Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кар китә – үлән яна

    Елдан-ел язын көек исе үзен ныграк сиздерә. Бик тиздән урман-кырларда кар катламы эреп бетәр һәм кеше өчен чираттагы сынау - урман янгыннары куркынычы туар. Аның сәбәбе бер генә - шырпы яки зажигалка тоткан кеше. Кешедә берничә ялгыш фикер яшәп килә. Беренчедән: язгы янгыннан соң җир чистарып, кирәкмәгән артык әйберләрдән арынып...

    Елдан-ел язын көек исе үзен ныграк сиздерә. Бик тиздән урман-кырларда кар катламы эреп бетәр һәм кеше өчен чираттагы сынау - урман янгыннары куркынычы туар. Аның сәбәбе бер генә - шырпы яки зажигалка тоткан кеше. Кешедә берничә ялгыш фикер яшәп килә.

    Беренчедән: язгы янгыннан соң җир чистарып, кирәкмәгән артык әйберләрдән арынып китә. Ә чынлыкта табигый шартларда коры үлән янмаса, үсемлек калдыкларының органик матдәләре туфрак өслегендә туплана. Язгы янгыннар туфракның уңдырышлылыгын киметә генә. Андый яндырулар чорында җирдән минераль матдәләр тизрәк юылып чыга һәм аңа су һәм җил эрозиясенә каршы тору читенләшә. Моннан кала, янгыннар экология тәңгәллеген дә югалта.

    Икенчедән: яндыру үләннәрнең сыйфатын яхшырта һәм туфракның уңдырышлылыгы арта. Әйе, коры үлән баштан яшь үләнне күмеп тора һәм яндырылмаган җир соры булып тора, шул ук вакытта каралган, яндырылган җирдә яшел үлән ямь-яшел булып үсеп китә. Ләкин моның икенче ягы да бар: җир өслегендәге орлыклар бик тиз янып юкка чыга Шулай итеп мондый «җылынуның» файдасына караганда, зыяны күбрәк булып чыга. Ә инде җирнең көл белән туклануына килгәндә, үлән яну бернинди яңалык өстәми: көлдәге кадәр генә минераль туклыклы матдәләр туфракка коры үлән черегәндә дә керер иде. Җәй көне челләдә ул бик тиз чери. Янгын чорында азот оча, димәк туфрак азотлы ашламаларсыз кала, ә фосфор, калий һәм төрле микроэлементлар черегән үләнгә караганда көлдән яңгыр белән тизрәк юыла. Үлән капламы ярлылана. Утта берьеллык үләннәрнең генә орлыклары яна һәм кайбер күпьеллык үләннәр исән кала. Шулай да югары температурага дучар булган күпьеллык үләннәр сирәкләнә һәм тәбәнәкләнә бара. Янгын булган урында чыдамрак үләннәр, нигездә алар чүп үләне, баса. Моны без бернинди чалгы белән дә чабып алу мөмкин булмаган авыл җирләрендә күзәтә алабыз.

    Коры үлән беркайчан да артык була алмый. Яңгыр суалчаннары һәм башка туфрак кортлары кыйммәтле ашламага әверелдереп, үлән тамырлары төбенә кадәр җиткереп аны бик тиз эшкәртәләр, бер үк вакытта туфракны көпшәкләндерәләр. Узган елгы коры үлән чүп түгел, ә табигать тарафыннан тудырылган алыштыргысыз ашлама.

    Реклама

    Өченчедән: язгы янгыннар «зыянлы» бөҗәкләр һәм аларның личинкаларын юкка чыгара. Ләкин янгында зыянлы гына түел, ә бәлки үсемлек чәчәкләрен серкәләндерүче файдалы бөҗәкләр, аларның личинкалары да юкка чыга. Нигәдер үлән һәм яфракларда бары тик корткычлар гына кыш чыга дип уйлыйбыз. Бу ялгыш фикер, файдалы бөҗәкләр үлән катламы астында яшиләр һәм янгын чорында алар бик күпләп һәлак була.

    Ут бака, кәлтә, керпе һәм башка вак җәнлек һәм сөйрәлүчеләрне дә юк итә. Ул шулай ук кош ояларына зыян сала.

    Шунысын да онытмыйк: язгы янгыннарда гаеплеләр (коры үлән яндыручылар) административ җаваплылыкка тартылалар. Әлеге гамәл өчен гражданнарга салынган штраф күләме 2 меңнән 4 мең сумга кадәр җитә.

    Алда - язгы өмәләр. Тәртип, чисталык салу - һәркемнең бурычы. Ләкин чисталык урнаштырганда йөзләгән мең кечкенә җан ияләренең һәлак ителүенә юл куймыйк! Табигать - безнең уртак йортыбыз!

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: