Азнакаево
  • Рус Тат
  • Карачкы (юмор)

    – Булса да була икән туң күчәннәр! Хатыны ник егылып үлми шунда! Эшлисең, эшлисең бер эшеңне күргән кеше юк!.. – Ни булды, карчык, нигә холыксызланасың? – дигән булды Марат өйдәге буранның бик озакка икәнен сизенгәнгә, башын күтәрми генә...

    Ишекне шапылдатып ябуыннан ук хатыны Рәзиләнең ачулы икәнен сизенгән Марат, тиз генә телевизорын сүндереп, өч көн элек рәтләргә тотынган тузан суырткычка барып тотынды. Шикләнүе дөрес булган икән, хатыны, чынлап та, пыр тузып килеп керде дә урындыкта утырган песине төртеп төшерде, аннан кызып-кызып Маратны чәпчергә тотынды:

    – Булса да була икән туң күчәннәр! Хатыны ник егылып үлми шунда! Эшлисең, эшлисең бер эшеңне күргән кеше юк!..

    – Ни булды, карчык, нигә холыксызланасың? – дигән булды Марат өйдәге буранның бик озакка икәнен сизенгәнгә, башын күтәрми генә.

    – Ни булган, имеш! Әнә, утырткан түтәлемне тагын карга чокып бетергән. Әйттем бит кичә үк берәр нәрсә уйлап тап дип. Шулай инде, минем сүз сүзмени ул?! Нишләп шул хәтле кадерсез микән мин? – дип, битен каплап, мышкылдарга ук тотынды.

    Бу театрның икенче пәрдәсе ничек башланасын белгән Марат тизрәк өйдән чыгып шылу ягын карады. Түтәл өстендә, чынлап та, үз өендәге келәмдә кебек, ике карга йөри иде. Ул арада артыннан баскыч төбенә чыгып баскан хатынына ярарга тырышып, Марат кулына таш алып, кошларга ыргытты да, тозлап-борычлап бер сүгенде.

    – Карачкы булса да ясап куй инде! Элек авылда безнең әти бөтен бакчага карачкы куяр иде. Шуңа да башың җитми мени, – дип, хатыны качарга җыенган песине эләктереп, пырылдап өйгә кереп китте.

    Марат аптырап башын кашып басып калды. Ни дә булса бер чара күрми өйгә керү турында сүз дә юк. Ул чагында теге театрның тагын биш пәрдәсен карыйсы булачак. Бераз як-ягына каранып торгач, ул иске сәнәк сабы, теплица ясаганнан калган киртә кисәгеннән карачкының гәүдәсен ясап куйды. Хатынының ишек төбендә эленеп торган иске халатын, күптән уңып беткән яулыгын алып, тегене киендереп тә куйды. Башы урынына оныгының тишек тубын куеп, кул урынындагы таякка кыштырдык пакетлар да аскач, карачкы ярыйсы гына карга куркытырлык булып күренде Маратка. Үз эшенә үзе куанып, ул хатынына дәште. Рәзилә театрының дәвамына әзерләнеп йөри иде бугай. Өйгә йөрәк даруы исе таралган, башына яулык чорнаган. Иренең дәшкәненә теләр-теләмәс кенә баскычка чыгып басты. Бераз карачкыга карап торганнан соң, баягыдан да эчерәк тавыш белән кычкырып җибәрде:

    – Нәрсә, башка әйбер тапмадың мени?! Әйдә, бөтен кеше күрсен инде, Марат хатынын бакча карачкысы итеп бастырып куйган дип әйтсеннәр. Между прочим, бу халатны мин сыер сауганда кия идем.

    – Соң, җаныкаем, сыерны сатканга ел тула бит инде, – диде Марат ни әйтергә белмичә.

    – Булсын, ул минем Карлыгачымның төсе! Шул халатымны киеп, абзарга керүгә, матур итеп мөгрәп каршы ала иде. Сыер булып сыер да синнән ныграк якын итә иде мине. Ә яулык... Мин бит аны кайчагында чәч буяганда бәйлим. Әйдә, мыскыл ит инде, – дип, тагын үзенә килеп сырпалган мәчене аягы белән этеп, өйгә кереп китте.

    Марат бераз аптырап торганнан соң гараждагы аламага дип тутырып куйган капчыктан бер иске чуар күлмәк белән, тишелеп беткән шәл табып, карачкыны киендерде дә, өйдә ут сүнгәч, әкрен генә өйалдына кереп ятты.

    Иртән хатыны торганчы дип, балыкка сызу исәбе белән кармакларын барлап ята иде, капка шакылдаган тавышка сарайдан чыгасы итте. Капкадан алъяпкыч итәгенә ун тавык күкәе салып, бөтен дөньяның ризыгын кияүгә китергән кыяфәт белән, Рәзиләнең әнисе Зәһинә карчык кереп килә иде. Кияүне күрмәмешкә салынып үтеп барган җиреннән аның күзе түтәлдә җилләнеп торган карачкыга төште. Бераз сүзсез торганнан соң кызыннан да әчерәк тавыш белән такмакларга тотынды:

    – Әтекәем, әнекәем, менә йөр син болар өчен кара таңнан тырышып, тамакларын туйдырып! Килмәсен ди торганнардыр инде. Аны сүз белән әйтсәгез дә булыр иде. Мыскыл итеп, карачкы итеп мин килүгә бастырып куймасагыз да булыр иде. Авыл уртасына клуб янына илтеп куегыз инде булмаса!..

    Әнисенең тавышына өйдән Рәзилә дә килеп чыкты. Кызын күрүгә Зәһинә итәгендәге күкәйләрен дә онытып, алъяпкычын битенә каплап елап ук җибәрде. Тавык күкәйләре берәм-берәм җиргә чәпелде. Алар әниле-кызлы өр-яңадан яшелле-күкле тавыш белән Маратка тотындылар. Теге алама капчыгыннан чыккан күлмәк Зәһинәнең унбиш ел элек теге дөньядан киткән мәрхүм картының бүләге икән. Шәле килен булып төшкән елны алган мал булып чыкты. Ничек кирәк, алай көйләп, карчыкны өйгә керттеләр, чәй эчертеп, тынычландырганнан соң, Марат әбисенә Сабан туена яңа күлмәк белән камзул алып бирергә тиеш булып чыкты. Рәзилә кадерле күлмәк белән шәлне төйнәп әнисенә тоттырды. Зәһинә карчык китеп бераз вакыт үтүгә капка төбенә чыккан Марат төенчекне урам буена җыеп куелган чүп өеме өстендә күреп керде. Кичке эшләр бетүгә хатыны тагын пырылдарга тотынды:

    – Нәрсә, ул карачкың шулай торыр мени инде? Бер эшне җиренә җиткерә белмисең!..

    Марат бераз эзләнгәннән соң, сарайдан үзенең балыкка кия торган чуар курткасы белән чалбарын карачкыга кигертеп куйды. Тегенең башына тыкрыктан тапкан кепканы элдерткәч, тыныч күңел белән кармакларын машинага сала башлады. Инде рәхәтләнеп, тынычлап су буенда утыру турында хыяллана-хыяллана капканы ябып маташканда күрше бакчадан

    шырылдап кычкырганга инәнеп китте ул. Тагын тавыклар керде микәнни инде дигән уй белән күрше Санияларга таба атлады.

    – Карале, малакаем, бөтен кешене дә үзләре кебек бай дип уйлыйлар микәнни болар! Безнең артык киемебез юк. Мин аны былтырдан бирле эзлим, кая калдырды микән дип. Карасаң, боларда икән. Әйтү юк, нитү юк, ишшу карачкыга кигертеп куйганнар! Кешенеке белән кештәкле булып! Үзегезнекен кигерегез! Сезнеке кебек Себер пенсиясе алмый бит минеке!

    Ул арада өйдән Маратның балыкка киткәненә җенләнеп йөргән Рәзилә килеп чыкты. Урамны күтәреп, бер ярты сәгать әйткәләшкәч, кепканы карачкыдан салдырып алгач, ике хатын чөкердәшеп, булдыксыз ирләрен сүгә-сүгә, Рәзиләләргә чәй эчәргә кереп киттеләр. Марат артына да карап тормыйча машинасына утырып, су буена чыгып сызды.

    Ул кайтканда караңгы төшкән, хатыны борынын сызгыртып, тәмләп йоклый иде инде. Баганадан төшкән ут яктысында Маратның куртка, чалбарын, Рәфәтнең кепкасы урынына хуҗаның иске бейсболкасын кигән карачкысы яныннан үтеп киткәндә, урам аша кемнеңдер мыгырдаганына аптырап, Марат әкрен генә койма янына килде. Анда аркасын баганага терәп, кулы белән коймага тотынып, авылның сәрхүше Хәсән басып тора иде.

    – Нәрсә, басып торасыңмы? Хәзер артыңа тибеп бакчага чыгарып бастырдылармы? Шулай ул, әллә кем булып йөргән булган идең, безнең белән эчмәгән булып. Хатыны, балалары бар, имеш! Менә мине беркем дә куа алмый, птамушты мин сам – хуҗаин, сам – хуҗа. Күпме сорадым бер яртыга акча, бирмәгән булдың. Вәт тор инде серәеп. Нигә дәшмәгән буласың? Тор, әйдә, тор! Менә мин өемдә үз пәстилемдә рәхәтләнеп ятып йоклыйм хәзер. Ә син тор, җәме...

    Хәсән тагын әллә ниләр сөйли-сөйли җиргә утырып, гырлап йоклап китте.

    Марат җилләнеп килеп, карачкыны сөйрәп алып, бәрәңге бакчасы артындагы чокырга илтеп болгады. Аннан баскыч төбендә бөрешеп утырган песине кочаклап, өй ишеген тибеп ачты да, куркуыннан сикереп торган хатыны яныннан түр якка узып, урынына ятты. Тынычлап йоклап китте...

    Халидә Галимова

     

     

    Реклама
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: