проект: Мәрсин шәһәрендә "Азнакай" санаторий-профилакторие үрнәгендә ял һәм дәвалау үзәге ачу буенча ике арада сөйләшүләр бара.

    Күптән түгел районыбыз башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге делегация дуслыкның 20 еллыгы уңаеннан Тарсуста үткәрелгән юбилей чараларында катнашып кайтты. "Шәһәрләребез арасында ныклы дуслык мөнәсәбәтләре урнашуы һәм әлеге дуслыкның икътисади һәм мәдәни яктан даими үсештә булуы ике як өчен дә зур әһәмияткә ия", - дип ассызыкланды бу очрашуда .

    Аларда "Азнакай паркы" булган кебек, бездә "Тарсус паркы" бар. Безнең артистлар анда барып татар халкының мәдәнияте, сәнгате белән таныштыра, алар безгә килеп үзләренең милли мирасын күрсәтә. Сабан туйларына, олы бәйрәмнәргә киләләр. Икътисад, сәнәгать, эшмәкәрлек мәсьәләләре дә читтә калмый бу очрашуларда. Бер көздә каз өмәләре күреп киттеләр. Хәзер менә чын кышны күрсеннәр, дибез, юбилей уңаеннан кунакка көтәбез.

    Кардәшлекнең 15 еллыгы хөрмәтенә үткәрелгән бәйрәмнәр әле дә күңелләрдә якты истәлек булып саклана. Тарсуста "Азнакай көннәре" оештырылды. Безнең танылган "Җанашым" фольклор ансамбле, "Квартет" төркеме һ.б. сәнгать осталары кардәш шәһәр халкына соклангыч тамаша күрсәттеләр, районыбыз брендына әйләнгән "Актүбә уенчыгы" һәм "Азнакай курчаклары" күргәзмәсен тәкъдим иттеләр. Сәфәр кысаларында Мәрсин һәм Тарсусның тарихи истәлекле урыннары белән таныштылар. Төрек дусларыбыз исә безгә тропик җимешләрдән, милли ризыклардан, көнчыгыш тәм-томнарыннан торган бай күргәзмә алып килделәр, күз явын алырлык затлы хатын-кыз киемнәре коллекциясен күрсәттеләр, "Чишмәләр иле син, туган як", - дип татарча җырлап алкышларга күмелделәр, Тарсус турында бик шәп альбом-китаплар бүләк иттеләр. Яңа очрашуны да алгысып көтә күңел.

    Нәсимә КАМАЛИЕВА, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

    Азнакай шәһәре.

    P.S. Язма, бераз үзгәртеп, "Ватаным Татарстан" газетасының 2016 ел, 20 декабрь санында басылды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: