Азнакаево
  • Рус Тат
  • Исхаков Әнәс Гатуф улы истәлегенә багышлана

    Кешенең язмышы туганчы ук язылып куелган була ди.

    Укытучыдан – район җитәкчесе постына

    Кешенең язмышы туганчы ук язылып куелган була ди. Хактыр. Табигать биргән сәләте буенча Лениногорск районы Югары Чыршылы авылында туган Әнәс Исхаковтан күренекле рәссам чыгарга тиеш булган. Юкка гына ул музыка-художество училищесында шул һөнәрне үзләштермәгән бит! Әмма аңа ак киндер битне түгел, ә тирә-ягын күркәм эш-гамәлләре белән матурлау-бизәү язган.

    Гади рәсем укытучысыннан район җитәкчесенә кадәр арада 27 еллык тынгысыз хезмәт юлы сузылып ята. Бәяне дә, урынны да тырышлыгыңа карап бирә торган чорлар. Әнәс Исхаковның хакимият олимпына юлы 1971 елда – КПСС райкомының пропаганда һәм агитация бүлеге инструкторы итеп чакырылган чордан башлана. Аннан райкомолның икенче, беренче секретаре  итеп куела. Комсомолда эшләү дәверендә ул яшьләр оешмасын республика югарылыгына күтәрә, хәтта район тарихында күрелмәгәнчә, Мәскәүгә Бөтенсоюз комсомол съездына делегат итеп сайлана.  КПСС райкомының оештыру бүлеге мөдире итеп билгеләнгәч тә сынатмый,  Өлкә комитетында да аны үрнәк итеп куялар, башка райкомнардан тәҗрибә уртаклашырга киләләр. Зур оештыру сәләтен, кешеләр белән уртак тел таба белүен күреп, Әнәс Исхаковны 1983 елда халык депутатларының башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. 9 ел әлеге постны җитәкли ул. Районың барлык өлкәләрендә: авыл хуҗалыгында, нефть сәнәгатендә, мәдәният, мәгариф, медицина, спортта районны алдынгылар сафында тота. Республикада “Азнакай факторы” дигән гыйбәрә дә нәкъ ул җитәкчелек иткән чорда барлыкка килә.

    1992 елда Әнәс Исхаков Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Азнакай районы һәм шәһәре хакимияте башлыгы итеп билгеләнә, ә 1995 елдан – халык депутатларының Азнакай берләштерелгән Советы рәисе.

     

    Остазлар – йөрәк түрендә

    Узган елларга әйләнеп карасаң, һәрберебезнең сагынып искә алыр кешесе, юл күрсәтүчесе бар.

    – Райком халык белән эшләргә өйрәтүче зур тормыш мәктәбе булды. Инструктор чакта колхоз-совхозлардан, оешмалардан кайтып керми идек. Беренче секретарь Әнвәр Баһаветдинов, идеология секретаре Шакирә Шәрәфетдинова, Суфия Җамалиева чын остазларым булды, – ди ул.

    Үзе дә югарыга күтәрелгән саен, бергә чыныгу алган, эшкә уңган-булган кадрларны ышанычлы, төпле команда итеп туплый. Аларның күбесе республика күләмендә ат казана, районыбыз үсешенә лаеклы өлеш кертә. Мисалга, “Марс” (Кәкре Елга) хуҗалыгы белән озак еллар җитәкчелек иткән Хәбип Баяновны гына алыйк. Әнәс Исхаков тәкъдиме белән яшь агрономны колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлыйлар. Алга таба бу ышанычлы кадр колхоз рәисе була, “Татарстанның атказанган агрономы” исемен ала. Хуҗалыкны иң алдынгылар сафында тота.

    Үзең янмасаң, кешеләрне яндыра алмыйсың

    Үзенең энергиясе белән әйләнә-тирәдәгеләр арасында очкын кабыза торган кеше ул Әнәс Исхаков.  Читтән килүчеләр Азнакайны гөлбакчага тиңлиләр. Урамнарыбыз яшеллеккә күмелеп утыра, һәр җирдә чисталык, тәртип. Бу Әнәс Исхаков чорыннан ук килә. “Гөлбакча” программасы нигезендә калабызның йөзе шулай матурланды. Гомүмән, Әнәс Исхаков җитәкчелек иткән еллар – ул районыбызның чын-чынлап чәчәк аткан чоры.  Элемтә, көнкүреш хезмәте күрсәтү йортлары, икмәк комбинаты, котельный, бала тудыру комплексы, ит эшкәртү цехы, яшелчә саклагыч, сәүдә һәм көнкүреш хезмәте объектлары, яңа мәктәпләр, сәнәгать предприятиеләре, торак йортлар төзелде. Мәнәвез һәм Яңа Юл, Актүбнең Монолит һәм Каенлы бистәләре дә шул елларда күтәрелде. “Көмеш су” фонды район халкын саф чишмә суы белән тәэмин итте. Ике асфальт заводы төзелеп, районның һәр авылына заманча юллар салынды, газ керде.

    – Катлаулы икътисадый хәлләрдә дә Әнәс Гатуф улы предприятиеләрнең ябылуына юл куймыйча, эш урыннарын саклап калырга тырышты, – ди ул чорларның шаһиты, район һәм шәһәр ветераннар советы рәисе Миргасим Кәримов.

     

    Олы белән – олы, кече белән – кече

    Әнәс Исхаковны районда белмәгән кеше юк. Ул үзе дә һәр азнакайлыны исемләп белә дисәң, һич арттыру булмас. Кайсы гына хуҗалыкка барып чыкмасын, механизаторлар, терлекчеләр белән кул биреп күрешер, исемләп дәшәр, хәл-әхвәл сорашыр.

    Аңа гозер белән кергән кеше буш вәгъдәләр белән чыкмас. Ничек итсә дә, ярдәм җаен табарга тырышыр хаким.

    Хакимият башлыгы халыкны социаль яклауны алгы планда тотты. Район хәйрия фонды оештырылып, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, мохтаҗларга миллионнарча сумлык ярдәм күрсәтелде.

     

    Авыл хуҗалыгын – алгы планга

    Әнәс Исхаков авыл хуҗалыгын икътисади үстерүне, реформалаштыру шартларында яңа рельесларга кертеп, югары нәтиҗә алуны үз эшчәнлегенең төп кыйбласы итеп куйды. Ул җитәкчелек иткәндә мөгезле эре терлек саны буенча да, ашлыкның тулай җыемы буенча да республикада беренчелекне тотты Азнакай. 1997 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан Татарстанда иң югары уңыш – гектардан 52 центнер җыеп алынды. Ул чактагы ил башыбыз Минтимер Шәймиев әйткәнчә, Азнакайның күмәч пешерә торган җилемчәле бодае белән республика халкын 40 көн буе туендырып торырга булган.

    Җиргә хуҗаларча караш көчәя, фермер хуҗалыклары арта. Авыл хуҗалыгы продуктларын эшкәртү өчен урыннарда көнбагыш мае, ак май чыгару цехлары, тегермәннәр төзелә.

     

    Җырлыйлар, ургыйлар чишмәләр...

    Азнакай алтын башаклы иген кырлары белән генә түгел, мәгърүр Чатыр тавы, җырлый-җырлый челтерәп агучы чишмәләре, шул чишмәләр кебек җырлы-моңлы халкы белән дә данлы. Язмыш җилләре Әнәс Исхаковны юкка гына Азнакай җиренә шытымлы орлык итеп ташламаган. Югары оештыру сәләтенә ия хаким булуы өстенә ул әле йөрәге тулы хисле шагыйрь дә.

    Чишмәләр иле син, Туган як!

    Еракка китмәгез су сорап.

    Бу җирдә таулардан көй алып

    Чишмәләр яшиләр чылтырап...

    “Чишмәләр көе” дигән әлеге шигыренә Вил Усманов, Ганс Сәйфуллин тарафыннан көйләр язылып, туган ягыбызның гимнына әверелде. Ә беренче әдәби чыныгуны ул “Маяк” газетасы каршында эшләп килүче “Гөлстан” әдәби берләшмәсендә ала. Берләшмәнең исемен күренекле язучы Мәхмүт ага Хәсәновка үзе тәкъдим итә. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаганда диплом эшен дә Сәйф Сараиның шул исемдәге поэтик әсәре буенча яза. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, ике югары белеме өстенә ул социологик фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә дә ия.

    Әнәс Исхаков – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, берничә китап авторы. Аның җырларын татар эстрадасының иң якты йолдызлары яратып башкара.

    “Язмыш һәм тарих Әнәс Исхаковны Чатыр таулы Азнакай якларына ныклап бәйләп куйды. Хәер, әллә язмыш, әллә Әнәснең үз шигъри җанлы, туган якка тугрылыклы көч-куәте! Борынгы төркиләрнең таулы-далалы бу төбәкләрен дөньяга таныту өчен ул һәм шигъри, һәм хакимият талантын кызганмады,” – дип яза танылган шагыйрь Гәрәй Рәхим.

     

    Җир улын Җир-Ана олылый

    Әйе, бөтен шатлыгы-куанычы, бәхете җирдә аның. Нәсел җебе дә җиргә тоташкан. Әнә шул чын җир улы булуы белән Әнәс Исхаков республика күләмендә абруй казанды. Хөкүмәтебезнең Дуслык ордены, күп санлы медальләр, Мактау грамоталары, “Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем белән бүләкләнде.

    2005 елда ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җирле үзидарәләр белән эшләү идарәсе начальнигы итеп билгеләнә. Казанда эшләсә дә, икенче туган җиренә әверелгән Азнакай белән элемтәсе өзелми.

    2015 елда Әнәс Исхаковны районның иҗтимагый совет рәисе итеп сайлыйлар.

    – Әнәс Гатуфович иҗтимагый советның эшен җанландырып җибәрде. Без халыкны борчыган сорауларны өйрәнеп, балаларның ял лагерьлары, авылларда кыр эшләренең барышы, аптекаларда даруларның бәяләре һәм тәэмин ителеш белән таныштык. Булган кимчелекләр һавада асылынып калмады, хакимияткә чаралар күрү өчен юлланды, – дип искә ала иҗтимагый советның хәзерге рәисе Лилия Әхмәдишина.

    Әнәс Гатуф улы Исхаков үзеннән соң районыбыз гына түгел, республика тарихында әнә шундый якты эз калдырып китте.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: