Азнакаево
  • Рус Тат
  • Камышлының инде үз китабы, үз җыры да бар

    Камышлы егете, ир солтаны Миргазиян Динмөхәммәтовның игенче бер тын эштән туктап торган, урып-җыюга ныклап тотынырга көч-дәрман туплаган вакытында туган авылы халкы өчен һәр елны шаулатып Сабан туе уздыруы белән бүген инде беркемне дә шаккатыра алмассың... Әмма гаҗәпкә калдырганы шул - һәр җыенны ул үзенчәлекле итеп оештыра, аңа авылдашларына файда китерерлек...

    Камышлы егете, ир солтаны Миргазиян Динмөхәммәтовның игенче бер тын эштән туктап торган, урып-җыюга ныклап тотынырга көч-дәрман туплаган вакытында туган авылы халкы өчен һәр елны шаулатып Сабан туе уздыруы белән бүген инде беркемне дә шаккатыра алмассың...

    Әмма гаҗәпкә калдырганы шул - һәр җыенны ул үзенчәлекле итеп оештыра, аңа авылдашларына файда китерерлек нинди дә булса яңа бер игелек гамәле өсти. Чираттагыларының берсендә Камышлыны олы юллы итсә, икенчесендә булачак мәчеткә нигез салынды.

    Нәкъ бер ел дигәндә Миргазиян Габдулла улы төзеткән "Мөхәммәт" мәчетеннән авыл өстенә изге Азан аһәңе таралды...

    Ә быелгысы үзенең тагын да үзенчәлекле булуы белән төбәк тарихына, халкы күңеленә озакка кереп калыр, мөгаен. Моның сәбәпләре дә җитди: быелдан җыен "Кече авыл бәйрәме" статусын алды, Миргазиян Динмөхәммәтовның туып-үскән авылына, халкының килеп чыгышына, бүгенгесенә багышлап язган, рәсемнәр белән бизәлгән бай эчтәлекле һәм затлы эшләнешле "Тормыш кыйблам - Камышлы" китабын, якташ шагыйребез Рөстәм Зәкуанов сүзләренә Альфред Яхшымбетов көй язган "Камышлы" җырын тәкъдир итү. (Сер итеп кенә әйтәм, бу көннәрдә Миргазиян әфәнде авылында чишмә төзетү хыялы белән яна. Ул тотынса, була да була инде ул!).

    ...Бәйге мөхтәсиб Әмирҗан хәзрәтнең Корьән сүрәләре укуыннан, хәер-фатихасыннан башланып китте. Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин җыенны ачык дип белдерде һәм камышлыларны, кайткан кунакларны, тамаша кылырга килгән үзебезнең һәм тирә-күрше районнарда яшәүчеләрне кече авыл бәйрәме белән тәбрик итте. Аны оештыручы Миргазиян Габдулла улының, эшмәкәр һәм Чалпы җирлегеннән район Советы депутаты буларак, шәһәр, төбәк, шул исәптән туган авылы үсешенә керткән өлешен югары бәяләде.

    - Аның шәхси тырышлыгы, тынгысызлыгы белән авыл бүген юллы, мәчетле генә түгел, бай тарихны эченә алган китаплы да, җырлы да булды. Камышлы мәдәният йортына капиталь ремонт ясау өчен матди ярдәм кирәклеге турында депутат Динмөхәммәтовтан кергән сорау нигезендә 2 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иттек, - диде Марсель Шәйдуллин һәм Чалпы җирлеге башлыгы Илшат Ибраһимовка бу турыдагы сертификатны тапшырды.

    Район башлыгы халыкны шулай ук төбәгебезнең бүгенге социаль-икътисади халәте, урып-җыю эшләренең торышы белән таныштырды, авыл хуҗалыгында эшләп лаеклы ялга чыккан Камышлы ветераннарына Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды.

    Миргазиян Динмөхәммәтовның "Тормыш кыйблам - Камышлы" китабын тәкъдир итү тантананың йөзек кашы булып торгандыр, мөгаен. Чалпы, узган гасырның егерменче елларында аннан аерылып чыккан Камышлы авылларының бай тарихын чагылдырган, нәсел шәҗәрәләрен үз эченә алган, кешеләрен данлаган әлеге хезмәт югары бәяләмәгә лаек.

    Чалпының килеп чыгышы турындагы риваятьләрне бөртекләп җыючы, заманында татарның күп кенә бөек зыялылары белән аралашкан, Тукай белән очрашкан авылның мөхтәрәм кешесе - һәвәскәр тарихчысы Зөфәр ага Мортазинның моннан дистә еллар элек язып калдырган кулъязма истәлекләрен, шушы җирлектә эшләп, аның икътисади-социаль халәтен торгызуга күп көч куйган, заманының күренекле затлары булган, бүген инде онытыла барган шәхесләрнең исемнәрен кире кайтару максатыннан алар турындагы язмаларны туплавы да җыентыкның эчтәлеген баеткан, тарихи, иҗтимагый һәм рухи кыйммәтен бермә-бер арттырган.

    Китапны тәкъдир итү барышында чыгыш ясаган: китапны төзүче - нәсел шәҗәрәләрен туплаучы һәвәскәр тарихчы, язучы, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Марсель Гарипов, әсәрнең баш мөхәррире - ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, СССР Министрлар Советы бүләге лауреаты, шагыйрь, кайчандыр "Коммунизмга" күмәк хуҗалыгы белән рәислек иткән, шул вакытта Камышлыда зур күләмле төзелешләр алып барган Илдус Гыйләҗев, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, "Татнефть" ААҖнең мактаулы нефтьчесе, журналист, шушы авыл кияве Ирек Бәдретдинов эш барышында алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

    Җыентыкта шушы төбәк авылларының үсеше, кешеләренең сәламәтлеге өчен үзләрен аямый эшләгән, ул вакыттагы дүрт авыл бригадасын берләштергән "Коммунизмга" колхозы рәисе Сәгадәт Аппаков һәм Чалпы сырхауханәсенең баш, ТРның атказанган табибы, Камышлыда туып-үскән Ривер Әхмәдиев турындагы истәлекләр дә шактый урын алган.

    Аларның очрашуга кайткан якыннары - Татарстанның атказанган табибы, Республика хастаханәсенең бүлек мөдире Марат Аппаков, Әнзия Әхмәдиева әтисенең, иренең хәтер-рухларын зурлавы өчен авторга ихлас рәхмәтләрен белдерде.

    Җыенга кунак булып килгән Чалпы авылы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое Фәхразый Кәримов, Камышлыдан чыккан, аны сагынып кайткан, гомерен иминлек сагында торуга багышлаган Индус Галиев, бүген Яр Чаллы телевидениесендә иҗат итүче журналист Резедә Ганиева, ут күршебез - Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Сабирова, Мәскәүдә яшәүче Марс Гарипов һәм башкаларның да китап, җыр авторларына рәхмәтләре күп иде. Алып баручы Алсу Мөхәммәтҗанова аларның барысына да сүзне бик теләп бирде.

    Нинди генә милли бәйрәм җырсыз-биюсез, чүлмәк ватусыз, су тулы чиләкләр күтәреп йөгерешсез, көрәшсез була ди инде? Биредә дә аларның барысы да булды. Хатын-кызлар арасында көч сынашуда беренчелекне Регина Галиева бирмәде. Ир-егетләрдән Фәрит Миңнәхмәтовка тиңнәр табылмады. Милли көтәштә абсолют батыр булып Тимур Миңнеханов калды. Тамашаны оештыручы аңа 100 килолы тәкә бүләк итте.

    Чыгыш-тамашаларның барысы да "Салават" төркеме артистларының җыр-биюләре, пародия һәм нәфис сүз остасы Данир Сабировның көлдергеч мәзәкләре белән төрелеп барды. Ә Камышлы авылы халкын хөрмәтләп килгән Салават Фәрхетдинов, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар бүләк иткән концерт номерлары бәйрәмнең кабатланмас мизгелләре булгандыр, мөгаен.

    Наил АБДУЛЛИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: