Иремә дөресен әйтергә куркам
Моңа иремнең әнисе дә игътибар итте. Бәлкем күңелендә шик шул чакта тугандыр.
Хәзер телевизордан төрле каналдан ДНК турында тапшырулар күрсәтәләр. Аларга кадәр тормышыбыз тыныч кына бара иде.
Безнең гаиләнең язмышы бик үзенчәлекле. Хәзерге ирем белән яшь чакта йөреп, юллар аерылышты. Ул моңа үзе гаепле дип саныйм. Яшь чак, җүләр чак, башта җил уйный, беркатлылык белән егетләрнең «яратам» дигәненә ышанасың. Безнең дә мәхәббәт көчле иде. Мин авырга уздым. Егетемә бу хакта әйткәч, ул пыр тузынды.
– Нинди бала, без бит әле яшь, үзебез өчен яшәп калырга кирәк! – диде.
Менә шунда минем күзләр ачылып китте. Ул иптәшләре белән кәеф-сафа корырга ярата иде, русча әйткәндә, гел «гулянка, гел пьянка». Ярату хисе белән күзем томаланган булгандыр инде. Ул болай сәрхүш түгел, эшли, акчасын да таба, бүләкләргә дә саран булмады. Әмма тормышымны мондый җиңел холыклы кеше белән бәйлисем килмәде.
– Мин юри, сине сынар өчен әйттем, – дидем.
– Ну и, дура! – дип ул җенләнеп китеп барды.
Кабат очрашырга теләсә дә, мин ризалашмадым, башканы яратам дип алдадым. Һәм, чыннан да, бер ай да үтмәде, икенче егет белән йөри башладым. Без бер ишек алдында яшибез. Баксаң, ул миңа күптән гашыйк икән. Эчтән генә ут йотып йөргән. Егетем белән аерылганны белгәч, үзе килеп сүз катты. Авырлы икәнемне яшермәдем.
– Мин барысына да риза. Баланы үземнеке кебек үстерербез, – диде.
Чын мәхәббәт менә шундый була икән. Өйләнештек, матур гына яшәдек. Улым туды. Икенчесен алып кайтырга ашыкмадым, үзенеке туса, бусын читкә кагар дип шикләндем. Әмма гаилә бәхетем озакка бармады, иремне яман чир алып китте.
Улыма сигез яшь тула иде. Без мәктәпкә кирәк-яраклар алып кибеттә йөргәндә беренче мәхәббәтем – улымның чын әтисе очрады. Күрештек. Улыма бик озак карап торды. Хәлләрне сорашты. Үзенең һаман өйләнмәвен, мине оныта алмавын әйтте.
Бу очрашудан соң минем йөрәк чемердәп куйды. Мин дә аны оныта алмаганмын икән, бары үпкә-ачу гына басып торган хисләрне. Ирсез икәнемне белгәч, ул мине эштән каршылый башлады. Улыма да кыйбатлы уенчыклар бүләк итә. Шулай да аңа чынбарлыкны ачып салмадым.
– Әйдә, бергә кушыйлыйк, – дигәч каршы килмәдем.
Улым әтисенә нык ошаган. Йөрешләре, кыланмышлары, хәтта ашаганда бер кулын яңагына куеп утыруларына кадәр. Моңа иремнең әнисе дә игътибар итте. Бәлкем күңелендә шик шул чакта тугандыр. Телевизордан ДНК турында тапшырулар карый башлагач:
– Әйт дөресен, малай минеке бит? – дип сорауны кабыргасы белән куйды беркөнне. Хәтта үзенең кечкенә чактагы фотоларын да табып күрсәтте. Мин һаман сер бирмим, гафу итмәс дип курку да алды.
Аннан, улым беренче әтисен нык ярата, хөрмәт итә иде. Бу хәбәрне ничек кабул итәр? Аның йөрәгенә яра салу булмасмы? Шуңа мин икеләнү алдында. Әмма – ирем ДНК тест үткәрсә, дөреслек ачылачак һәм минем тормышым кайсы якка үзгәрер, әйтә алмыйм.
Гөлназ.
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев