Азнакаево
  • Рус Тат
  • Карамалы мәдәният йортын ремонтлауга Азнакай бюджетыннан 1 миллион сум бүлеп бирелде

    Карамалы җирлегендәге "Союз-Агро" ҖЧҖ һәм "Таллы Бүләк" АХК икесе дә районда алдынгылар рәтендә. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче әлеге хуҗалыкларда җирлегебездә яшәүче 85 кеше хезмәт куя. Урып-җыю эшләре тәмамлангач, яңа уңыштан һәр пай җире өчен 3әр центнер ашлык таратылды, "Таллы Бүләк" АХК халыкны печән белән дә тәэмин итте. Шул рәвешле,...

    Карамалы җирлегендәге "Союз-Агро" ҖЧҖ һәм "Таллы Бүләк" АХК икесе дә районда алдынгылар рәтендә. Игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнүче әлеге хуҗалыкларда җирлегебездә яшәүче 85 кеше хезмәт куя. Урып-җыю эшләре тәмамлангач, яңа уңыштан һәр пай җире өчен 3әр центнер ашлык таратылды, "Таллы Бүләк" АХК халыкны печән белән дә тәэмин итте.

    Шул рәвешле, шәхси хуҗалыклардагы мал-туарга да кышлык азык тупланды. Авыл кешесенә көндәлек керем кертүче савым сыерлар саны Карамалыда 49, Таллы Бүләктә 27, Октябрь Бүләктә 17 баш тәшкил итә. Алардан көндәлек җитештерелгән продукцияне Ильмир Гәрәфиев җыя. 9 айга шәхси хуҗалыклардан 96 тонна сөт тапшырылды.

    Ел әйләнә тырыш хезмәт белән яшәгән авыл кешесенең рухи дөньясын баету, ял иттерү, күңеленә дәрт-дәрман өстәүне төп бурычларыбызның берсе санап, мәдәни учакларның ялкынын сүрелдерми, тагын да балкытырга тырышабыз. Быел Карамалы мәдәният йортын ремонтлауга район бюджетыннан 1 миллион сум акча бүлеп бирелде.

    Хәзер анда тулы куәтенә төзекләндерү эшләре бара. Фойеда тәрәзәләр алыштырылды, идәнгә плитә җәелде, тамаша залында да тәрәзәләр яңартылып, җылытылды. Таллы Бүләк авылы клубында электрүткәргечләр алыштырылачак. Өч авылда да мәдәният учаклары гөрләп тора. Һәр атнада яшьләр өчен тематик кичәләр, дискотекалар оештырыла, бәйрәм чаралары, ярминкә-күргәзмәләр үтә. Мәдәният хезмәткәрләре инициативалы, тынгысызлар.

    Әйтик, авыл китапханәсендә эшләүче районыбызның танылган шагыйрәсе Фәйрүзә Зарипова мәктәп балалары белән дә тыгыз элемтәдә, алар белән нинди генә чаралар үткәрми! Китапханәнең 80 еллыгы бик зурлап билгеләп үтелде. Республика, район бәйгеләрендә даими катнашып, бу өлкә хезмәткәрләребез алдынгы урыннар, җиңүләр яулыйлар.

    Сирин Әминовның башлап йөрүе һәм авыл халкының ярдәме белән Октябрь Бүләктә мәчет ачылды. Ул дини тәрбия бирүдә яхшы гына эшли башлады. Әле менә Корбан гаете оешкан төстә, бик матур гына үтте. Авыллардагы аксакаллар җитәкчелегендә зиаратларга өмәләр ясыйбыз. Октябрь Бүләк авылында зиаратка кадәр Һәм Нагорная урамына вакташ җәелеп юл салынды. Урамнарда лампочкалар алыштырыла.

    Җирлектәге өч чишмә дә районның оешма-предприятиеләренә беркетелгән. Район башкарма комитеты карамагындагы "Алан" чишмәсе, "Сельхозжилсервис" җаваплылыгындагы "Дуслык" чишмәсе яңартылды, җыештырылды, буялды. Аларга халык бик рәхмәтле.

    Сүз дә юк, тормыш булгач, аның проблемалары да туып тора. Әйтик, Карамалы авылына кергәндәге күпер авария хәлендә, ремонт кирәк. Аңа капиталь ремонт ясарга үзебезнең генә мөмкинлек җитми. Аннары, Таллы-Бүләк авылының Яшьләр урамында суүткәргеч линиясе тузган, алыштыру сорала.

    Ә леге дә баягы, барсы да финаска килеп терәлә, районыбыз җитәкчелеге ярдәменә өметләнәбез. Бәлки әле иганәчеләр дә табылыр, дигән өмет тә бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: