Азнакаево
  • Рус Тат
  • Кадерле курай

    2008 елның гыйнвар аенда Азнакай районында язучы, район газетасында байтак еллар бергә эшләгән Мәхмүт Хәсәновның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде. Казаннан килгән кунаклар арасында Мәхмүт абыйның хатыны Мәрьям апа, кызы Әминә белән улы Мансур да бар иде. Курай-кубызлар, башка милли уен кораллары ясау, аларда татар көйләрен уйнау белән...

    2008 елның гыйнвар аенда Азнакай районында язучы, район газетасында байтак еллар бергә эшләгән Мәхмүт Хәсәновның тууына 80 ел тулуга багышланган кичә үткәрелде.
    Казаннан килгән кунаклар арасында Мәхмүт абыйның хатыны Мәрьям апа, кызы Әминә белән улы Мансур да бар иде. Курай-кубызлар, башка милли уен кораллары ясау, аларда татар көйләрен уйнау белән районда танылган ветеран Әҗүәт Җиһаншин шәһәр мәдәният йортына җыелган халык алдында үз кураенда бе р озын көй сыздырды да, кураен Азнакайда туып үскән Мансурга бүләк итте. Ә минем хәтердә шушы уңайдан моннан күп еллар элек булган хәлләр яңарды.
    Узган гасырның 70 нче еллар башында Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә читтән торып укып йөргән чагым. Җәйге озын сессия вакытларында безгә университетның Кызыл Позиция урамындагы 4 нче тулай торагыннан урын бирәләр. Кыш көне андый бәхет юк, көндезге бүлек студентлары үзләре тора. Хәер, якташым Марсель Галиев ярдәме белән торакта кышын торган чаклар да булды. Ул чакта Марсельдән башка Фәннур Сафин, Роберт Миңнуллин, Хәйдәр Гайнетдинов, хәзер Акъегет исемен алган Рөстәм Фәйзуллин, Эдуард Мостафин кебек исемнәре танылачак шагыйрьләр белән аралашырга туры килгәләде. Искә төшкәндә әле дә сагындырып куя. Тик әле сүзем ул хакта түгел.
    Мин университет сабакларын җиңел үзләштерә, имтиханнарны гадәттә иң беренче булып кереп, җайлы гына биреп чыга идем. Фәннурның шаяртып мондый сүзләр әйткәнен дә хәтерлим әле: «Ирек, синең иртәгә имтихан бирәсе көнең бит, әйдә, бишлеңне юыйк әле!» (Ул «очник», мин «заочник» булсам да, Фәннурның үзенең әйбәт укуын чамалыйм: диплом алуыбыз бер елга туры килде, аңа да, миңа да аспирантурага керергә тәкъдим булган иде).
    Уку җайлы баргач, вакыт ягы бик тыгыз түгел, Азнакайны, бәләкәй улым Нияз белән әнисе Бибигайшәне сагынырга да вакыт кала. Ул чакта бит әле кесәдә телефон юк, хәтта фатирыбызга да телефон кермәгән. Шундый чакта җырга-моңга күңел тартып куя.
    Бер җәйдә миңа Сарманнан үзем кебек журналист Мөсәвир Гатауллин, Минзәләдән Фаяз Әгъзамов, Нурлаттан Илдус Диндаров (хәзер «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе) белән бер бүлмәдә торырга туры килде. Мөсәвир музыкага бик һәвәс кеше иде. Музыкантлыгы журналистлыгыннан күпкә өстенрәк тә булгандыр дип уйлыйм. Элегрәк Азнакайга үзешчәннәрнең зона конкурсына килгәч үк игътибар итеп калган идем мин аңа. Менә инде торакта бергә яшәгәндә якыннан танышырга да насыйп булды. Мөсәвир дә, Фаяз да укуга минем кебек алай егылып китмиләр иде. Бергә укырга кергән курсташларыннан аерылып калганнар, һаман да укуны тизрәк төгәлләргә дип ашыкмыйлар. Имтиханнарын бирә алсалар куаналар, бирмәсәләр дә бик исләре китми.
    Мөсәвир еш кына курай сыздырып җибәрә. Ул чагында андый курайларны алюминий көпшәдән композитор Ифрат Хисамов ясый торган иде. Ә Мөсәвир Ифрат абый белән дус, аның янына халык иҗаты йортына (ул оешма шулайрак атала иде кебек, бәлки бик төгәл әйтми торганмындыр) баргалап йөри. Бергәләп язган ике-өч җырлары да бар икән. Останың яңа ясаган курайларын сыный, кулындагы уен кораллары алышынып тора.
    Мөсәвирдән күреп, мин дә шул курайда уйнарга дәртсенеп киттем бит. Болай музыкага осталык юк үземнең. Тальянда өйрәнергә дә күпме тырышсам да, гармунчы була алмадым. Кайбер кеше бик тиз алдырып китә дә бит, аңа ходай биргән сәләт кирәктер инде. Шуннан Мөсәвир дуска мондый тәкъдим ясадым: «Сат әле миңа бер кураеңны, - дим. - Үзең бераз өйрәтерсең дә». Әйбәт күңелле кеше иде, каршы килмәде (Гомере генә кыска булды, берничә еллар үткәч бик тә фаҗигале төстә дөньядан китүен ишеттем). Хакын да килештек - өч сум. Ул чакта өч сум универсаль акча иде, шешәнең 2 сум 87 тиен торган чагы. Мөсәвир кураен миңа бирде, ә хакын алырга ашыкмады. Үзем сорагач бирерсең әле, диде. Хәллерәк чагы булгандыр инде. Аларның дусты Фаяз белән икесенең шулайрак иде: акчалары булганда артык исәпләп тотмыйлар, кайчакта кесәләре бөтенләй бушап кала. Ул чакта бәләкәй генә буйлы Фаяз иртән үк торып шешә җыярга чыгып китә. Кәефе төшеп кайтып кергән чаклары да була: кемнәрдер аннан өлгеррәк булып чыккан, аңа дигән шешәләрне күз алдында җыеп өлгергән, имеш.
    Мөсәвирдән дәресләр алып, теге көпшәне сызгыртырга мин дә бераз өйрәнеп киләм бит. Сизеп торам, укытучым кебек уйнау бервакытта да минем кулдан киләчәк түгел, ул әллә нинди бормалар чыгара. Уйнаганда иреннәре кызык кына итеп кыймылдап тора, курай тавышын шулай тибрәлдереп чыгара. Аскы яктагы тишеген файдаланырга барыбер өйрәнә алмадым, өстәгеләренең дә иң алдагысын ачмыйча гына сызгыртам. Көй чыгуын чыга, безнең татар музыкасын бит биш кенә авазлы диләр, ә мин нәкъ менә биш авазны чыгарырга өйрәндем.
    Беркөнне ничектер шулай Ифрат Хисамов янына бергәләп киттек. Ягъни Мөсәвир, Фаяз, мин, Фәннур да безгә иярде. Ифрат абыйның иҗат йортында чүт кенә кәефләнеп тә алганбыздыр инде, югыйсә ул көнге кыюлык безгә каян килер иде. Шуннан Бауман урамына йөрергә чыктык, Куйбышев мәйданына барып җиттек. Фәннурдан калганнарыбызда, дүртебездә дүрт курай. Кайсыбызның башына килгәндер, мөгаен, Фәннур идеясе булгандыр дип уйлыйм, Тукай һәйкәле астына дүртебез дүрт почмакка бастык та, «Тәфтиләү»не сыздырып җибәрдек, малай! Хәзерге көн өчен бу әлләни шаккатарлык нәрсә түгел инде, ул чакта күңелсезрәк тәмамлануы да бик мөмкин иде.
    Шунда янга бер татар агае килде. Безнең уенны ошаткан бу, өенә кунакка чакырды. Кабан күле буенда якында гына үз өе белән тора икән, кердек. Күңелле генә утырып чыктык.
    Байтак еллар үткәч, «Казан утлары»нда бугай, Фәннурның шул хакта язган шигырен укыган идем. Хәтерләп калмаганмын, хәзер эзләп тә карыйм, таба алмыйм.
    Минем курай белән мавыгу озакка бармады. Шулай да Ленинградта партия мәктәбендә укыганда халык алдына бер чыктым әле. Анда татарлар, үзләре җыелып, шәһәрдән читтәрәк бер су буенда сабан туе үткәрәләр икән. Сабакташым Харис Әшрәфҗанов белән ике-өч җыр әзерләп барган идек. Аның тавыш яхшы, моңы да аллага шөкер, бүгенге кайбер җырлаучыларны ишекле-түрле куып йөртерлек. Курайга да кушылып җырлагач, питерлылар аһ итәр дигән идек. Алай ук булмады.
    Азнакайда Мәхмүт абыйның улына курай бүләк иткәндә менә шушы хәлләр искә төште. Әҗүәт бит иң беренче кураен миндәге Ифрат Хисамов коралыннан үлчәп алып ясаган иде. Аннары үзе якын-тирәдә танылган оста булып китте. Ясау буенча да, уйнау буенча да. Хәзер инде металлдан түгел, иң заманча материал - пыяла-җепселле пластмассадан ясый икән. Башкорт курае кебек озын, ике генә тишекле итеп агачтан ясаганы да бар. Зур бүксәле таш сыбызгы да ясаган (анысының үз атамасы бардыр инде, сорамаганмын), аннан да көйләр чыгара. Шул көнне бер яңа кураен миңа да бүләк итте әле. Ни әйтсәң дә, аның бу шөгыльгә бирелеп китүендә минем дә катнаш бар бит.
    Хәзер миндә өч курай бар. Икесе Әҗүәт дус бүләк иткәннәре. Баштарак берне балалар өчен кибеттә сатыла торган пластмасса курайдан үзгәртеп ясап биргән иде. Ә иң истәлеклесе Мөсәвирдән алганы, ягъни Ифрат Хисамов ясаганы. «Автограф»ы да бар: «Х.И.Н. 11/III-68» дип язылган. Мин аны ул елларның кадерле истәлеге итеп саклыйм.


    Ирек Бәдретдинов, журналист, Әлмәт

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: