Җир сулый, материклар «йөзә»
Җир кабыгы тәүлек эчендә ике тапкыр үзгәреш кичерә: 30 см га күтәрелә һәм кире шул зурлыкта төшә.
Җир өслегендә вертикаль үзгәрешләр дә бара. Мәсәлән, Мәскәү тирәсе күп гасырлар буена ел саен 0,3 мм га иңә, ә Скандинавия ярымутравы ел саен диңгез өслегеннән 1 см га үсә.
Материкларның да көнбатышка һәм экваторга таба «йөзүләре» күзәтелә. Гренландия Европадан 36 м ерагая, Вашингтон белән Париж арасы ел саен 4 м га арта, Гавай утраулары гасыр саен 5 см га океанга «баталар».
Фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев