Азнакаево
  • Рус Тат
  • Ирек Әхмәтов район үсешенә зур өлеш керткән

    Өлкәнәя барган саен узган тормыш сукмакларына ешрак борылып карыйсың. Авыр да, сикәлтәле дә алар. Замандашым Ирек Әхмәтов белән шул сукмаклар аша узып, хатирәләргә күмелдек. Ирек иртәчел кеше, машинасына утыра да басу-үзәннәрне карарга чыгып китә. Чөнки бөтен гомере шул сукмакларда узган аның. Норлат районы Әлмәт авылында ишле гаиләдә тугызынчы бала булып...

    Өлкәнәя барган саен узган тормыш сукмакларына ешрак борылып карыйсың. Авыр да, сикәлтәле дә алар. Замандашым Ирек Әхмәтов белән шул сукмаклар аша узып, хатирәләргә күмелдек.

    Ирек иртәчел кеше, машинасына утыра да басу-үзәннәрне карарга чыгып китә. Чөнки бөтен гомере шул сукмакларда узган аның.

    Норлат районы Әлмәт авылында ишле гаиләдә тугызынчы бала булып үсә ул. Урта мәктәпне тәмамлагач, кечкенәдән атлар яратып үскән, мал табибы булырга хыялланган егет Казан ветеринария институтына укырга керә. Яхшы гына укыганда икенче курста армия сафларына алына. Төрекмәнстан чүлләрендә хезмәт итеп, солдат шулпасының тәмен татырга да туры килә. Институтны тәмамлагач, районыбызның "Тырыш" колхозында баш ветеринария табибы булып эшли башлый. Озак та үтми, инициативалы, тынгысыз белгечне район ветеринария станциясенә ветврач-терапевт итеп алалар. Тырышлыгы-булдыклыгы белән үзен тиз таныта Ирек һәм аны авыл хуҗалыгы продуктлары сатып алу, сыйфат буенча дәүләт инспекторы итеп куялар, бераздан райком инструкторы була. Алга таба ветеринария лабораториясе директоры булып эшли башлый.

    - Тормыш сукмакларымның иң истә калганы 15 ел дәвамында "Кызыл Байрак" колхозында рәис булып эшләгән чорым. Яшь, көчле чак - халык белән уртак тел табып, бик бердәм эшләдек, алдынгы хуҗалыклар сафына бастык, - дип искә ала ул.

    Шуңа да аңа Сәпәй кешеләре гомере буена чын авылдашлары булып кала. Ул хәзер дә алар белән даими бәйләнештә. Бу чорда төзелгән мастерской, амбар, абзар, складлар, мәһабәт мәктәп, медпункт һәм башка биналарга карап, горурланып үтә хезмәт ветераны. Әнә бит ул чакта салынган, бөтен уңайлыклар тудырылган фатирлар гына да 47 гә җитә: авылның төп көче шунда төпләнеп калды. Газ кертү, су линияләре сузу, юллар төзү дә Ирек Мәхмүт улы җитәчелегендә барды. Халык аның игелекле гамәлләренә һәрчак рәхмәт әйтә. Ә хуҗалык бүген дә шул вакыттагы төзелешләр исәбенә аягында нык басып тора!

    1995 елда Ирек Мәхмүт улын Экология фонды Ык буе төбәкара вәкиллеге директоры итеп алалар. Азнакай, Баулы, Мөслим, Ютазы районнарын экологик савыктыруда хезмәт күрсәтә. 17 ел дәвамында районыбызда табигатьне саклауга күп көч куя. Азнакай шәһәрендә озонатор станциясе, Динамо чишмәләреннән су линиясе сузу, авылларны су белән тәэмин итү, Ык елгасы ярларын ныгыту, 600 гектарга якын тау битләренә агачлар утырту, каты көнкүреш калдыклары полигоны төзү кебек колачлы эшләр башкарыла. Фидакарь хезмәте өчен республика күләмендә күп кенә мактаулы бүләкләргә лаек була.

    Ирек Әхмәтов лаеклы ялга чыккач та гел хәрәкәттә. Соңгы вакытларда аны кыр эшләрендә хуҗалыкларга ярдәм итүче контроль төркемендә күрәсең. Үзенең бай хезмәт тәҗрибәсен яшь белгечләр, яшь җитәкчеләр белән уртаклаша.

    Матур гаиләдә яшиләр алар. Тормыш иптәше Фиалка партия, совет органнарында эшләп лаеклы ялга чыкты. Уллары Эдуард - табиб, Эрик - авыл хуҗалыгы күзәтчелек инспекциясендә бүлек мөдире, ә кызлары Айгөл Пекин шәһәренең югары уку йортында халыкара хокук магистры булып эшли. Ә иң кадерлесе, әлбәттә, 4 оныклары. Тормыш сукмаклары һәрчак шулай якты юлларга илтсен дип телик Әхмәтовларга.

    Әсгать СӘГЫТДИНОВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: