Реклама
“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Күңелле стартлар” уены узды.
“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль тернәкләндерү бүлекчәсендә “Күңелле стартлар” уены узды. Алтышар кешедән торган ике команда туп, боҗра, канат һәм скакалка белән җитезлектә көч сынаштылар. Аларга уртача 70 яшь булса да, егәрләренә һәм энтузиазмнарына сокланмый мөмкин түгел.
Командаларны яклаучылар исә концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Әмирә Гәрәева, мәдәни чаралар оештыручы
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз