Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кан белән яуланган җиңү

    Минем кебек өлкән буын кешеләре бу көннәрдә барсы да уйлары белән сугыш елларына әйләнеп кайтадыр. Мин дә фронттан язганнарымны актарам. Канлы бәрелешләр, җиңелү һәм чигенү ачылары, дошман гаскәрләре боҗрасына эләгеп, коралсыз, ач-ялангач хәлдә сугышулар - болар бар да, шөкер, тарихта гына калды. Сугышның беренче елы аерата фаҗигале булды. 1941 елның...

    Минем кебек өлкән буын кешеләре бу көннәрдә барсы да уйлары белән сугыш елларына әйләнеп кайтадыр. Мин дә фронттан язганнарымны актарам. Канлы бәрелешләр, җиңелү һәм чигенү ачылары, дошман гаскәрләре боҗрасына эләгеп, коралсыз, ач-ялангач хәлдә сугышулар - болар бар да, шөкер, тарихта гына калды.
    Сугышның беренче елы аерата фаҗигале булды. 1941 елның июль-августында Көнбатыш фронтта Смоленск юнәлешендә Ельня чыгынтысындагы фашист гаскәрләренә каршы Кызыл Армия үзенең беренче уңышлы һөҗүмен ясады. 5 сентябрьдә безнең гаскәрләр Ельня шәһәрен азат итте. Дошман биредә сайланма дивизияләренең 40-50 меңләп солдатын югалтты, 4-5 танк һәм механикалаштырылган дивизия калдыкларын алып, алар урынына 5 нче укчы дивизияне китерде. Гитлер командованиесе Мәскәүгә юнәлдерелгән һөҗүмен кичектерергә мәҗбүр булды. Ләкин дошман әле көчле иде, яңа резервлар туплап, 1941 елның октябрь башында кабат һөҗүмгә күчте. Бу һөҗүм нәтиҗәсендә Көнбатыш фронттагы берничә армия, шулар арасында мин хезмәт иткән 32 нче армия дә, чолганышта калды. Без 20 көнгә якын дошман тылында аңа каршы сугыштык, әмма соңга таба сугыш припаслары да, азык та бетте, безгә пуля гына түгел, ачлык та яный башлады. Бәрелешләрдә күп иптәшләр һәлак булды, зур югалтулар белән чолганыштан чыгып, үз гаскәрләребезгә кушылдык.
    1942 елның Яңа ел төнен миңа Төньяк-Көнбатышта - Карелия фронтында 65 нче диңгез бригадасында һөҗүмдә каршыларга туры килде. Бескозыркалар, бушлатлар, ботинкалар кигән моряклар, кулларга автомат тотып, 40 градуслы салкында билдән кар ерып, төнге сәгать уникедә Массельск шәһәрчеген азат итү өчен «Ура» кычкырып, атакага күтәрелдек. Тимер юл станциясе һәм шәһәрчек немец фашистларыннан һәм ак финнардан азат ителде. Без төньякта дошманга Ленинградка килү юлларын бикләдек һәм Ладога күле аша тормыш юлы сузуга өлеш керттек. Ленинградны сакладык.
    1945 ел. Сугышның соңгы айлары. Хәзер инде безнең җиңү бәхәссез иде. Совет гаскәрләре Берлин юнәлешендә зур һөҗүм алып баралар. Ә без икенче Балтыйк буе фронтында. Фашистларның Курляндиядә чолганышка эләккән 200 меңгә якын кешедән торган армиясен тукмаклыйбыз. Хәзер һәрберебезнең уенда исән калып, Җиңү көнен күреп булса иде, дигән теләк. Бер торак пунктына һөҗүм вакытында таш дивар кырында урнашкан күзәтү пункты янына дошманның авыр снаряды төшеп ярылды. Калын стена җимерелеп, астында калдык. Батарея уты идарәсез калып, тукталды. Ә без, 4 кеше, һавасыз тончыга башладык. Бу хәлне күреп алган укчылар, безне коткарды. Дошманга каршы һөҗүмне дәвам иттек. Уңышлы һөҗүм өчен күпләребез сугышчан бүләкләргә лаек булды. Соңгы бәрелешкә 8 майда күтәрелдек. Югыйсә, бу дошманның капитуляция ясаган көне иде, ә без сугышны дәвам иттек. Шушы кирәкмәгән һөҗүмдә никадәр япь-яшь офицерлар һәм солдатларны югалттык. Бик кызганыч булды.
    Әнә шулай Җиңү зур корбаннар бәрабәренә яуланды. Фронтка гаиләдән өч бертуган киттек, ике абыем яу кырында һәлак булды.
    Безнең Кызыл Байрак орденлы 201нче мотомех укчы дивизия хәзер Таҗикстанда Әфганстан белән чикне саклый. Анда хезмәт итүче яшь полкташларыма хәрби бурычларын намус белән үтәп, иминлектә яшәүләрен телим. Кабат сугышлар булмасын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: